Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

12:18 2.5.2020

Русиядә рекорд сан: соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручылар 9 меңнән арткан

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 9623 очрагы рәсмән теркәлгән. Бу әлеге вакытта иң югары күрсәткеч. Русиядә барлыгы 124 мең кешедә яңа коронавирус ачыкланган. Рәсми мәгълүматларга караганда, тәүлек эчендә 57 кеше үлгән.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 92 кешедә яңа вирус ачыкланган. Республикада барлыгы 935 кешедә коронавирус расланган. Яңа үлүчеләр турында хәбәр ителми. Моңа кадәр 14 кешенең үлеме турында рәсми белдерелгән иде. 31 кешенең хәле авыр диелә. Үпкәне ясалма җилләтү җиһазында (ИВЛ) 19 кеше ята.

Моннан тыш, соңгы тәүлектә 70 кеше үпкә шешүе белән хастаханәләргә китерелгән.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 66 очрагы турында рәсми хәбәр ителә. Республикада вирус йоктыручылар саны 960ка җитте. 115 кеше терелгән. Моңа кадәр ике кешенең үлеме турында әйтелде.

18:08 1.5.2020

Экспертлар: коронавирус пандемиясе ике ел тирәсе барачак

Дөньяда COVID-19 пандемиясе ике елга якын барачак. Җир шарындагы халыкның өчтән бере иммунитетка ия булмый торып, вирусны йөгәнләп булмаячак. Миннесота университетының Йогышлы авыруларны тикшерү үзәге экспертлары төркеме шундый нәтиҗәгә килгән.

Белгечләр фикеренчә, коронавирусның бу авыру билгеләре беленми торган кешеләрдән күчү сәләте аркасында вирусны контроль астына алу авыр булырга мөмкин. Бу яклап яңа вирус моңа кадәр дөньяда пандемияләрнең күпчелегенә сәбәп булган грипптан аерыла дип саный галимнәр.

Алар фикеренчә, хәлләр алга таба берничә төрле юл белән үсеш алырга мөмкин:

  • Беренче юл – җәй дәвамында зур булмаган учаклар кабынып ала, аннары 1-2 ел шулай дәвам итә һәм 2021 елда авыру очраклары әкренләп кими.
  • Икенче юл – вирус 2020 елның көзе яки кыш айларында тагын да көчлерәк таралып китәргә, 2021 елда бераз кабынып алырга мөмкин.
  • Өченче юл – 2020 ел язында башланган беренче дулкын әкренләп сүнәчәк, ләкин дулкынны тулысы белән күзаллап булмаячак. Өченче сценарий очрагында чикләү чараларын яңадан кертү таләп ителмәскә дә мөмкин, әмма авыру һәм үлемнәр алга таба да булып торачак дип саный экспертлар.
17:07 1.5.2020

Финляндия татарлары COVID-19 белән көрәшеп вафат булган табибларга Ясин чыгалар

Финляндия татарлары Рамазан аенда һәр җомгадан соң COVID-19 белән көрәшеп вафат булган табибларга Ясин чыгалар. Моның турында бүген җомга намазы вакытында Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев белдерде.

"Кичә үз ара сөйләшеп, шундый карарга килдек. Коронавируска каршы көрәшүче табиблар һәм хастаханәдә эшләүчеләр меңәрләп кеше үлгән. Алар фронтта кебек бүгенге көндә дә үлеп торалар. Шуңа күрә Рамазан аеның һәр җомгадан соң Ясин Шәриф укып, шушы көрәштә вафат булган табибларга, хастаханәдә эшләгән кешеләргә шушы доганың әҗер-савабын багышлаячакбыз", - диде ул.

1 май иртәсендә Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы саналган Урмай авылында Мәскәүдә шәфкать туташы булып эшләп йөргән һәм коронавирустан вафат булган 40 яшьтән узган хатын-кызны җирләделәр.

