28 апрельгә төп иртәнге хәбәрләр:
- COVID-19 коронавирус инфекциясе йогуы расланган кешеләр саны бар дөнья буйлап өч миллионнан арткан. Хәзерге вакытта 3 миллион 41 мең кешедә бу авыру расланган. 211 мең кеше үлгән, 894 мең кеше савыккан.
- Иң күп авыручылар АКШта теркәлгән – 988 мең кеше. Икенче урында – Испания (229 мең), өченче урында Италия (199 мең) бара. Русия дөньяда коронавирус белән авыручылар саны ягыннан тугызынчы урында урнашкан (87 мең).
- Казанда инфекцион хастаханәнең яңа бинасын төзи башладылар. Аның бәясе 1,6 миллиард сумга төшәчәк. Яңа бина Җиңү проспектындага инфекцион хастаханә янында төзелә. Төзелеш 1 августка тәмамланырга тиеш. Яңа хастаханә 200 кешене сыйдырачак, ихтыяҗ булганда бинада 400гә кадәр кеше дәвалана алачак.
- COVID-19га каршы нәтиҗәле вакцина булдырылмаса, Токиодагы 2021 елгы Олимпия уеннарын үткәрү катлауланырга мөмкин. Олимпия уеннары 2020 елда узарга тиеш булган.
- Русиядәге урта сыйныф коронавирус тудырган икътисади кризистан ярланырга мөмкин. Керемнәр бөтен кешедә төшәчәк, ләкин төп һөҗүмгә урта сыйныф эләгәчәк, дип саный Югары икътисад мәктәбе җитәкчесе Ярослав Кузьминов.
ВШЭ ректоры: урта сыйныф өчен фәкыйрьлеккә төшү куркынычы зур
Коронавирус пандемиясе тудырган кризис беренче чиратта урта сыйныфка китереп сукты. Ул фәкыйрьлеккә төшәргә мөмкин. Бу турыда РБКга Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ) җитәкчесе Ярослав Кузьминов сөйләгән.
“Җәмгыятьнең барлык катлауларының да керемнәре кимер, ләкин, кереме кимегән байлар барыбер бай булып калса, ә ярлылар элеккечә ярлы булса, хәзер төп авырлыкны үзенә ала торган урта сыйныфның ярлылыкка төшүе бик ихтимал” дип сөйләгән эксперт.
Икътисад югары мәктәбе фаразларынча, Русиядә эшсезлек 2020 елда 8дән алып 9,5 процентка кадәр булачак. Алдагы елларда да эшсезлек артачак, тагын дүрт елдан соң да бу күрсәткеч кризиска кадәр булган дәрәҗәгә җитә алмаячак.
Татарстанда коронавирустан беренче кешенең үлеме рәсми хәбәр ителде
Татарстанда COVID-19 вирусыннан беренче үлем очрагы рәсми игълан ителде. 27 апрельдә Чаллыда 1950нче елгы ир-ат вафат булган. Бу турыда Татарстанның коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәр итә.
Авыруны 13 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, 15 апрельдән ул 2нче санлы шәһәр хастаханәсендә дәваланган. Коронавирус аркасында авыруның үпкәсе ике яклап шешкән була диелә. Моннан кала, аның йөрәге дә сау булмаган. 23апрельдән үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган була.
28 апрельгә Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 65 яңа очрагы рәсми теркәлгән. Республикада COVID-19 очраклары 697гә җитте.
Соңгы тәүлектә Русиядә коронавируслы авырулар тагын 6411 кешегә арткан. Тәүлек эчендә 72 кеше үлгән. Илдә барлыгы 93 558 кеше COVID-19 йоктырган, 867 кеше үлгән, 8456 кеше савыккан.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы: Бәләбәйдә РКБ очрагы кабатлана
Башкортстанда 28 апрельгә барлыгы 631 кешедә COVID-19 рәсман расланган. 33 кеше авыр хәлдә, 12 кеше үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган. Соңгы тәүлек эчендә коронавирус 61 кешедә табылган, 4 кеше савыккан, үлүчеләр юк диелә. Бу мәгълүматны Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында министр урынбасары Ирина Кононова китерде.
