Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

15:58 30.3.2020

Татарстан рәсмиләре коронавирус таралуга каршы яңа чараларны игълан итә.

18:47 30.3.2020

Татарстан президенты республикада барлык ватандашлар өчен "үзизоляция" режимын кертте. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерде.

19:04 30.3.2020

Рәдиф Кашапов һәм Ания Фәйзрахманованың коронавирус шартларындагы онлайн концерты башланды. Алар татарча инструментал һәм психоделик көйләр тәкъдим итә.

Error rendering VK.

19:35 30.3.2020

Башкортстанда авыл идарәсе башлыгын карантинда тормаганы өчен эшеннән алганнар. Республиканың Көергәзе районы Ермолаевское авылы идарәсе башлыгы Роман Барановский Доминикан республикасында булып кайтканнан соң карантин таләпләрен үтәмәгән. Ул 14 көн дәвамында өендә утырырга тиеш булса да, эшкә чыккан, һәм моның өчен аны вазифасыннан алганнар.

20:02 30.3.2020

Сораштыру: Ял атнасында русияләрнең 64 проценты эшләвен дәвам итә

Коронавирус таралуны чикләү өчен илдә ял атнасы дип игълан ителгән бу атнаның беренче көнендә хезмәткәрләрнең 64 проценты эшләвен дәвам иткән. HeadHunter тикшеренү хезмәте Русиядә уздырган сораштыру нәтиҗәләренә шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашканнарның калганнары йә эш белән тәэмин итүчеләр ялга җибәрү, йә кризис сәбәпле эштән чыгарылу нәтиҗәсендә эшләмәгән. Сораштыруда катнашканнарның 20 проценты чикләүләрнең үз эшләренә (азык-төлек, даруханә, өзлексез җитештерү һәм башкалар белән бәйле) кагылмавын белдергән. 25 проценты җитәкчелекнең элеккечә эшләргә кушуы сәбәпле эшләвен, тагын 11 проценты җитәкчелекнең эшләргә теләүчеләргә эшләү мөмкинлеге бирүен, калган сигез процент үзләре өчен эшләгәнгә күрә эшләүне дәвам итүен белдергән. Узган атнада Русия президенты Путин 30 марттан 5 апрельгә кадәт түләүле ял атнасы игълан иткән иде. Сораштыруда меңгә якын кеше катнашкан.

00:51 31.3.2020

Коронавирус шартларындагы Казан һәм Уфа

Казан һәм Уфадагы хәбәрчеләребез коронавирус шартларында Татарстан һәм Башкортстан башкалаларының ничек яшәвен фотога төшереп кайтты. Кайчандыр кайнап торган шәһәр урамнары, сәүдә үзәкләре бушап калган, очраганнарның күбесе медицина битлекләре киеп йөри.

02:08 31.3.2020

Медицина битлекләре турында биш мөһим нәрсә

Коронавирус авыруы таралган шартларда бу куркынычлы чирдән саклану өчен медицина битлекләрен дөрес куллану турында Дөнья сәламәтлек оешмасы киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Медицина битлекләре турында 5 мөһим нәрсә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

09:16 31.3.2020

31 март иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Дөньяда 786 мең кешедә коронавирус ачыкланган. 37 мең кеше үлгән, 166 мең кеше сәламәтләнгән.
  • Иң күп авыручылар – АКШта (164 мең). Бу илдә үлүчеләр саны 3 меңнән арткан, 5,8 мең кеше сәламәтләнгән. Италиядә авыручылар саны 100 меңнән арткан (11,5 мең кеше үлгән, 14,6 мең сәламәтләнгән). Өченче урында Испания – 87,9 мең кеше (7,7 мең үлгән, 16,7 мең сәламәтләнгән).
  • Русиянең 30лап төбәге үзизоляция тәртибе турында игълан итте. Урамга кирәксезгә чыгу тыела, хакимиятләр штраф белән яный. Юристлар моның хокукый яклары турында монда аңлата.
  • Русия мәгариф министрлыгы университетларга керү имтиханнарын кичектерергә булды. Аларның кайчан башланачагы билгесез.

дәвам

XS
SM
MD
LG