18 март иртәсе: коронавирус 198 мең кешедә табылган
Әлеге мәгълүматны Джонс Һопкинс университеты китерә. Шул кешеләрдән 81950 кеше сәламәтләнгән, 7948 кеше үлгән.
17 март кичендә коронавирус йоктыру очраклары турында Монтенегро (Черногория) да хәбәр итте, шулай итеп вирус Европаның барлык илләрендә дә табылган. АКШта да вирусны йоктыручылар барлык штатларда да бар, дип игълан ителде.
Кытайда исә коронавирус тагын 13 кешедән табылган, шуларның 12-се - башка илләрдән килгән кешеләр. Кытайда авыручылар саны 80894 дип исәпләнә.
Русия мәктәпләрендә каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды
Русиядә мәктәп каникуллары 23 марттан 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Каникуллар коронавирус таралу куркынычы булганга озайтыла. БДИны алдан бирү дә булмаячак, барлык укучылар бердәм дәүләт имтиханын июньдә тапшырачак. Министр мәктәп укучыларына дистанцион укуда ярдәм оештырылачагын да әйткән.
Татарстанда президент Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә мәктәпләрдә язгы каникуллар 19 мартта башланачак.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров коронавирус сәбәпле республика мәктәпләрендә язгы каникулларны 6 апрельгә кадәр озайтырга боерык биргән иде.
Коронавирус ничек тарала һәм аннан ничек сакланырга [аңлату видеосы]
Дөньяда COVID-19 вирусы тарала. Азатлык чирнең ничек таралуы һәм аннан ничек саклану кирәклеге турында аңлату видеосы тәкъдим итә. Дөнья сәламәтлек оешмасы киңәшләре.
Татарстан полициясе кибетләрнең бәя күтәрү-күтәрмәвен тикшермәкче. Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин әйтүенчә, әлегә бәя күтәрелү күренми.
Кулны ничек дөрес юарга [аңлату видеосы]
Коронавирустан саклануның төп чарасы -- шәхси гигиена, беренче чиратта дөрес итеп кул юу ди белгечләр. Кулны дөрес итеп юарга өйрәтүче видео тәкъдим итәбез. Дөнья сәламәтлек оешмасы (ДСО) киңәшләре.
Кибетләрдә коронавирус шаукымы
Коронавирус шаукымы белән кешеләрнең кибетләрдән азык-төлекне күпләп алуы турында хәбәрләр таралганда Азатлык Казандагы "Лента" һәм "Ашан" кибетләрендә киштәләрне тикшереп чыкты. Кеше күп булмаса да, ике кибетнең берсендә буш киштәләр шактый иде.
19 март иртәсенә "коронавируслы" хәбәрләр:
- Коронавирус бар дөньяда 219 мең кешедә табылган. 84114 кеше сәламәтләнгән, 8810 кеше үлгән. Әлеге мәгълүматны Джонс Һопкинс университеты китерә.
- Кытайда соңгы бер тәүлектә ил эчендә коронавирус йоктыруның яңа очрагы теркәлмәгән. Вирус 34 кешедә теркәлгән, ләкин бу кешеләрнең барысы да – чит илдән килүчеләр.
- Италиядә бер тәүлектә 475 кеше үлгән, бу илдә бер көн иң күп корбан булды. Вирус Италиядә тарала башлаганнан бирле ул 35713 кешегә йоккан, 2978 кеше үлгән. 4 меңләп кеше сәламәтләнгән.
- Русиядә 18 март кичендәге рәсми саннарга караганда коронавируслы кешеләр саны 147ка җиткән. 9 кеше савыккан.