Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентына сайлауларда катнашуын "ташларга намусы кушмау" белән аңлатты


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Шул ук вакытта әлегә ул республика парламентын җитәкләү мәсьәләсендә өздереп кенә җавап бирә алмый. Үзенә 77 яшь булуын исәпкә алып, "бу мәсьәләне ныклап өйрәнергә, республика президенты белән сөйләшергә кирәк" ди. 

Татарстан Дәүләт шурасының VI чакырылыш эшчәнлегенә йомгак ясалган матбугат очрашуында аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентына сайлауларда ни өчен катнашачагын аңлаткан. Әмма бу юлы да республика парламентын җитәкләрме - монысына тәгаен җавап бирмәгән.

Ул "Бердәм Русия"нең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе буларак беренчел тавыш бирүләрдә актив катнашып, үз фиркасенә тавышлар җыюны - үзенең бурычы дип атаган. "Югыйсә үземне хөрмәт итми башлар идем" дигән. Шулай ук янәсе аны "ил өчен авыр чорда куак арасына кереп качарга ниятлисең икән, син - намуссыз", дип әйтеп тә оялтканнар.

"Хушыгыз, парламент эшчәнлеген төгәлләде, соңгы утырышларны үткәрдем, бүләкләрне тапшырдым һәм мин ял итәм, дип тә әйтә алыр идем. Тик бөтен нәрсәне болай ташларга намусым һәм тәрбиям кушмый. Шуңа күрә кешеләр "Мөхәммәтшин курыкты, ташлады, бөтен кеше җиңелен тели, пенсиядә утырасы килә", дип әйтмәсен өчен мин дә намзәтемне тәкъдим итәргә булдым", дигән ул. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин "хакимияткә атлыгып тора торган кеше түгелмен" дигән. "Әлбәттә, үземнең кайбер тәҗрибәләремне VII чакырылыш депутатларына тапшырасы килә. Иң мөһиме кешеләр "Аңа җитте инде. Туйдырды", дип әйтми", дигән. Тик әлегә парламентны җитәклим дип өздереп әйтмәгән.

Мөхәммәтшин үзенә 77 яшь булуын исәпкә алып, "бу мәсьәләне ныклап өйрәнергә, республика президенты белән сөйләшергә кирәк" дигән.

  • Былтыр язгы сессия тәмамлану уңаеннан узган матбугат очрашуында Мөхәммәтшин 2024 елда узачак чакырылышта үз вазифасын калдырырга мөмкин булуын әйткән иде.
  • "Хатыным миңа "Җитте сиңа, Фәрит", диде. Мөгаен, мин үз намзәтемне чыгармам. Вазгыятькә карарбыз. Мин Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшәчәкмен. Әгәр дә мин калмасам, парламент депутаты һәм рәисе итеп сайланачак кешене әзерләргә кирәк булачак дип уйлыйм", диде ул.
  • Фәрит Мөхәммәтшин — Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, Татарстан халыклар ассамблеясе рәисе, "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге секретаре.
  • Ул җитәкчелек иткән 1990нчы еллар чорында парламентта Татарстан Конституциясе һәм башка дәүләтчелеккә бәйле кануннар кабул ителде. Соңгы елларда Дәүләт шурасы татар телен ихтыяри укытуга күчерде, Конституцияне федераль кануннарга яраклаштырды, төп кануннан "суверенитет", "шартнамә" төшенчәләрен бетерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG