Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзеде. Алар арасында блогер, активист Ильяс Байгускаров та бар. Бүген сезне аның белән якыннанрак таныштырабыз.
Соңгы атналарда булган вакыйгаларга кадәр Ильяс Байгускаров блогер, активист һәм Уфадагы "Карасакал" дигән этник чәчтарашханәгә нигез салучы буларак кына билгеле иде. 2018 елдан алып ул Ильяс Байғусҡар исеме белән үзенең Instagram-сәхифәсен алып бара. Анда Башкортстан турында туган якны өйрәнү язмалары һәм мәдәни материаллар чыгарды, республикада файдалы казылмалар чыгарудан соң туган экология проблемнарын яктыртты, авыл мәчетләрен төзүгә акча җыйды.
Үзенең Instagram-ында активист шулай ук башкорт милли хәрәкәте һәм Башкортстан автономиясе тарихы турында язды, аклар ягында сугышкан башкорт мөһаҗирләре турында видео чыгарды һәм Рус дәүләтенең Көньяк Уралны колонияләштерүе нәтиҗәләренә фикер белдерде.
Мәсәлән, 2023 елда ул декабрист Павел Пестельнең әйткән сүзләрен искә алган: "Таулар арасында яшәүче башкортларны гаскәр белән түгел, аракы белән юк итәргә кирәк". Хәзерге вакытта аның җиде меңгә якын язылучысы булган блогын вакытлыча хатыны Илина Исхакова алып бара.
Башкортстаннан читтә дә танылу Байгускаровка 2023 елның җәендә килде, ул республика башкаласының активистлар телендә "Башкорт" борынгы шәһәре дип атала торган тарихи мирасы - "Уфа II" шәһәрчеген яклауда катнашты. Шәһәрчекнең биләмәләрен тарихи музее булган археологик паркка әйләндерү ниятләнә иде, әмма соңрак җирле хакимиятләр аны чиркәү төзелешенә тапшырды.
Байгускаровның хакимиятләр һәм шәһәрне яклаучы активистлар арасындагы низаг турындагы видеосы журналист Ксения Собчакның "Кровавая барыня" Telegram-каналында чыкты. Аны 350 меңнән артык тапкыр карадылар.
— 2006 елда археолог Нияз Мәҗитов монда казу эшләре алып барды, ул чакта Русиядәге бөтен тарихи җәмгыять 1500 еллар элек биредә элекке Башкорт шәһәре булуын таныды. Ул Евразиянең бу җирлектәге иң борынгы шәһәрләреннән берсе булган. Хәзер Башкортстан хөкүмәте монда православ чиркәве һәм парк төземәкче. Башкортстан җәмәгатьчелеге һәм активистлар бу төзелешкә каршы чыга, бер ай эчендә ике флешмоб үткәрделәр, 200ләп кеше җыйдылар. Бу конфессияара да, милләтара да низаг түгел, ә археологик-тарихи низаг, чөнки кешеләр бу урында теләсә нинди корылма төзелүгә каршы чыга, — дип сөйләгән иде активист үзенең ролигында.
Соңрак Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чиркәү урынына борынгы шәһәрчек янында археологик депозитарий - "казылмалар өстенә пыяла панельләрдән матур объект" төзеләчәк дип белдерде. Шулай итеп, активистларның таләпләре канәгатьләндерелде.
2024 елның гыйнварында Ильяс Байгускаров Башкортстанның көньяк-көнчыгышындагы Баймак районы үзәгендә протест чараларында катнашты. Ул чакта меңнәрчә кеше милли активист Фаил Алсыновны хуплау өчен урамга чыккан иде.
Халыкта бик популяр булган Алсыновны яклап Башкортстанда бер атна эчендә барлыгы өч каршылык чарасы үтте. Беренче икесе 15 һәм 17 гыйнварда Баймакта үткән булса, 19 гыйнварда кешеләр Уфада Салават Юлаев һәйкәле янына җыелды.
Алсыновны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Башкортстандагы каршылык чараларында полициянең көч куллануын тикшерергә чакырды.
