Франция белән Испания дә Италиягә ияреп пандемиягә каршы көрәшү өчен гадәттән тыш чаралар игълан итте. 63 миллион кешелек Франция 15 мартка каршы төндә тормыш өчен бик мөһим булмаган җәмәгать урыннарын япты.
47 миллионлы Испаниянең шәһәрләрендә хәрәкәт иреге нык чикләнә. Европада Италиядән кала иң авыр хәл Испаниядә. Бу илдә коронавирус 6 меңнән артык кешедә табылды, 200ләп кешене үтерде.
Италиядә авырулар 21 меңнән артты, корбаннар саны мең ярымга якынлаша. Италиядә бер тәүлек эчендә генә 3000ләп яңа авыру очрагы теркәлгән. Бу атна дәвамында Италиядә моңарчы күрелмәгән иминлек чаралары кертелде, бар ил буйлап транспортка, кешеләр хәрәкәтенә кырыс чикләүләр, азык-төлек кибетләреннән һәм даруханәләрдән кала бөтен нәрсә ябылды.
Шундый ук чаралар бу атна ахырында Чехиядә дә гамәлгә керде.
Сишәмбедән АКШ Европага һәм Европадан очышларны туктата.
Узган җомга көнне Дөнья сәламәтлек оешмасы Европаны пандемия таралуның төп эпицентры дип атады. Оешма җитәкчесе Тедрос Адһаном Гебреисус кешеләр тормышын саклап калу өчен дәүләтләрне “агрессив чаралар”, “җәмәгать мобилизациясе” һәм “социаль аралык саклауны” кулланырга чакырды.
Коронавируска каршы көрәш кысаларында 49 илдә мәктәпләр ябылды яки ябылачагы игълан ителде.
Коронавирустан Испаниядә бер тәүлек эчендә, рәсми хәбәрләргә күрә, 100ләп кеше үлгән. Илдә барлык корбаннар саны 300-ләп. Авырулар саны 8 мең тирәсе. Бу куркыныч авыру бер тәүлек эчендә меңнән артык кешедә табылган. Хәтта премьер-министр Педро Санчесның хатыны һәм ике министр да хастаханәгә салынган. Испания Италиядән кала бу чир иң нык таралган икенче ил.
Евпропаның башка илләрендә дә коронавирус белән авыручылар саны бик тиз арта бара. Дәүләт чикләрен өлешчә яки тулысынча ябучы илләр дә арта. Кибетләр, күп кенә оешмалар, мәктәпләр ябыла.
“Аэрофлот” Европаның 12 шәһәренә очышларны туктата
Русиянең “Аэрофлот” һава ширкәте Европаның күп кенә шәһәрләренә, шул исәптән Франкфурт, Прага һәм Ослога да очышларын туктата.
Шулай ук Мюнхен, Салоники, Барселона, Цюрих, Копенһаген, Кишинев, Вильнюс, Варшава, Таллин һәм Венага да очышлар туктатылып тора. “Аэрофлот” белән
Үзбәкстанга да очышлар булмаячак.
Русия фән һәм югары мәгариф министрлыгы коронавирус авыруы таралуын чикләү өчен 16 марттан югары уку йортлары студентларын интернет аша укытуга күчәргә тәкъдим итә. Бу турыда якшәмбе матбугат очрашуында белдерелде.
“Яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) бәйле начар шартларда мәгариф һәм фән оешмаларында белем алучылар, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау өчен фән һәм югары мәгариф министры Валерий Фальков 2020 елның 16 мартыннан студентларның югары уку йортларыннан читтә торып укуын оештырырга, шул исәптән аларның мәгариф програмнарын үзләштерүендә электрон һәм читтән торып укыту технологияләрен кулланырга киңәш ителүче фәрман имзалады”, диелде.
Русия хөкүмәте икътисадка коронавирус таралу тәэсирен киметү өчен план әзерләгән. Ул 300 млрд сумлык кризис фонды булдыруны күздә тота. Моның өчен бюджет чыгымнарын да оптимизацияләячәкләр. Документта шулай ук бу куркынычлы яңа вирусны ачыклау тестлары җитештерү өчен зарур материаллар белән тәэмин итү кирәклеге язылган. Болар турында ике федераль түрә сүзләренә нигезләнеп “Ведомости” яза.
