Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Фәттахов Росмолодежьдан киткән


Дамир Фәттахов
Дамир Фәттахов

"Бизнес Online" мәгълүматынча, Фәттахов бу вазифасыннан Росмолодежьга яңа җитәкчелек килгәнгә китә. Әлегә кая китүе билгеле түгел.

Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов вазифасыннан киткән. Моны ул "Бизнес Online" басмасына раслаган.

"Әйе, төгәллим. Әлегә ялга китәм", дигән Фәттахов басмага. Росмолодежьда җитәкче урынбасары вазифасында ул 2021 елдан эшләде. Әлегә аның кайда күчәчәге билгеле түгел.

Быел 14 августта Росмолодежның башлыгы Ксения Разуваева эз теләге белән эшеннән киткән иде. Басма әле ул чакта ук Фәттахов та вазифасыннан китәргә мөмкин дип язды.

Үзенең Telegram-каналында Фәттахова Росмолодежь җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, "өч ел элек куелган бурычлар үтәлде", дип язып чыккан.

Басма мәгълүматынча, Фәттахов бу вазифасыннан Росмолодежьга яңа җитәкчелек килгәнгә китә. 14 сентябрьдә оешма җитәкчесе итеп моңарчы "Беренчеләр хәрәкәте"н җитәкләгән Григорий Гуровны куйдылар. Ә "Беренчеләр хәрәкәте" белән хәзер Украинага каршы сугышта катнашкан, Казан танк училищесын бетергән 35 яшьлек Артур Орлов җитәкли.

Росмолодежьда эшләгәнче Фәттахов 3 ел буе Татарстан яшьләр эшләре министры булып торган иде.

Элегрәк яңа оешмада совет чорындагы кебек октябрят, пионер һәм комсомол рәвешендә бүленеш булачак һәм аны ихтимал Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов җитәкләячәк диелгән иде.

  • Фәттахов 1979 елда Казанда туган. Казан юридик институтын (юрист), Мәскәүдә "Сколково" идарә мәктәбен, Казан федераль университетын ("финанс һәм кредит") тәмамлаган.
  • Татарстанның яшьләр министры итеп 2018 елның июнендә билгеләнде. 2016 елдан ул Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары иде. 2009 елдан Казанның Киров районы, 2010 елдан Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы булды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG