Лев Лещенко белән бер кичәдә булган Илсур Метшин коронавируска тикшерелә
Казан шәһәре идарәсе башлыгы Илсур Метшин 23 мартта коронавируска тест узган, ул авыру юклыгын күрсәткән. 27 мартта Метшин кабаттан тест бирергә уйлый дигән Inkazan сайтына Метшинның сүзчесе Владимир Казанцев.
13 мартта Метшин Мәскәүдә, танылган җырчы Лев Лещенко катнашындагы кичәдә булган. 27 мартта артистның коронавирус йоктырганы расланды.
Британия премьер-министры Борис Джонсонда коронавирус табылган. Хөкүмәт сүзчесе әйтүенчә, премьерның хәле бик авыр түгел һәм ул үзизоляция шартларында илнең бу куркыныч авыруга каршы көрәшен җитәкләүне дәвам итәчәк.
COVID-19 инфекциясе таралу сәбәпле, Русия мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) кичектерү турында карар итте. БДИны 8 июньдә башларга, ә 9нчы сыйныф укучылары өчен Төп дәүләт имтиханнарын 9 июньдә башларга булганнар.
Татарстанда тагын бер вирус йоктырган кеше теркәлгән
Рәсмиләр белдергәнчә, әлеге кеше Татарстанга Мәскәү аша Испаниядән килгән. Вирус йоктырган кеше хастаханәдә, табиблар күзәтүендә, аның хәле яхшы дип бәяләнә.
Русиядә тәүлек эчендә 196 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Шуларның 157-се вирусны Мәскәүдә йоктырган. Мордовия һәм Дагыстанда инфекцияле кешеләр беренче мәртәбә теркәлгән.
Вирус Русиядә барлыгы 1036 кешедә рәсман теркәлгән (аларның 703е - Мәскәүдә).
27 март иртәсе хәбәрләре:
- Коронавирус йогучылар саны ярты миллионны узган, соңгы саннарга күрә, вирус 532,6 мең кешедә теркәлгән. Вирусның таралышы тизләнә, 400 мең саны әле 24 мартта гына узылган иде. 122 мең кеше сәламәтләнгән, 24 мең кеше үлгән.
- Вирусны иң күп йоктыручылар саны белән беренче урынга АКШ чыкты. Анда вирус 82 меңнән артык кешегә йоккан. 1178 кеше үлгән, 619 сәламәтләнгән. Эпидемия башланган Кытайда вирус 81 мең кешегә йоккан. Италия (80,5 мең) өченче урында бара.
- Мәскәүдәге 40нчы клиник хастаханәнең баш табибы Денис Проценко сүзләренчә, Мәскәүдә COVID-19 вирусының югары ноктасы апрель башында булачак. "Саннар арта, [югары нокта] киләсе атнаның уртасы - азагы булыр дип уйлыйм", диде ул.
- Русия хөкүмәте 28 марттан 1 июньгә кадәр шифаханәләр, пансионатлар, ял йортлары һәм башка курорт оешмаларында урыннарны броньләү һәм кешеләрне урнаштыруны туктатырга кушты. Бу тыю балалар аланнарына да кагыла.
- Шул ук карарда хөкүмәт төбәк җитәкчеләренә иҗтимагый туклану урыннарын 28 марттан 5 апрельгә кадәр ябарга кушты.
Туймазы артистлары: "Бу маскалар урынына алтын маскалар барыгызга да!"
Туймазы татар драма театры артистлары коллегаларын театр көне белән битлекләр киеп буш залда утырган килеш котлады. "Бу маскалар урынына алтын маскалар барыгызга да!", "Чирләр киләләр дә китәләр, вируслар да китерәләр, ә театр мәңге яши, мәңге калачак!" дигән сүзләр белән алар театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
27 мартта Русиядә театр көне билгеләп үтелә. Ел саен 27 мартта Татарстанда республиканың “Тантана” театр бүләге тапшырыла. Быел, коронавирус таралу куркынычы аркасында, бу чара онлайн күрсәтеләчәк.
Русиядә авырулар таралган очракта гадәттән тыш хәл реҗимы кертү кануны әзерләнә
Русия хөкүмәте 2019-nCoV вирусына каршы чараларны гадәттән тыш хәл режимы кертү канунына өстәргә тәкъдим итте. Русия думасында бу тәкъдимне карау тизләтеләчәк. Документ илдә яки аның аерым төбәкләрендә гадәттән тыш хәл режимы кертүгә мөмкин булган сәбәпләр исемлегенә "әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу" очрагын өстәүне күздә тота.
Канун нигезендә, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта, хөкүмәткә өстәмә вәкаләтләр бирелә: мәсәлән, медицина препаратларын сатуга чикләүләр кертү, федераль контроль булдыру. Проектта шулай ук туроператорларга ярдәм, банкротлык эшләре кузгатуга мораторий кертү мөмкинлекләре каралган.
Татарстанда изоляциядә булучыларны банк картасы, телефон һәм машиналары аша күзәтәләр
Татарстанда үзен-үзе изоляциядә тотучы кешеләрне эчке эшләр министрлыгы төрле юллар аша күзәтә башлаган. Бу хакта бүген хөкүмәт йортында онлайн-режимда узган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде. “Бүгенге көндә әлеге кешенең фатирда булуны тикшерү ысуллары булдырылган. Бу - башка төбәкләргә һәм хәтта чит илгә авиабилет сатып алуны тикшерү. Мондый омтылышлар булды. Машинага утырып чыгу. Моны күзәтү камералары аша ачыкларга мөмкин. Моннан тыш, банк карталары аша терминалларда түләү. Шулай ук кесә телефоны аша хәрәкәт итүне күзәтү. Әлеге ысуллар хокук саклау органнарында бар”, диде Марина Патяшина.