Хәзер Бәләбәйдә коронавирусның яңа учагы кабынып килә дип белдерде сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле. Бәләбәй районы үзәк хастаханәсендә пациентлар да, табиблар да вирус йоктыра. “Анда чыганак, кызганыч, әле саклана. Элек РКБда башланган вакыттагы кебек үк хәл күзәтелә” диде Кононова. Бәләбәй районы хастаханәсендә COVID-19 диагнозы 44 пациент һәм медицина хезмәткәрендә расланган.
Якутиядә коронавирус сәбәпле ябылып калган “Газпром” эшчеләре протестка чыкты
Якутиянең Чаяндин нефть чыгару җирлегендә берничә йөз эшче килешенмәгән митинг оештырган. Бу чараның видеосы интернетта таралды.
“Газпром” ширкәтләренең берсендә вахта юлы белән эшләүче бу кешеләр хәзер коронавирус аркасында бикләнеп калган. Алар үзләрен өйләренә җибәрүне таләп итә. Моннан тыш, вахтачылар яшәү шартларының начар булуына, вирустан саклану чаралары булмауга зарлана.
Алар шулай ук араларында кемдә вирус бар, кемдә юк икәнен дә белмәүләрен әйтә.
28 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Татарстанның атказанган артисткасы, автор-башкаручы Нурзадә (19:00) җырлый.
Культура.рф порталында Башкорт драма театрының “Гөлбостан” спектакленең русиякүләм онлайн премьерасы узды. Кадыйр Даянның “Таңсулпан” пьесасы нигезендә иҗат ителгән спектакльне режиссер Айрат Әбушахманов сәхнәгә куйган. Спектакльне сайтта 2 майга кадәр карап була.
Чаллы татар дәүләт театра Равил Сабырныж "Сигезле бию" спектаклен тәкъдим итә.
Тинчурин исемендәге татар театры "Язмышым юллары" спектаклен күрсәтә.
Әлмәт татар драма театры актриса, режиссер, Икенче дөнья сугышы ветераны Зәкия Туишеваның 100 еллыгына багышланган иҗади кичә язмасын тәкъдим итә.
Русиядә "ял көннәре тәртибе" 11 майга кадәр дәвам итәчәк
Бу хакта 28 апрельдә Русия президенты Владимир Путин илнең төбәк башлыклары белән киңәшмә алдыннан халыкка мөрәҗәгатендә белдерде. 6, 7, 8 май көннәре дә, хезмәт хаклары сакланган килеш, ял көннәре булачак, диде ул.
Президент коронавирус куркынычы барлык төбәкләрдә бер үк вакытта юкка чыкмаячагын белдерде. Вазгыять әле катлаулы булып кала, шуңа күрә, чикләүләрне юкка чыгаруны барлык төбәкләрдә бер вакытта оештырып булмый, әлеге процесс чиратлап 12 майдан башланачак, диде ул. Моның өчен Путин хөкүмәткә һәм Роспотребнадзорга махсус план әзерләргә кушты.
29 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3 миллион 117 меңнән арткан. 217 мең кеше үлгән, 928 мең кеше савыккан.
- Америка Кушма Штатларында авыручылар саны 1 миллионнан арткан. Чагыштыру өчен икенче урында барган Испаниядә 232 мең кеше авырый. АКШта 58 мең кеше үлгән, 115 мең кеше сәламәтләнгән.
- Русиядә эшсезләрнең рәсми саны бер миллионга якынлашты. Хәзерге вакытта 950 мең кешенең эше юк, дип белдерде Русия хезмәт министры Антон Котяков. Шул ук вакытта фактик эшсезләр саны 3,7 миллион кеше тирәсендә, ди ул.
- "Ромир" сораштыруы: русияләрнең 37%-ы пандемия аркасында кертелгән чикләү чараларын "чамасыннан артык" дип саный. "Үзизоляция" тәртибе һәм урамга чыгу өчен штрафларны 13% кеше хупламый. 81% кеше кертелгән чикләүләр аркасында кыенлык күрүен белдерде.
- Русия думасына гадәттән тыш хәл вакытында махсус рөхсәтсез (пропуск) транспорт куллану өчен штраф турында канун өлгесе кертелгән. Штраф күләме 1 меңнән башлап 5 меңгә кадәр тәкъдим ителә.