12 май иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 177 меңнән арткан. Авырудан 286 мең кеше үлгән, 1 миллион 456 мең кеше савыккан.
- Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 347 мең), Испания (227 мең), Британия (224 мең), Русия (221 мең), Италия (219 мең).
- Татарстанда бүгеннән урамга чыгу өчен рөхсәт алырга кирәкми. Хөкүмәт Татарстан "үзизоляция" тәртибеннән чыга башлый дип белдерде, ләкин кайбер чикләүләр саклана. Бүгеннән урамга чыгучыларга битлек кию – мәҗбүри.
- Русиядә 12 майдан "ял көннәре" режимы тәмамлана. Чикләүләр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә саклана. Шул ук вакытта ил башлыгы чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын әйтте. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган.
- 12 май иртәсендә Петербурның Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыккан, 5 кеше һәлак булган. Янгын коронавирустан дәваланучылар булган катта чыккан, аның ихтимал сәбәбе булып үпкә җилләтү җиһазын атыйлар.
- Русия музейлары пандемия сәбәпле чикләү чаралары җиңеләйтелгәч, музейга бер үк вакытта керергә мөмкин булган кешеләр санын киметәчәкләр.
- Польша галимнәре коронавирусны йогу очрагында үлем ихтималын "хисаплаган" калькуляторны ясаганнар. Онлайн ачык булган калькулятор кешенең яшен, җенесен һәм 4 хроник авыруның булу-булмавын испәкә ала.
Петербур хастаханәсендә янгын чыгып короновируслы биш авыру һәлак булган
12 майга каршы төндә Петербурдагы Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыгып, биш пациент һәлак булган. Үлүчеләр барысы да коронавирустан дәвалана торган булган. Алар үпкә җилләтү җайланмаларына (ИВЛ) тоташтырылган булган. Беренчел мәгълүматка караганда, каза ИВЛ аппаратының янып китүче сәбәпле башланган. Хастаханә бинасыннан 150 кеше коткарылган.
9 майда кичен Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханәдә шулай ук COVID-19 белән авыручының җиһазлары янып киткән иде. Янгын нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды.
Башкортстанга Якутиядән кайтарылган вахтачыларның унысында COVID-19 расланган
Башкортстанга Якутиянең Чаянда ятмасыннан кайтарылган эшчеләрнең унысында коронавирус расланган. 26 кеше хастаханәдә ята, аларның хәле тотрыклы. Бу мәгълүматны Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.
Министрлык мәгълүматынча, 12 май иртәсенә республикада 1647 кешедә COVID-19 рәсми теркәлгән, узган тәүлектә тагын 80 кешедә вирус расланган.
Коронавирустан Башкортстанда тагын бер үлем, Татарстанда вирус тагын 71 кешедә расланган
Татарстанда узган тәүлектә тагын 71 кешедә COVID-19 рәсмән расланган. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә.
12 майга республикада барлыгы 1832 кешедә коронавирус расланган, 640 кеше терелгән.
Башкортстанда узган тәүлектә тагын 80 кешенең коронавирус белән йогышланганы расланган. Барлыгы 436 кеше савыккан. Тагын бер кешенең үлеме хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусыннан үлгәннәрнең рәсми саны 16га җитте.
Русиядә узган тәүлектә 10899 кешедә яңа вирус расланган, 107 кеше үлгән. Илдә COVID-19 йоктырган кешеләр саны 232 243кә җитте. Бу сан белән Русия дөньяда АКШтан кала икенче урынга менде. Барлыгы 2116 кеше үлгән, 43 512 кеше савыккан диелә.
12 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры Рәфис Корбанның "Керпе дусларын эзли" спектаклен (16:00) күрсәтә.
Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклен (16:00) тәкъдим итә.
Бүген Дөнья татар яшьләре форумы үзенең Instagram-ында "Татар телен өйрәнү платформалары" турында Римма Гомәрова (Мәскәү), Альбина Ишморзина (Петербур) һәм Зөһрә Вилданова (Казан) белән туры эфирда (18:00) сөйләшә.
Уфаның "Ихлас" мәчете тарихчы Марсиль Фаршатов белән интервью тәкъдим итә. Фаршатов ишан Зәйнулла Рәсүлевнең улы Гәбдерахман Рәсүлев турында сөйли.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры "Уникенче төн" һәм "Гыймади маҗаралары" спектакльләрен тәкъдим итә.
Башкортстанда җәмәгать урыннарында битлек һәм бармакча кимәүчеләрне штрафка тартачаклар
Башкортстан парламенты – Корылтай республикада битлекләр һәм бармакчалар кию тәртибен бозган өчен җәза күләмен билгеләде. Җәмәгать урыннарында битлексез, бармакчасыз йөрүчеләр 1 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Бу хәл тагын кабатланса, штраф 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр булачак.
Бүген Башкортстанда “үзизоляцияләнү” тәртибе йомшартылды, ләкин шул ук вакытта иҗтимагый урыннарда битлекләр һәм бармакчалар киеп йөрүне таләп итүче режим гамәлгә керде.
Башкортстанда тагын җиде хастаханә карантинга ябылды
Бу турыда Роспотребназдорның республикадагы вәкиле Венер Изикәев белдерде. Караидел, Тәтешле, Красноусольскида үзәк район хастаханәләре, Кушнарен районы хастаханәсенең хирургия бүлеге, Ишембай үзәк хастаханәсендә хирургия һәм терапия бүлекләре, республика туберкулезга каршы хастаханәнең Ишембайдагы филиалы һәм Стәрлетамак шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылган.
Шул үк вакытта 12 майдан Уфадагы Республика клиник хастаханәсе (РКБ) элекке эш тәртибенә кайта. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, РКБның терапия, хирургия һәм бала тудыру бүлекләре үз юнәлешләрендә пациентларны кабул итә башлаячак. Коронавируслы авырулар РКБның аерым бинасында дәваланачак.
Татарстанда тагын бер кешенең коронавирустан үлүе расланды
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны җидегә җитте. 11 майда Чаллыда 52 яшьлек ирнең үлеме турында рәсми хәбәр ителде.
Ул 29 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастахнәсенә китерелгән, 4 майда 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Анда COVID-19 инфекциясенең авыр формасы булган, үпкәләре шешкән. 6 майда үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган. Ирнең хроник авырулары булган диелә.