Бүген, 14 ноябрьдә, Русия думасына "ят агент"ларга авторлык һәм чиктәш хокуклардан керемнәр алуны катлауландыручы канун өлгесе кертеләчәк. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Дума рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, канун "ят агент"ларга интеллектуаль эшчәнлекләре: сәнгать, әдәбият әсәрләре, фонограммалар, фәнни эшләр, уйлап тапкан әйберләре һәм тауар билгеләре өчен түләүләрнең аерым тәртибен кертүне күз уңында тота.
Володин сүзләренчә, хәзерге вакытта "ят агент" дип 491 кеше табылган.
"Аларның күбесе чит илдә яши, әмма Русиядән авторлык өчен түләүләр ала. Илебезне, аның ватандашларын мыскыллауларын да дәвам итәләр. Оялмыйча, килгән акчаларны шул исәптән Украина кораллы көчләренә ярдәм итүгә тотулары турында сөйлиләр. Бу — юл куярга ярамый торган хәл", диелә хәбәрдә.
Володин әйтүенчә, канун өлгесе иҗади эшчәнлектән керемнәрне "ят агент" ачкан махсус рубль хисабына җибәреп барырга тәкъдим итә. Мондый хисап ачу мәҗбүри булачак. Әгәр "ят агент" хисапны үзе ачмаса, моны гонорар түләүчесе эшләргә тиеш булачак, дип аңлаткан ул.
"Махсус хисаптагы акчаларын "ят агент"лар бары тик бу статуслары гамәлдән чыгарылгач кына куллана алачак. Мәхкәмә карары нигезендә акчаларны бюджетка җибәрү мөмкин", дигән Володин. Аның әйтүенчә, киләсе атнада канун өлгесен беренче укылышта карый башларга ниятлиләр.
Икенче укылышка исә "ят агент"ларның милкен сатудан, арендага бирүдән килгән керемнәрен махсус хисапка җибәреп бару белән бәйле өстәмә нормалар әзерләү ниятләнә.
Быел мартта Башкортстан Корылтае "ят агентлар"ның керемнәрен чикләү турында канун өлгесе әзерләгән иде. Аның авторлары "ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саный. Канун өлгесендә каралганча, "ят агент"ка акчаларын Русиянең берәр дәүләт банкында ачылган махсус хисапка җибәреп торырга тиешләр. Акча килгәч, банк аның минималь хезмәт хакы күләме кадәр өлешен генә калдырып, калганын автомат рәвештә Русия кеременә күчереп куярга тиеш булачак.
- Элегрәк Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "кимсетә" торган "ят агентлар"га авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер белдерде.
- Шулай ук быел Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла.
Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте. Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.
- Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерийлары канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
- 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум