Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Азатлык журналисты Алсу Кормашны азат итәргә чакырды


Алсу Кормаш мәхкәмә залында
Алсу Кормаш мәхкәмә залында

Европа берлегенең тышкы эшләр һәм иминлек сәясәте югары вәкиле Жозеп Боррель Русия хакимиятләрен Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны (Кормашны) кичекмәстән азат итәргә чакырды.

"Русия хакимиятләре журналистларның иминлеген һәм аларның сүз ирегенә хокукын тәэмин итәргә, шулай ук, аларны эзәрлекләүне туктатырга тиеш", дип язды Боррель Х социаль челтәрендә.

13 декабрьдә Русия тикшерүчеләренең Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашевага яңа җинаять эшенең ачылуы турында билгеле булды. Ул 18 октябрьдә Казанда нигезсез тоткарланган иде.

"Ят агент" статусы белән бәйле ялган гаепләүләрдән соң Кормашевага Русия Җинаять кодексының Русия армиясе турында "фейклар" тарату мәддәсе (207.3 маддәнең 2нче бүлеге) нигезендә яңа эш ачылды. 11 декабрьдә ачылган әлеге эш 2022 елда чыккан "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы белән бәйле диелә. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. Бу журналистка ачылган инде өченче җинаять эше. Әлеге җинаять эше нигезендә аңа 10 елга кадәр төрмә яный ала.

"Без Русия хакимиятләренең Алсуга өстәмә гаепләүләр белдерүеләрен кискен хөкем итәбез", диде Азат Европа/Азатлык радиосы президенты вазтфасын башкаручы Джеффри Гедмин.

"Журналистика - җинаять түгел. Бу кырыс эзәрлекләүне туктатырга вакыт. Алсу инде сигез ай гаделсез рәвештә тоткарланган килеш гаиләсеннән аерылган хәлдә", диде ул.

Алсуның ире, "Настоящее время" телеканалы мөдире Павел Буторин да хатынын иреккә җибәрүне таләп итә.

"Путин күптән түгел Русиядә тулы канлы репрессияләр кабатланырга тиеш түгел диде. Кирилл атакай русияләр хәзер "чынлап та азат илдә яши" диде. Шул ук вакытта төрле саннарга караганда, меңләп кеше Русиядә сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Алсуны азат итегез һәм балалары янына җибәрегез. Соңрак әзрәк гафу үтенергә туры килер", дип язды Буторин.

  • Икенче җинаять эше нигезендә, федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде.
  • БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG