Ростуризм төбәк җитәкчеләреннән ярдәм сорый
Ростуризм оешмасы Русия төбәкләре башлыкларыннан эчке туризмга ярдәм күрсәтүләрен сорый. Коронавирус пандемиясе аркасында бу тармак 1,5 триллион сум күләмендә югалтулар кичергән, акча әйләнеше 95-100 процентка кимегән. Хәлләр яхшырмаса, 2,5 млн кеше эшсез калырга мөмкин. Бу турыда Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова губернаторларга язган хатында белдергән.
Мөрәҗәгатендә Догузова туризм өлкәсенең Русия хөкүмәте тарафыннан коронавирус эпидемиясе вакытында иң зур зыян күргән тармак дип танылганын әйтә. Бизнес инфраструктурасын һәм хезмәткәрләрне саклап калу өчен төбәк дәрәҗәсендә өстәмә ярдәм чаралары кирәк дип саный ул. Бу турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтү дә, салым һәм башка түләүләр ягыннан ташламалар да булырга мөмкин.
Татарстанның туризм дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов китергән саннарга караганда, республиканың туризм тармагы Русия бюджетына елына 7,8 млрд сум салым түли, ә Татарстан казнасына салымнарның 1,8 млрд кына кала.
15 май иртәсендә төп коронавирус хәбәрләре:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 443 меңнән арткан. 302 мең кеше үлгән, 1 миллион 588 мең кеше савыккан.
- Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 417 мең), Русия (252 мең), Британия (234 мең), Испания (229 мең), Италия (223 мең).
- Русиянең 12 төбәге Путинның "ял көннәре" тәмамлануы турында игъланнан соң да карантин чараларын җиңеләйтмәде. Чикләүләр тулысынча диярлек сакланган төбәкләр арасында Мәскәү, Мәскәү өлкәсен, Петербур, күпчелек Кавказ республикалары.
- Курил утрауларында коронавирусны йоктыруның беренче очрагы теркәлгән. Моның хакта Сахалин утравы хакимияте белдерә. Шикотан һшм Кунашир утраулары керү һәм чыгу өчен ябылган.
- Азия үсеш банкы коронавирус пандемиясе дөнья икътисадына китергән югалтулар быел $5,8 трлн-нан башлап $8,8 трлн-на җитә ала. Бу банкның элекке фаразыннан ике тапкыр күбрәк.
- Сәясәтче Алексей Навальныйның "Русиянең 5 адымы" инициативасы дәүләт порталында кирәкле 100 мең имза җыя алган. Кирәкле имзалар бер тәүлектән дә тизрәк җыелган. Хәзер ул белгечләр тарафыннан федераль дәрәҗәдә каралырга тиеш булачак. "Русиянең 5 адымы" инициативасында Навальный кризис шартларында барлык русиялеләргә резерв фондтан акча түләнергә тиеш дип белдерә.
Түбән Новгородның тагын беп татар авылында COVID-19 табылган
Түбән Новгород өлкәсенең Мөтеравыл (Андреевка) татар авылында яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте. Авылда 300дән артык кеше яши.
Шулай итеп Түбән Новгород өлкәсендә коронавируслы авырулар булган татар авыллары саны 20гә җитте.
Сергач районында коронавирустан ике кеше үлгән, берсе Шубиле татар авылыннан. Ике атна элек Кызыл Октябрь районында урнашкан Куй Суы авылында да коронавируслы бер хатын-кыз үлгән иде. Уразавылда урнашкан хастаханәдә эшләгән ике табиб коронавирус йоктырган.
Өлкәдә изоляция тәртибе гамәлдә кала, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Башкортстанда “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазларын файдалану туктатылган
“24 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 300 данә “Авента-М” аппараты сатып алу хакында аукцион уздырылган иде. Ләкин Мәскәүдә һәм Петербурда янгыннар сәбәпле, кичә Росздравнадзор карары белән бу җиһазларны файдалану туктатылды”, дип сөйләде Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин министрлыкның 14 майда узган брифингында.
Министр сүзләренчә, хәзер бу җиһазларны куллануның ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуы тикшерелә. Шул ук вакытта Забелин республика җитәкчелегенең “Авента-М” ширкәте белән килешүне өзүгә нигез күрмәгәнен белдерде.
Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендә үкәне ясалма җилләтү аппаратларыннан янгын чыгып, 6 кеше үлгәч, Татарстанда да “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазлары белән эшләүдән туктадылар. Сүз 2020 елның 1 апреленнән соң чыгарылган җиһазлар турында бара.
