Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

13:25 16.3.2020

Хәбиров ​коронавирус турында фейк хәбәрләр таратучы "рухи имгәк"ләрне кисәтте

Коронавирус сәбәпле Башкортстанда да кайбер чикләүләр кертелә. Республика башлыгы Радий Хәбиров дүшәмбе оператив киңәшмәдә хәбәр итүенчә, бер мең кеше җыелган чаралар кичектерелә. Әмма мәктәпләр һәм балалар бакчалары әлегә ябылмый.

Хәбиров Башкортстанда коронавирус таралу турында бөтен яңалыкны җиткереп барачакмын диде, ә фейк хәбәрләр таратучыларны "рухи имгәк" дип атады.

"Фейк хәбәрләр таратучы акылга сай һәм рухи имгәкләрне беләчәкбез һәм бездә булган мөмкинлекләрдән чыгып, аларны эзәрлекләячәкбез. Аларның максатлары төрле, шул исәптән иҗтимагый-сәяси вазгыятьне какшату да. Кызганычка яки бәхеткә, бу мародерларны һәм паникага бирелүчеләрне атып үтерә торган 1941 ел түгел, ләкин вазгыять шундый ук. Безгә тыныч кына эшләргә кирәк", диде Башкортстан башлыгы.

16:06 16.3.2020

Русиядә коронавирус йоккан кешеләр саны 93-кә җитте, шулардан 79-ы стационарда дәвалана, дип белдерде Русия вице-премьеры Татьяна Голикова. Аның сүзләренә караганда, йогышлы вирусны ачыклау өчен илдә хәзер тәүлек саен 100 меңләп тест үткәрелә.

17:27 16.3.2020

Азатлык Казанның "Ашан" һәм "Магнит" кибетләрендә киштәләрне тикшерде. Татарстанның коронавируска каршы штабы соңгы көннәрдә кешеләрнең кибетләрдән азык-төлекне күбрәк ала башлавын белдергән иде.

17:54 16.3.2020

Татарстан мәктәпләрендә читтән торып укыту әлегә кертелми

Татарстан мәгариф министрлыгында һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсендә бу турыда бернинди карарлар да булмаган. Азатлык хәбәрчесе мәгариф министрлыгына шалтыратып, бу турыда сорады. Министрлык җавабынча, алар Русия мәгариф министрлыгының читтән торып укыту кертүне киңәш итүе хакында берни дә ишетмәгән.

20:01 16.3.2020

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Instagram сәхифәсендә республикада эшләүче оешмалар өчен киңәшләр урнаштыды.

Элегрәк Татарстан хөкүмәте эш урыннарында дезинфекцияләү сыекчылары урнаштырырга, хезмәткәрләрнең тән температураларын үлчәп торырга, коронавирус киң таралган илләргә эш сәфәрләрен кичектереп торырга кушып карар чыгарган иде.

"Татнефть" ширкәте хезмәткәрләренең бер өлешен өйдән эшләүгә күчерә. Бөтен җыелышлар да читтән торып кына уздырылачак.

20:53 16.3.2020

17 марттан Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән уку башлана. Шулай итеп мөселманнар Аллаһтан коронавирус таралуны булдырмавын сораячак.

21:16 16.3.2020

16 март киченә төп хәбәрләр:

  • Русиядә 30 яңа коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Шуларның 20-се –​Мәскәүдә. Барлыгы илдә 93 очрак күзәтелә, дип игълан итте Русия вице-премьеры Татьяна Голикова. Алар арасында 7 очракта вирус Русия эчендә йоккан, калганнар – чит илләрдән килүчеләр.
  • Русия хөкүмәте чит ил ватандашларына илгә керүне тыя. Хөкүмәт бу хакта карар кабул иткән. Тыю 18 марттан 1 майга кадәр гамәлдә булачак. Чит ил дипломатларына, рәсми делегацияләр әгъзаларына, һава, су һәм тимер юл транспорты хезмәткәрләренә, Русиядә даими яшәүчеләргә һәм якын туганнарын җирләү өчен килүчеләргә бу тыю кагылмаячак.
  • Европа берлеге дә чит ил ватандашларына үз җиренә керүне тыярга җыена. Андый тәкъдим белән Европа комиссиясе президенты Урсула фон дер Лейен чыкты. Башта чикләүне 30 көнгә кертергә планлаштырыла, соңрак бу вакыт озайтылырга мөмкин.
  • АКШ коронавирус вакцинасының клиник сынауларын башлый. Тикшеренүләр Сиэтлда Сәламәтлек тикшеренүләре институтында бара. Сынауда теләк белдергән 45 кеше катнаша. Вакциналар Moderna ширкәте тарафыннан әзерләнгән.
  • Мәскәүдә 50 кешедән күбрәк катнашкан теләсә нинди чаралар үткәрүне тыйдылар. Тыю 16 марттан 10 апрельгә кадәр гамәлдә була. 21 марттан барлык Мәскәү мәктәпләре ябыла.
05:05 17.3.2020

Кырымда коронавирус сәбәпле "югары әзерлек режимы" кертелә

17 марттан Кырымда коронавирус сәбәпле хакимият органнары өчен "югары әзерлек режимы" кертелә, дип хәбәр итте Мәскәү тарафыннан куелган Кырым хөкүмәте башлыгы Юрий Гоцанюк.

Бу режим вакытында спорт, күнел ачу кебек массакүләм чаралар тыела. Хакимият органнарына андый чараларны киметерә, аларны тамашачысыз, мөмкин булса видеоформатта үткәрергә тәкъдим ителә.

Ә менә 18 март -- Кырымның Русиягә кушылу көненә багышланган бәйрәм чаралары турында әлегә карар кабул ителмәгән, диде Гоцанюк.

Акмәчет федераль университеты 16 марттан студентларны онлайн укытуга күчерде, ләкин мәктәпләр, балалар бакчалары, кибетләр, хастахәнәләр элеккечә эшли. Акъярда мәктәпләр 19 марттан онлайн укуга күчә.

Кырымда коронавирус йоктырганнар хакында әлегә рәсми хәбәрләр булмады.

дәвам

XS
SM
MD
LG