Азатлык Казанның "Ашан" һәм "Магнит" кибетләрендә киштәләрне тикшерде. Татарстанның коронавируска каршы штабы соңгы көннәрдә кешеләрнең кибетләрдән азык-төлекне күбрәк ала башлавын белдергән иде.
Русиядә коронавирус йоккан кешеләр саны 93-кә җитте, шулардан 79-ы стационарда дәвалана, дип белдерде Русия вице-премьеры Татьяна Голикова. Аның сүзләренә караганда, йогышлы вирусны ачыклау өчен илдә хәзер тәүлек саен 100 меңләп тест үткәрелә.
Хәбиров коронавирус турында фейк хәбәрләр таратучы "рухи имгәк"ләрне кисәтте
Коронавирус сәбәпле Башкортстанда да кайбер чикләүләр кертелә. Республика башлыгы Радий Хәбиров дүшәмбе оператив киңәшмәдә хәбәр итүенчә, бер мең кеше җыелган чаралар кичектерелә. Әмма мәктәпләр һәм балалар бакчалары әлегә ябылмый.
Хәбиров Башкортстанда коронавирус таралу турында бөтен яңалыкны җиткереп барачакмын диде, ә фейк хәбәрләр таратучыларны "рухи имгәк" дип атады.
"Фейк хәбәрләр таратучы акылга сай һәм рухи имгәкләрне беләчәкбез һәм бездә булган мөмкинлекләрдән чыгып, аларны эзәрлекләячәкбез. Аларның максатлары төрле, шул исәптән иҗтимагый-сәяси вазгыятьне какшату да. Кызганычка яки бәхеткә, бу мародерларны һәм паникага бирелүчеләрне атып үтерә торган 1941 ел түгел, ләкин вазгыять шундый ук. Безгә тыныч кына эшләргә кирәк", диде Башкортстан башлыгы.
Татарстан хөкүмәте азык-төлек җитәрлек дип ышандыра
Татарстан кибетләрендә азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак тауарлары белән тәэмин итүне махсус штаб күзәтәчәк. Президент Рөстәм Миңнеханов аны төзергә йөкләмә биргән.
Татарстанда ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеш 100%тан артык, шикәр һәм бәрәңге белән - 300%ка якын, үсемлек мае белән нормадан 6 тапкырдан да югарырак диелә.
Республикада эре сәүдә челтәрләрендә кайбер продуктларга ихтыяҗның аз гына артуы теркәлгән. "Өй янында" форматындагы кибетләрдә ихтыяҗ үзгәреше күзәтелми.
Татарстан хөкүмәте халыкны тауар сатып алуга рациональ карарга сорый. Татарстанда бер кешегә кибетләр саны нормадан югарырак, бүген республикада алар 17 мең тирәсе, шуңа күрә "кирәк була калса" дип күпләп алу кирәк түгел диелә.
Коронавирус сәбәпле Русия Беларус белән чикләрне яба
Русия Беларус белән чикләрне ябачак. Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин оператив киңәшмәдә белдерде. Аның сүзләрен ТАСС китерә. Әмма чикләрнең кайсы көннән ябылачагы әйтелми.
Русиянең коры җирдән 16 ил белән уртак чиге бар. Моңа кадәр аларның 11ендә чикләүләр кертелгән иде.
Соңгы мәгълүматларга күрә, Беларуста коронавирус белән авыручы 27 кеше теркәлгән, аларның өчесе инде терелгән диелә.
Мәскәү янында ашыгыч төстә яңа инфекция хастаханәсе төзелә башлады
Ул Обнински юлындагы Голохвастово авылы янында урнашачак һәм коронавирус йоктырганнарны дәвалаячак. Анда 500 ятак каралган, ул хәзергә бар көченә эшләгән "Коммунарка" хастанәсенә өстәмә буларак төзелә.
Яңа урында кабул итү бүлеге, дәвалау блогы, реанимация, лаборатория, балалар өчен аерым бүлек һәм операцияләр залы булачак. Кирәк була калса дип бала тудыру бүлеге дә каралган. Яңа хастаханәне инде май аенда ук сафка бастыру күздә тотыла, төзелеш эшләре көне-төне дәвам итә.
Моннан тыш өлкәннәр өчен тиз төзелә торган инфекция хастаханәсе Хабаровски краенда да төзеләчәк. Төбәк башлыгы Сергей Фургал сүзләренчә, ул өч ай эчендә әзер булачак.
Нәкъ шундый ук оператив хастаханәләр Кытайның коронавирус чыккан Уһан шәһәрендә дә корылган иде, эпидемия дулкынын киметүдә аларның роле зур булды.
Русия хакимияте әлегә кадәр коронавирус куркынычын киметеп, хәтта инкарь итеп килде, соңгы атнада гына бар ил буйлап бу зәхмәткә каршы көрәшү чаралары күрелә башлады.
Русия хөкүмәте икътисадка коронавирус таралу тәэсирен киметү өчен план әзерләгән. Ул 300 млрд сумлык кризис фонды булдыруны күздә тота. Моның өчен бюджет чыгымнарын да оптимизацияләячәкләр. Документта шулай ук бу куркынычлы яңа вирусны ачыклау тестлары җитештерү өчен зарур материаллар белән тәэмин итү кирәклеге язылган. Болар турында ике федераль түрә сүзләренә нигезләнеп “Ведомости” яза.
Беренче чиратта бу план карантинга ябылган кешеләргә компенсация түләүне күздә тота. Бу чыгымнар эш бирүче акчасы белән яки авыру ялы (больничный) хисабына капланырга тиеш була. Эшмәкәрләр өчен салымнан азат ителү каникулы карала. Әлегә бу туризм һәм һава ширкәтләренә генә карый, әмма башка тармаклар турында да уйлыйлар. Кече һәм урта бизнеска салым түләү вакытын чирек елга кичектерү мөмкинлеге бирү тәкъдим ителә. Дәүләт ширкәтләре дивидендлар түләүне ярты елга кадәр кичектерү мөмкинлеге ала ала.
15 мартка Русиядә барлыгы 63 кешедә коронавирус табылган. Аларның 33е Мәскәүдә.
Русия фән һәм югары мәгариф министрлыгы коронавирус авыруы таралуын чикләү өчен 16 марттан югары уку йортлары студентларын интернет аша укытуга күчәргә тәкъдим итә. Бу турыда якшәмбе матбугат очрашуында белдерелде.
“Яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) бәйле начар шартларда мәгариф һәм фән оешмаларында белем алучылар, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау өчен фән һәм югары мәгариф министры Валерий Фальков 2020 елның 16 мартыннан студентларның югары уку йортларыннан читтә торып укуын оештырырга, шул исәптән аларның мәгариф програмнарын үзләштерүендә электрон һәм читтән торып укыту технологияләрен кулланырга киңәш ителүче фәрман имзалады”, диелде.