Максим Забелин: Башкортстанда COVID-19лы авырулар белән эшләгән табиблар 25-80 мең сум алачак
Бүген Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар һәм башка төр медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр турында әйтте. Аның сүзләренчә, өстәмә түләүләр яңа вирус йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга һәм аерым шартларда эшләүчеләргә каралган. Алар ике төр өстәмә түләү алачак – федераль үзәктән һәм төбәкнең үзеннән. Түләүләрнең төп өлеше 12-13 майда бирелгән, бүген калган өлеше күчереләчәк диде Забелин.
Ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре:
- табиб – 50 мең сум;
- урта медицина персоналы – 25 мең;
- кече персонал – 25 мең;
- ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе – 25 мең.
Стационар хезмәткәрләре:
- табиб – 80 мең;
- урта медицина персоналы – 50 мең;
- кече медицина персоналы – 25 мең.
Башкортстан башлыгының 25 мартта имзаланган №УГ-122 фәрманына ярашлы, коронавируслы авырулар белән эшләгән табибларга республика исеменнән түләүләр булачак:
- табиб – 25 мең;
- урта медицина персоналы – 15 мең.
Коронавирус белән зарарлану куркынычы астында эшләгән кешеләр төркеменнән:
- табиб – 5 мең;
- урта медицина персоналы – 2,5 мең.
Забелин сүзләренчә, бу максатлардан төбәк бюджетыннан 100 миллионнан артык, федераль бюджеттан – 400 млн сумнан артык акча каралган. Республикада түләүләр хакында сорауларга җавап бирү өчен аерым кайнар линия булдырылган: +7 (347) 218-00-83
Хафиз Миргалимов коронавирус белән авырмавын, үзенә диагнозның махсус тагылуын белдерде
КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзенә коронавирус тагарга тырышулары хакында белдерде. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында онлайн матбугат очрашуында әйтте. Миргалимов хастаханәдән алган белешмә кәгазьләрен күрсәтте. Ул өч тестның да тискәре нәтиҗә күрсәтүен әйтте. Шул ук вакытта Роспотребнадзор Дәүләт шурасы утырышына килеп алган анализ нигезендә аңа “коронавирусның уртача авыр формасы” дигән диагноз куйган булган. Миргалимов үзенең авырмавын, симптомнар күзәтелмәвен, ә канында антитәнчекләр булмавын әйтте. Ул үзендә коронавирус булмады дип саный.
23 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында Хафиз Миргалимовның коронавирус йоктыруы турында әйткән иде.
14 майда онлайн тамашалар
Азатлык пандемия чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры Пауло Коэльоның "Алхимик" спектаклен (16:00) күрсәтә. Театр шулай үк "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Патша кияве солдат" татар халык әкиятен театр артисты Фернат Насибуллин укый.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры "Кодача" музыкаль спектакльлен (17:00) күрсәтә.
Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле турында "Туган ягымның милли моңнары" дип аталган, 1985 елда төшерелгән документаль фильм (18:00) карап була.
"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Илвина (19:00) җырлый.
Мәскәүдәге "Татар штабы" Instagram-да "Үрдәк-ТВ", "Бизнес-Урда" проектларын булдырган сәяхәтче, продюсер һәм блогер Айнур Әхмәтов белән туры эфир сөйләшүе (20:00) уздыра.
Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Кояш төшмәгән җирдә" спектаклен тәкъдим итә.
Петербурда коронавирустан Олег Морозовның ярдәмчесе Шамил Ильясов үлгән
Татарстаннан сенатор Олег Морозовның ярдәмчесе Шамил Ильясов үлгән. Аңа 63 яшь булган.
Морозов Facebook-тагы битендә ярдәмчесенең үлеме турында хәбәр итеп, коронавирусның никадәр куркыныч булуы турында кисәткән. “Ышанмаучыларның барысына. Шәхсән сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга кагылмаган булса, сезнең өчен мин шат. Ә менә миндә беренче югалту. Питерда коронавирустан минем дустым һәм ярдәмчем Шамил Ильясов үлде” дип язган сенатор.
Шамил Ильясов “Халыкара менеджмент академиясе” идарә өлкәсендәге экспертлар берлегенең академигы, шулай ук “Черноморский курорт плаза” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш мөдире булган.