16:32 1.5.2020

Урмай авылында коронавирустан үлгән ике кеше җирләнде

1 май иртәсендә Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы саналган Урмай авылында Мәскәүдә эшләп йөргән һәм коронавирустан вафат булган ике кеше җирләнде. 40 яшьтән узган хатын-кыз шәфкать туташы булып, 50 яшьтән узган ир-ат вахта белән йөреп эшләгән.

Урмай авылында яшәүче Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов Азатлыкка белдерүенчә, мәрхүмнәр иртәнге бишләр тирәсендә җирләнгән. Хушлашырга 50-60 кеше килгән. "Тыныч узды, полиция булмады", диде Фәрит әфәнде.

12:50 1.5.2020

1 майда онлайн тамашалар

  • Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
  • Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Хыялый" спектаклен (16:00) күрсәтә.
  • Уфаның Мостай Кәрим исемендәге миллия яшьләр театры Флорид Бүләковның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен (17:00) күрсәтә.
  • Туймазы татар драма театры Алсу Вәлиеваның (17:00) һәм Марсел Масавиров белән Айдар Хөснетдиновның (18:00) бәйрәм концертларын күрсәтә.
  • "Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова (19:00) җырлый.
  • Буа татар сатира театры үзенең 100 еллыгына багышланганн тамаша тәкъдим итә.
  • Бүген "Татаркино" Әнвәр Габдрахмановның "Азан моңы күңелдә" фильмын тәкъдим итә.
  • "Яңа гасыр" телеканалы "Яланаяклы кыз" сериалын Youtubка чыгарды.
11:39 1.5.2020

Татарстанда коронавирустан икенче кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр ителде. Ул – Алабуга районы кешесе, 1953 елда туган. 18 апрель аны Чаллыга хастаханәгә китергәннәр. Ике як үпкәсе шешеп, 25 апрельдән Чаллының 2нче хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җайланмасы астында яткан. 30 апрель вафат булган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавируслы авырулар саны 71 кешегә арткан, хәзер аларныэ саны 894кә җитте. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

09:18 1.5.2020

Майның беренче көненә төп хәбәрләр:

  • Дөнья буйлап авыручылар саны 3 миллион 257 меңнән арткан. Үлгәннәр саны 233 мең, савыгучылар саны 1 миллион 14 мең тәшкил итә.
  • Русия премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус ​йоктыруын белдергән. Ул "үзизоляция"гә киткән, хөкүмәт әгъзалары белән телефон һәм видеоэлемтә аша хәбәрләшергә җыена. Хөкүмәт башлыгы вазифаларын вакытлыча беренче вице-премьер Андрей Белоусов башкарачак.
  • Русиянең элекке сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова илдә COVID-19 авырулар саны тотрыкланды дип белдерде. "Соңгы атна яңа очраклар саны белән без платога чыктык дип әйтеп була", дип саный ул.
  • Дөнья сәламәтлек оешмасы Кытай аны вирус барлыкка килү турында тикшеренүгә кертмәвен белдерде. Шул ук вакытта АКШ күзләү хезмәте коронавирус "кеше тарафыннан булдырылмаган һәм генетик модификация үтмәгән" дигән нәтиҗәгә килде.
20:22 30.4.2020

Русия премьер-министрында коронавирус табылган

Михаил Мишустин
Михаил Мишустин

Русия премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус ​йоктыруын һәм "үзизоляция"гә китүен белдерде. Ул хөкүмәт әгъзалары белән телефон һәм видеоэлемтә аша хәбәрләшергә җыена.

Премьер-министр вакытлыча үз вазифаларын беренче вице-премьер Андрей Белоусовка йөкләргә тәкъдим иткән һәм президент Владимир Путин аны хуплаган. Путин шулай ук икътисадка һәм Русия ватандашларына ярдәм планнары премьер-министрдан башка кабул ителмәячәк дигән.

дәвам

XS
SM
MD
LG