Активистның бертуганы, психолог һәм коуч Илгиз Байгускаров "Пруфы" басмасына әңгәмә биргән. Ул элегрәк Ильяс Байгускаровның Алсынов катнашындагы берничә чарада һәм халык җыеннарында булуын, шуңа аңа чыгарылган хөкем карарын гадел дип санамаучы тарафдарлары төркеменә кушылуын әйткән.
Шул ук вакытта туганы әйтүенчә, протест булган көнне Байгускаров "читтә торган", әмма аны тоткарлаганнар. Тиздән аны җибәргәннәр һәм тәртип саклау оешмалары вәкилләре белән әңгәмәдән соң активист каршылык белдерүче башка кешеләрне таралырга чакыра башлаган. Ул халык алдында мондый киңкүләм хуплау чарасы үткәрү Алсыновның үзенә зыян салырга мөмкин дигән.
Шуңа карамастан Байгускаровны соңрак тагын бер тапкыр тоткарлыйлар. Аңа "җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозган" өчен (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе, 2 өлеше) җиде тәүлек сак астында калу карары чыгаралар.
Бу вакыт узганнан соң, блогерны кабат мәхкәмәгә чакырталар һәм бу юлы инде җинаять эше нигезендә сак астына җибәрәләр. Байгускаровны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) гаеплиләр. Активистның адвокаты Радмир Саниев фикеренчә, бу — канунсыз, чөнки бер үк гамәл өчен кешене берьюлы административ җаваплылыкка да, җинаять җаваплылыгына да тарту тыела.
Җинаять эше белән бәйле беренче утырыштан соң Ильяс Байгускаров SOTAvision журналистына процесс вакытында "буталчыклар күп иде" дип әйткән. Адвокаты хөкемдарга беркетмәдәге күп санлы хаталарны һәм туры килми торган урыннарны күрсәткән һәм аның текстын мәхкәмә барган вакытта төзәтеп барганнар.
Шулай ук активист әйтүенчә, җинаять эше ачу өчен видео-язмалар сәбәп булган, янәсе ул видеоларда Ильяс "Хәбировны вазифасыннан алрга", дип кычкырган. Ләкин тикшерү чынлап та аның шундый сүзләр әйтүе төшерелгән бер генә видеоны да күрсәтә алмаган. Мәхкәмәдә Байгускаровның митинг оештыруда катнашуын раслардай шаһитлар дә булмаган, ул үзе дә моны кире кага.
21 гыйнварда активистның туганы Илгизнең каналында Байгускаровлар гаиләсенең мөрәҗәгать видеосы чыкты. Анда аның тагын өч бертуганы һәм әти-әнисе бар. Нигездә Ильяска ачылган җинаять эше турында җентекләп Илгиз сөйли. Гомумән ул Баймактагы хәлләрдән соң беренче көннәрдә абыйсына гына түгел, башка күп кенә тоткарланучылар өчен дә иң мөһим хокукый, мәгълүмати һәм мадди ярдәм координаторы булды.
Илгиз туганының эзәрлекләнүен канунсыз дип саный, чөнки Баймактагы вакыйгаларны хакимиятләргә яки дәүләт корылышына каршы сәяси каршылык түгел иде, ә билгеле бер активистка теләктәшлек, аны хуплауны күрсәтү чарасы булды дип аңлата.
Шулай ук ул бу вакыйгаларда абыйсының тынычландыручы ролен уйнавын искәртә. "Аның Баймактагы халыкны тынычландырган видеосы бар. Ул гомумән Башкортстанда гаделлек булсын, халыкның бөтен катлаулары да чәчәк атсын дип тырышты".
Әтиләре Ирек Байгускаров фикеренчә дә Баймакта тәртип саклау оешмалары чыгарганчы тәртипсезлекләр булмаган: "Полиция куып тарата башлады һәм бу кешеләрне кулга алуга каршы торырга этәрде. Беренче провокацион гамәлләрне куәт оешмалары кылды", ди ул.
11 март көнне Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Диана Ардуанова Ильяс Байгускаровны 17 июньгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.
Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум