Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 2025 елда Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм өчен чыгымнарны дүрт миллиард сумга арттырачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Киләсе елда бу максатларда сигез миллиард сум тотмакчы булалар.

2025 елда Башкортстан бюджетының Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм өчен чыгымнары сигез миллиард сум булачак. 2024 ел белән чагыштырганда бу дүрт миллиард сумга күбрәк, дип яза "Коммерсантъ".

Шул ук вакытта финанс министрлыгында фаразлауларынча, Украинага каршы сугышучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә өстәмә финанслау кирәк булачак. Акчалар республика бюджетыннан алыначак.

Шул ук вакытта 2025 елда Башкортстан бюджетының социаль сәясәткә чыгымнары 41,4 млрд сум булыр дип көтелә. Бу — 2024 елга расланган бюджеттан (42,5 млрд сум булган) бер млрд сумга азрак.

Күптән түгел Уфада Украинага каршы сугышта катнашу өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә яңа ярдәм чарасы керткәннәр иде. Аларга яңа фатир алганда ярты миллион сум күләмендә ташлама бирергә вәгъдә итәләр.

Моннан тыш Башкортстанда Украинага каршы сугышып каһарман булган хәрбиләргә җир кишәрлекләре алуны да гадиләштермәкче булалар.

  • Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
  • Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
  • Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Хәзер Башкортстанда сугышка җибәрергә ирләрне танышлары аша да җыялар. Танышын китергән кешегә 50 мең сум акча түлиләр. Быел сентябрьнең ун көне эчендә генә дә танышлары 200 кешене контракт төзергә алып килгән.
  • Сентябрь ахырында Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
  • Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3345 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG