Русиядә коронавирустан бер кеше үлгән
Русиядә коронавирустан үлү очрагы теркәлгән. Үпкә ялкынсынуыннан Мәскәүнең 2нче санлы йогышлы авырулар хастаханәсендә 79 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта Мәскәүдә коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итте.
Соңгы бер тәүлектә Русиянең 23 төбәгендә 52 кешедә коронавирус авыруы теркәлгән. Русиянең коронавируска каршы штабы белдерүенчә, 19 мартта илдә COVID-19 белән авыручылар саны 199га җиткән. Аларның 188е Русия ватандашы, 11е чит ил кешеләре.
Русиянең барлык 83 төбәге дә коронавирус таралуга каршы югары әзерлек тәртибе кертү турында карар итте. Бу аннексияләнгән Кырым белән Акъярга да кагыла. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары укыту эшен интернет аша гына алып барачак, спорт чаралары һәм күп кеше катнашындагы башка чаралар тыела.
20 март иртәсенә "коронавируслы" хәбәрләр:
- Эпидемия башланганнан бирле COVID-19 инфекциясеннән 10 меңнән артык кеше үлгән. Джонс Һопкинс университеты мәгълүматынча, үлгәннәр саны 10030ны узган. Узган тәүлектә үлгәннәр саны меңгә арткан, бу ике айда максималь күрсәткеч.
- Италиядә соңгы тәүлектә коронавирус табылган 427 кеше үлгән. Барлыгы үлүчеләр саны 3405-не узган. Чагыштыру өчен: эпидемия башланган Кытайда 3250 кеше үлгән.
- Иран һәм Испаниядә авыручылар саны 18 меңнән арткан, Германиядә 15 мең кешегә коронавирус йоккан, АКШта: 14 мең, Франциядә: 11 мең, Көньяк Кореядә: 8500 авыручы бар.
- Русиядә "Вектор" вирусология һәм биотехнологияләр фәнни үзәге коронавируска каршы вакцина сынауларын башлады. Әлегә сынаулар лаборатор хайваннарда ясала. Галимнәр вакцинаны куллану 2020 елның соңгы чирегендә мөмкин булып дип исәпли.
- Русия элемтә министрлыгы коронавирус таралуы аркасында “Суверен Рунет” күнегүләрен үткәрми калачак. Алар 20 март башланырга тиеш булган.
Һелсинки мәчетендә җомга намазы. ҖАНЛЫ
Коронавирус һәм аның икътисадка йогынтысы. Казаннар фикере
Вил Мирзаянов үзендә COVID-19 вирусы булуда шикләнә
Күренекле галим, Кушма Штатларда яшәүче татар активисты Вил Мирзаянов үзендә COVID-19 вирусы булу ихтималын хәбәр итте.
Үзенең Facebook сәхифәсендә язуынча, Мирзаянов әлегә коронавирусны ачыклый торган тест узмаган, әмма бу көннәрдә кичергән авыруының симптоннарына караганда, аңа COVID-19 чире йоккан. Шулар арасыннан ул хәлсезлекне, чамадан тыш тирләүне, ә аннары кинәт бизгәккә күчүне, баштагы шауларны атый. Болар барысы да көн саен үзгәреп тора, "бер көнне җиңелрәк, икенче көнне энергия бөтенләй юк", дип яза Вил Мирзаянов. Шуңа да карамастан, ул хастаханәгә барырга җыенмый, бу чирне үз көче белән өйдә генә җиңеп чыгарга тели. "Кәрәзле бал белән чәй эчәм", ди Мирзаянов, һәм хәленең яхшыра баруын әйтә. Аның бу авыруы инде 11нче көн дәвам итә икән, башта ул аны гади салкын тию дип уйлаган. Әмма кичә интернетта Нью-Йорк штатының COVID-19 белән авырган баш хирургы язганнарын укыгач, үзендә дә нәкъ шундый ук чир булуын аңлаган. "Хастаханәгә яткырсалар, миңа анда начар гына булачак, мин өйдә күтәренке рухта, авыруга сабышмый утыру хәерлерәк дип исәплим", ди Вил Мирзаянов.
Русиядә коронавирус белән авыручылар саны 250дән арткан
Русиядә коронавирус белән авыручылар саны узган бер тәүлектә 54кә артып 253кә җиткән. Моны яңа коронавирусның Русиягә керүенә һәм илдә таралуына каршы оператив штаб хәбәр итте.