Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

10:34 16.4.2020

Башкортстанда оптика салоннары һәм чәчтарашханәләр эшли башлый

Башкортстанда кайбер төр хезмәт күрсәтү ширкәтләренә 16 апрельдән үз эшчәнлекләрен яңадан башларга рөхсәт ителә. Аерым алганда, халыкка чәчтараш һәм визаж (маникюр, педикюр) хезмәтләре күрсәтә торган, күзлек ясаучы салоннар яңадан ачыла.

Изоляция шартларында бу оешмаларга санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү таләбе куела. Клиентлар алдан язылып килергә тиеш, бүлмәдә алты кешедән дә күбрәк җыелырга ярамый, хезмәткәрләр һәм клиентларның тән кызулыгын даими үлчәп торырга, бер-берсе белән ара калдырып эшләргә, битлекләр, бармакчалар кияргә, ике сәгать саен өслекләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп торырга һәм башка таләпләр куела.

10:22 16.4.2020

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы быел онлайн уза

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы изоляция режимы сәбәпле быел онлайн форматта үтәчәк. Чара 26 апрель көнне 14.00 дә башлана. Аны ВКонтакте челтәрендәге төркемдә һәм Youtube-тагы "TMTV" каналында карап булачак.

Оештыручылар програм быел да бай һәм эчтәлекле булачак. Башка еллардагыча, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашында Казанның тарихи урыннары буйлап квест узачак, быел ул да онлайн үтә. Квестның җиңүчеләре 26 апрель көнне игълан ителәчәк.

Моннан тыш, чара програмында яңа артистлар, икетеллелекне оныткан оешмаларга антипремия, төрле илләрдә яшәүче татарлар турында репортажлар, яңа татар мәдәниятенә өлеш керткән өчен махсус премия булачак ди оештыручылар. Акция кысаларындагы заманча татар музыкасы фестивалендә Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, Лилия Хайруллина һәм башка җырчылар чыгышы көтелә.

09:48 16.4.2020

Уфадагы РКБ табиблары Путинга һәм Русия баш прокурорына мөрәҗәгать итте

Уфада карантинга ябылган РКБ капкасы
Уфада карантинга ябылган РКБ капкасы


Уфадагы Республика клиник хастаханәсе (РКБ) хастаханәдә коронавирус учагы кабынып китү вакыйгасының ничек булуын аңлатып, Русия президенты Владимир Путинга һәм Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Табиблар РКБ җитәкчелегенең һәм Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының хастаханәдә вируслы үпкә шешү очраклары кискен артып китүен белә торып бернинди дә чара күрмәвен белдерә. Алар шулай ук “сәламәтлек саклау системының төрле дәрәҗәләрендә әйтеп бетермәү, ялганлау һәм фактларны алыштырып күрсәтү күзәтелә” дип язган.

Мөрәҗәгатьләрне РКБның төрле бүлекләреннән 27 медицина хезмәткәре имзалаган.

08:18 16.4.2020

16 апрель көненә төп иртәнге хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 2 миллион 64 меңнән арткан. Үлемнәр саны 137 мең тәшкил итә, 512 мең кеше сәламәтләнгән.
  • АКШта авыручылар саны 639 меңгә, Испаниядә 180 меңгә, Италиядә 165 меңгә, Франциядә һәм Германиядә 134 меңгә, Британиядә 99 меңгә җиткән.
  • Март аенда Татарстанда җинаятьләр саны 25%-ка арткан, диелә Татарстан прокуратурасы хисабында. Аерым алганда талаулар саны арткан. Белгечләр моны коронавирус пандемиясе, нефть белән сумга бәя ишелүгә бәйли, алга таба җинаятьчелек арта барачак кына дип кисәтә.
  • Германия изоляция режимыннан чыга башлый. Әлегә 800 дүрткел метрга кадәр зурлыктагы кибетләр эшен башлап җибәрә ала, 4 майдан әкренләп мәктәпләр ачыла башлый. Күп кеше катнашында чаралар үткәрү җәй ахырына кадәр тыела.
  • "Новая газета" басмасы Роскомнадзор таләбе белән Чечняда коронавирус турында материалны блоклады. Шул ук вакытта басма Баш прокуратурага мөрәҗәгать итеп, текстта нәрсәнең дәгъва тудыруы турында сорады.
  • Җиңү парадын быел кичектерергә карар ителгән. Моның хакта үз чыганакларына сылтанып берничә медиа хәбәр итә. Карар якын көннәрдә игълан ителер дип көтелә.

20:41 15.4.2020

Мәскәүдә ел саен 9 майда уздырыла торнан Җиңү парадын быел кичектерергә карар ителгән. Русия президенты идарәсендәге чыганак “Интерфакс”ка бу карарның якын көннәрдә, бәлки иртәгә игълан ителәчәген белдергән.

18:58 15.4.2020

Дөньяда коронавирус йоктырганнар ике миллионнан артып китте

Дөньяда коронавирус йоктырган кешеләр саны 15 апрельдә ике миллион кешедән артып китте. Бу — әлеге куркыныч чирнең таралуын күзәтеп торучы Джон Һопкинс университеты мәгълүматлары.

128 мең кеше үлгән, 500 меңләп кеше терелгән.

Иң күп авырулар АКШта (610 мең), Испаниядә (178 мең), Италиядә (162 мең), Германиядә (132 мең) һәм Франциядә (131 мең).

Иң күп корбаннар АКШта (26 мең), Италиядә (21 мең), Испаниядә (18 мең) һәм Франциядә (15 мең).

16:45 15.4.2020

Путин кече һәм урта ширкәтләргә ярдәм итәргә кушты

Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин хөкүмәт киңәшмәсендә кече һәм урта ширкәтләргә туры финанс ярдәме күрсәтергә кушты. Бу акчаларны ширкәтләр хезмәт хакларын түләүгә һәм башка ашыгыч ихтыяҗга куллана алачак. Ярдәм күләме һәр ширкәт очрагында аерым саналачак.

Путин сүзләренчә, ярдәм алу өчен иң мөһиме – ширкәттә эшләүчеләрнең эш урыннарын саклау. Әлеге таләп үтәлсә, апрель өчен финанс ярдәме ширкәтләргә 18 майдан күчереләчәк. Май өчен ярдәм акчалары июньдә күчәчәк.

Моннан тыш Русия президенты бюджеттан төбәкләргә өстәмә 200 млрд сум бүлергә кушты. Аның сүзләренчә, бу акчалар төбәк бюджетларын "баланслау" өчен тотылачак. Авиация өлкәсенә 23 млрд сум бүленәчәк.

14:45 15.4.2020

Русияләрнең 64 проценты май һәм яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартырга әзер

Русияләр "коронавирус яллары" вакытында туктап калган эшчәнлекләрен торгызу өчен киләчәктәге бәйрәм ялларыннан баш тартырга әзер. SuperJob сораштыруы шуны күрсәтә.

Русияләрнең 52 проценты атнасына алты көн эшләргә әзер. Эш хакы югарырак булган (80 мең сумнан артык) респондентлар эшкә чыгарга ныграк тели – 56 процент. Эш хакы 30 мең тирәсе булганнар арасында шимбәләрен дә эшләргә теләүчеләр азрак (46 процент). 64 процент "коронавирус яллары" урынына май бәйрәмнәре яки яңа ел каникулларында эшләргә әзер булуын әйткән. Шул ук вакытта алар бәйрәм көннәре ял көне булып калуын тели.

Сораштыруда атнасына биш көн эшли торган 1,6 мең кеше катнашкан.

дәвам

XS
SM
MD
LG