Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума балалар өчен "җимергеч әдәбият" белән көрәшергә чакыра


Кристина Беллемо һәм Вероника Руффатоның "Солдатчык" китабы тышлыгының бер өлеше
Кристина Беллемо һәм Вероника Руффатоның "Солдатчык" китабы тышлыгының бер өлеше

"Солдатчык" дигән китап мисалга китерелә. Бу әсәрдә баш каһарман тыныч тормыш хакына сугыштан баш тарта. Депутатлар каһарманны әсәрдә "дезертирлык" өчен җавапка тартмаганнар, мондый әсәрләр "безнең балаларда беркайчан да каһарман тәрбияләмәячәк", ди.

Русия думасының гаиләне яклау комитеты балалар өчен "җимергеч әдәбият" белән көрәшергә чакырып хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта RTVi каналы һәм "Коммерсантъ" җиткерә.

Комитет башлыгы Нина Останинаның вице-премьер Дмитрий Чернышенкога язган хатында әйтелгәнчә, балалар китапларының өчтән икесе гаскәрдә хезмәт итүдән баш тарту, "киләчәккә битараф карау", җәмгыятьтәге традицион гендер рольләрен үзгәртү кебек "тискәре карашлар" формалаштыра.

Китап авторлары әсәрләрендә рухилыкка игътибар итми һәм кешеләрнең кимчелекле яклары нормаль кебек күрсәтелә, дип ышандыра депутатлар.

Бу нәтиҗәне Язучылар берлегенең тикшеренүен нигез итеп алып ясаганнар. Берлек Русиядә чыгарылган 930 балалар әсәрен анализлаган. Мәсәлән Италия язучылары Кристина Беллемо белән Вероника Руффатоның "Солдатчык" дигән китабы мисалга китерелә. Бу әсәрдә баш каһарман тыныч тормыш хакына сугыштан баш тарта.

Хөкүмәткә мөрәҗәгать язучылар искәртүенчә, китапта каһарманны "беркем дә дезертирлыкта гаепләмәгән". Комитет Русиядә дезертирлык өчен җинаять җаваплылыгы бар һәм Конституциягә ярашлы, ватанны саклау - ил ватандашының бурычы, дип искәрткән.

Дептутлар мондый начар мисал "безнең балаларда беркайчан да каһарман тәрбияләмәячәк", ди. Әсәрләрне цензура аша уздыру өчен алар язучыларны, психологларны һәм "яшь, заманча ата-аналарны" чакырырга тәкъдим итә.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Быел җәй Татарстанның балалар аланнарында совет классикасын, "Татаркино"ның заманча фильмнарын һәм гаилә кыйммәтләре, спорт, галәм турындагы заманча Русия фильмнары күрсәтергә тәкъдим ителгән иде. Русия мәгариф министрлыгы киңәш иткән совет классикасы арасында "Сугыш һәм тынычлык", "Тыныч Дон" кебек мәктәптә укый торган китаплар нигезендә төшерелгән фильмнар да, "Чучело", "Кечкенә Вера" драмасы, "Бриллиант кул" комедиясе дә бар.
  • Шулай ук җәйге аланнарда сүгенү сүзләре булган, "яшерен мәгънә" йөртүче җырларны һәм "ят агентлар"ның җырларын уйнатырга ярамый диделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG