Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 300 меңнән артты
Татарстанда узган тәүлектә тагын 75 кешедә коронавирус рәсмән расланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Республикада барлыгы 2475 кешегә коронавирус йоккан, 1452 кеше савыккан. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Алдагы көннәрдә республикада коронавирустан сигез кеше үлгән иде.
Башкортстанда узган тәүлектә 88 кешедә COVID-19 расланган. Республикада яңа вирус барлыгы 2335 кешедә рәсмән теркәлгән, 714 кеше савыккан. Соңгы тәүлектә тагын бер кешенең үлеме турында әйтелә. Эпидемия башыннан бирле республикада 18 кеше коронавирустан үлгән.
Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 8764 кешегә арткан, 135 кеше үлгән. Барлыгы 308 705 кеше коронавирус йоктырган, 2972 кеше үлгән, 85 392 кеше савыккан.
Татарстан коронавирус үлемнәре иң аз булган төбәкләр арасында аталды
Татарстан Тамбов һәм Свердловски өлкәләре белән бергә COVID-19 китереп чыгарган үлемнәр иң азы булган төбәкләр өчлегендә. Бу хакта Федерация Шурасында чыгышында Русия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткән.
“Бүгенге көндә COVID-инфекциясеннән үлемнәр күрсәткече Русиядә 0,95 процент тәшкил итә, бу тулаем дөнья күрсәткеченнән сизелерлек кимрәк. Иң түбән күрсәткеч диясем килә” дигән Голикова.
Русия төбәкләре арасында коронавирус белән авыручылар һәм аннан үлүчеләр нисбәте ягыннан Тамбов, Средловски өлкәләре һәм Татарстанның күрсәткечләре түбән булуы әйтелде.
Тамбов өлкәсендә 20 майга бу күрсәткеч 0,23 процент (2154 йогышлану очрагына 5 үлем туры килә), Свердовски өлкәсендә - 0,25 процент (3134 очракка 8 үлем) һәм Татарстанда - 0,32 процент (2475 очракка 8 үлем).
Дөнья банкы: коронавирус сәбәпле 60 млн кеше фәкыйрьлеккә төшәргә мөмкин
Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган икътисади кризис аркасында бөтен дөнья күләмендә 60 мле кеше “соң чиктәге фәкыйрьлек” хәленә төшәргә мөмкин. Бу турыда Дөнья банкы җитәкчесе Дэвид Малпас белдергән, аның белдерүе оешманың сайтында дөнья күргән.
“Безнең бәяләү нигезендә, 60 миллионга кадәр кеше соң чиктәге фәкыйрьлек шартларында яшәргә мәҗбүр булачак, бу безнең соңгы өч елда фәкыйрьлеккә каршы көрәштә ирешкән алга китешне юкка чыгара”, дигән Мэлпас.
Дөнья банкы билгеләмәсенә ярашлы, көнлек кереме 1,9 доллар һәм аннан кимрәк булган кешеләр “соң чиктәге фәкыйрьлек” хәлендә яши дип санала.
Моннан тыш, оешма 2020 елда дөнья икътисады минус 5 процентка кадәр рецессия кичерер дип фаразлый.
20 майда онлайн тамашалар
Азатлык пандемия чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге миллия яшьләр театры "Исәнме, әни!" спектаклен (17:00) күрсәтә.
Бүген Мәскәүдәге "Татар штабы" оешмасы үзенең Instagram-да "Чәкчәк" Пермь татар яшьләре оешмасы рәисе Рөстәм Галимов белән туры эфирда очрашу (18:30) уздыра.
Башкортостанның Бүздәк районында урнашкан татар этнография музее буенча экскурсия карап була.
Галиәсгар Камал исемендәге татар драма театры үз сәхифәсендә Салават Юзиевның "Үт күршеләр" спектаклен тәкъдим итә.
Татарстанда Ураза гаете онлайн узачак
24 майда Ураза гаете бәйрәме Live форматында узачак. Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарга шундый мөрәҗәть белән чыкты. Белдерү тексты мөфтият сәхифәсендә эленгән. Әлеге мөрәҗәгать мөхтәсибләргә аерым җиткерелгән.
"Татарстан диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен "ТНВ" телеканалы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм "Хозур ТВ"ның YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак", диелә Камил Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.
Татарстан мөфтие халыкны мәчетләргә бармаска һәм сабыр итәргә чакыра.
Тәлгать Таҗетдин мөселманнарны Ураза гаетендә мәчетләргә җыелмаска чакырды
Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин мөселманнардан Ураза гаетенә мәчетләргә җыелмауларын сорады.
“Рамазан тәмамлана. Ул гади шартларда түгел, ә пандемия шартларында тәмамлана. Рамазан ае үзе дә карантин шартларында узды. Илебезнең президенты һәм төбәкләр җитәкчеләре бу пандемия белән көрәшкә зур игътибар бирә, шуңа күрә без дә бу көрәштә катнашырга тиеш” диде Таҗетдин.
Мөфти сүзләренчә, гает көнне мәчетләргә санаулы кешеләр генә киләчәк, бу имамнар һәм мәчет хезмәткәрләре булачак. Калган мөселманнар өчен Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать җидедән БСТ каналында, аннары Русиянең Беренче каналында Ураза гаетеннән трансляция булачак.
Әлмәт кешесе җәмәгать урынында битлек кимәгән өчен кулга алынган
Әлмәт шәһәре мәхкәмсе җәмәгать урынында битлек кимәгән өчен 30 яшьлек ир-атны кулга алган. Мәхкәмә карары белән аңа өч тәүлек сак астында тоту җәзасы бирелгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу кешене рейд вакытында полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм патруль машинасына баруын таләп иткән. Ләкин тоткарланучы моны эшләүдән баш тарткан һәм “каршылык күрсәткән” диелә.
21 май иртәсе хәбәрләре:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 5 миллионнан арткан. 323 мең кеше үлгән, 1 миллион 899 мең кеше савыккан.
- Иң күп кеше авырган илләр: АКШ (1 миллион 551 мең), Русия (308 мең), Бразилия (291 мең), Британия (249 мең), Испания (232 мең), Италия (227 мең).
- Адыгея республикасында кеше күмүдә 500ләп кеше катнашкан, шуннан соң 155 кешедә COVID-19 расланган. Район башлыгы вазифасыннан киткән.
- Төркия 20 майдан үз дәүләт чикләрен 31 ил ватандашы өчен, шул исәптән Русиягә дә ача. Башлангыч чорда килүчеләргә медицина хезмәте генә ачык. Русиялеләр Төркиягә Русия чикләре ачылгач кына бара алачак.
- Греция премьер-министры Кириакос Мицотакис Греция "бөтен дөньяга коронавирус таралуына каршы ничек көрәшергә кирәклеген күрсәткәнен" белдерде. Аның сүзләренчә, илдә туристик сезон июнь уртасыннан башлана ала.