Беренче чиратта бу план карантинга ябылган кешеләргә компенсация түләүне күздә тота. Бу чыгымнар эш бирүче акчасы белән яки авыру ялы (больничный) хисабына капланырга тиеш була. Эшмәкәрләр өчен салымнан азат ителү каникулы карала. Әлегә бу туризм һәм һава ширкәтләренә генә карый, әмма башка тармаклар турында да уйлыйлар. Кече һәм урта бизнеска салым түләү вакытын чирек елга кичектерү мөмкинлеге бирү тәкъдим ителә. Дәүләт ширкәтләре дивидендлар түләүне ярты елга кадәр кичектерү мөмкинлеге ала ала.
15 мартка Русиядә барлыгы 63 кешедә коронавирус табылган. Аларның 33е Мәскәүдә.
Мәскәү янында ашыгыч төстә яңа инфекция хастаханәсе төзелә башлады
Ул Обнински юлындагы Голохвастово авылы янында урнашачак һәм коронавирус йоктырганнарны дәвалаячак. Анда 500 ятак каралган, ул хәзергә бар көченә эшләгән "Коммунарка" хастанәсенә өстәмә буларак төзелә.
Яңа урында кабул итү бүлеге, дәвалау блогы, реанимация, лаборатория, балалар өчен аерым бүлек һәм операцияләр залы булачак. Кирәк була калса дип бала тудыру бүлеге дә каралган. Яңа хастаханәне инде май аенда ук сафка бастыру күздә тотыла, төзелеш эшләре көне-төне дәвам итә.
Моннан тыш өлкәннәр өчен тиз төзелә торган инфекция хастаханәсе Хабаровски краенда да төзеләчәк. Төбәк башлыгы Сергей Фургал сүзләренчә, ул өч ай эчендә әзер булачак.
Нәкъ шундый ук оператив хастаханәләр Кытайның коронавирус чыккан Уһан шәһәрендә дә корылган иде, эпидемия дулкынын киметүдә аларның роле зур булды.
Русия хакимияте әлегә кадәр коронавирус куркынычын киметеп, хәтта инкарь итеп килде, соңгы атнада гына бар ил буйлап бу зәхмәткә каршы көрәшү чаралары күрелә башлады.
Коронавирус сәбәпле Русия Беларус белән чикләрне яба
Русия Беларус белән чикләрне ябачак. Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин оператив киңәшмәдә белдерде. Аның сүзләрен ТАСС китерә. Әмма чикләрнең кайсы көннән ябылачагы әйтелми.
Русиянең коры җирдән 16 ил белән уртак чиге бар. Моңа кадәр аларның 11ендә чикләүләр кертелгән иде.
Соңгы мәгълүматларга күрә, Беларуста коронавирус белән авыручы 27 кеше теркәлгән, аларның өчесе инде терелгән диелә.
Татарстан хөкүмәте азык-төлек җитәрлек дип ышандыра
Татарстан кибетләрендә азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак тауарлары белән тәэмин итүне махсус штаб күзәтәчәк. Президент Рөстәм Миңнеханов аны төзергә йөкләмә биргән.
Татарстанда ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеш 100%тан артык, шикәр һәм бәрәңге белән - 300%ка якын, үсемлек мае белән нормадан 6 тапкырдан да югарырак диелә.
Республикада эре сәүдә челтәрләрендә кайбер продуктларга ихтыяҗның аз гына артуы теркәлгән. "Өй янында" форматындагы кибетләрдә ихтыяҗ үзгәреше күзәтелми.
Татарстан хөкүмәте халыкны тауар сатып алуга рациональ карарга сорый. Татарстанда бер кешегә кибетләр саны нормадан югарырак, бүген республикада алар 17 мең тирәсе, шуңа күрә "кирәк була калса" дип күпләп алу кирәк түгел диелә.