Яңа Мәскәүдәге коронавируслы авырулар дәвалана торган Коммунарка бистәсендәге хастаханәнең баш табибы Денис Проценко коронавирус йоктырган. Моны Русия медиалары хәбәр итә. 24 мартта хастаханәгә Русия президенты Владимир Путин килгән иде. Ул Проценко белән аралашты.
Проценконың вирусны кайчан эләктергәне төгәл билгеле түгел. Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Проценконың коронавирус йоктырганы турында хәбәр ителгәннән соң “президент коронавируска даими тикшерелеп тора, борчылырга урын юк” дигән.
Татарстан хөкүмәте "үзизоляция" вакытында урамга чыгар өчен махсус рөхсәт алу тәртибен раслады. Бу турыда карар республика хөкүмәте порталында чыкты. Әлеге рөхсәт республикада яшәүчеләргә бирелә. Моның өчен махсус сайтта теркәлергә кирәк булачак. Теркәлү өчен һәр кеше 2590 номерына теркәлү — тулы исем — паспорт номеры — яшәү адресы тәртибе белән мәгълүмат җибәрергә тиеш. Шуннан соң җавап буларак уникаль теркәлү коды килә.
1 апрель иртәсенә коронавирус хәбәрләре шундый:
- Бар дөнья буйлап коронавирус йоктыручылар саны 859 меңнән арткан. 42 мең кеше үлгән, 178 мең кеше савыккан.
- АКШта – 189 мең, Италиядә – 105 мең, Испаниядә – 95 мең, Германиядә 71 мең, Франциядә – 52 мең кеше авырый. Кытайдагы күрсәткеч 82 меңнән артмый.
- Татарстан хакимияте "үзизоляция" вакытында урамга чыгар өчен махсус рөхсәт алу тәртибен раслады. Хәзер урамга чыгу өчен махсус сайтта теркәлеп, сәбәпне күрсәтеп рөхсәт алырга кирәк булачак.
- Татарстанда рәсмиләр 19 коронавирус йоктыру очрагы турында хәбәр итә. Башкортстанда авыручылар саны – 7әү, Русиядә – 2337.
- Эпидемия башланган Үһән шәһәрендә кырыс карантин режимы кире кагылды, күпчелек ширкәт, җәмәгать транспорты эшли башлады. 8 апрельдән башка шәһәрләр белән элемтә тулысынча торгызылачак. Кырыс карантин режимы Үһәндә 2 ай элек кертелгән иде.
- Невьянск шәһәре (Свердлау өлкәсе) мәхкәмәсе тарихта беренче тапкыр мәхкәмәне WhatsApp видеотапшыруы аша үткәрде. Хөкемдар карантин вакытында эшен дәвам иткән җирле кафе эшчәнлеген 45 көнгә туктатты.
Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 440 очрагы рәсман теркәлгән
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 440 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомум саны 2777гә җитте. 24 кеше үлгән. Бу саннарны коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Яңа очракларның күпчелеге Мәскәүдә – 267 кеше. Коми республикасында 32 очрак, Петербурда 27 очрак расланган.
Башкортстанда 1 яңа очрак, республикада коронавируслы авырулар саны 8гә җитте.
Татарстанда яңа очрак булуы әйтелми. Республикада бүгенге көндә 19 авыруда корнавирус расланган иде, шуларның икесе савыгып чыкты диелде.
Кырым ярымутравын Русия белән тоташтыручы Керч күперендә чикләү ныгытмасы урнаштырылачак. Кырымга килүчеләр җентекләп тикшереп кертеләчәк. Бу турыда республиканың коронавируска каршы көрәш штабы утырышында Кырымның Русия куйган җитәкчесе Сергей Аксенов белдергән.
“Бөтен автомобиль транспортын 100 процент тикшерәчәкбез, бүтән төбәкләрдәге поездлар һәм һава транспортын тикшерү нисбәтеннән кертелгән иң катгый чараларны үзебездә кулланачакбыз” ди Аксенов.
1 апрельдәге онлайн тамашалар
Русиядә һәм дөньяның күп илләрендә коронавирус таралу куркынычы сәбәпле татарлар да өйдә утырырга мәҗбүр булганда, Татарстан мәдәният оешмалары аларга онлайн концертлар һәм спектакльләр тәкъдим итә.
Бүген Татар дәүләт филармониясе 2011 елда Рөстәм Яхинның 90 еллыгына багышлап уздырылган “Филармониада” фестивале язмасын онлайн кабатлап күрсәтте.
Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары “Тылсым” проекты кысаларында татар әкиятләре укый. Челтәрдә Ландыш Әбүдәрованың “Айны кем чистарта?” һәм Рабит Батулланың "Салават күпере кайда йоклый" дигән әкиятләрен тыңларга була. Аларны Булат Гатауллин һәм Халидә Сөнгәтуллина укый.
Әкият курчак театры татар халык әкиятләрен туры эфирда тыңларга чакыра. Бүген театр актеры Нияз Садыйков “Ялкау малай”, “Ахмак бүре”, “Алтын бөртекләр” әкиятләрен укый.
Танылган җырчы Динә Гарипова үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә туры эфир ясый. Ул “Россия” каналында күрсәтеләчәк “Зөләйха күзләрен ача” күп сериле фильмы өчен башкарган “Ай былбылым” җырын яздыру ничек барганын сөйләячәк, татар җырларыннан туплаган альбомы кайчан чыгачагын әйтәчәк. Бәлки Динә үзенең берничә җырын да башкара.
Тинчурин исемендәге татар театры үзенең алтын фондыннан “Өченче бүлмәдә эт яши” спектакленең язмасын карарга тәкъдим итә.
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген “Ямьле” төркеме чыгыш ясый.
Шулай ук бүген интернетта Әтнә татар театрының "Әниемнең ак күлмәге" спектаклен карап булачак. Моның өчен театрның сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү узганда билет өчен түләнә, ул 70 сум тора. Билет алучыга спектакльне карау өчен сылтама килә.
Уфаның Дим районы шәһәр хастаханәсе йогышлы авыруларны дәвалау хастаханәсе итеп үзгәртелә. Анда 215 ятак җиһазланган. Хастаханә коронавирус белән авыручы барлык кешеләрне, шул исәптән COVID-19 йоктыруда шикләнелгән йөкле һәм бала табарга килгән хатыннарны кабул итәргә әзер. Авырулар ята торган бүлмәләргә кислород кертелгән, хастаханә тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, Уфа районында йогышлы авырулар өчен яңа хастәхәнә дә төзелә, ул июньгә әзер булачак.
Коронавирус сәбәпле бөтен Татарстан җирлегендә үзизоляция тәртибе кертелгәннән соң, өлкән яшьтәгеләрдән аларның мөмкин булганча өйдә калуын үтенделәр. Татарстан мөфтияте андый төр кешеләргә бушлай азык-төлек тарату өчен ихтыяриларны җәлеп иткән. Барлыгы 50 кешегә ярдәм күрсәтелгән дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.