14 гыйнварда Мәскәүнең Савелев районы мәхкәмәсендә Казан федераль университетының (КФУ) элекке ректоры Илшат Гафуровның адвокаты Алексей Парамонов "29нчы комплекс" җинаятьчел төркеме лидерларыннан берсе Юрий Еременкодан кабат сорау алуны сораган. Бу хакта "Бизнес Online" яза.
Адвокат әйтүенчә, шаһит яңа мәгълүматлар сөйләгән, алар моңа кадәр мәхкәмәдә укылган җинаять эше материалларына каршы килә.
Адвокат Юрий Еременконың сөйләгәннәреннән өземтә китергән: ул төрмәдә утырган чакта күзендә катаракта барлыкка килүен, сукырая башлавын сөйләгән. Соңрак аның белән куәт оешмалары вәкилләре элемтәгә чыккан, әгәр дә Илшат Гафуровның Исрафиловның үтерергә әзерләнүен һәм 1999 елда үтертүен расласа, аңа операция ясаячакларын әйткән диелә.
"Мин аларда булган бу мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен, Гафуровның Алабугада Исрафиловны үтертергә әзерләнүгә һәм Мәскәүдә үтерүгә бернинди катнашы булмавын әйттем", дип сөйләгән Еременко.
Куәт оешмалары вәкилләре Гафуров эше белән бәйле тикшерүләр һәм мәхкәмәләр барган чорда Еременконы янәсе тикшерү изоляторына күчереп торачакбыз дип сүз биргән диелә, андагы шартлар Мордовия колониясеннән яхшырак.
Еременко ризалашкан, аны чынлап та Казанга күчергәннәр, сорау алулар да Казан да үткән.
"Операция генә кичектерелде дә кичектерелде. Тагын бер сорау гына калды, бездә булган тагын бер мәгълүматны гына расла да, операция ясаячаклар, дип әйтеп килделәр. Бу ике елга сузылды. Әле бер, әле икенче әйберне раслауны сорап яныма колониягә төрле хезмәткәрләр килде. Мин операциягә өметләнеп, бөтенесен расладым. Ниһаять мәхкәмәдә боларны расласам операция булачагын әйттеләр. Ышандыру өчен хәтта күзләрне тикшерттеләр", дип сөйләгән Еременко.
Әмма мәхкәмәдә биргән шәһадәттән соң иргә операция ясамаганнар диелә.
Хөкемдар Ольга Чистова адвокатның Еременкодан кабат сорау алу турындагы үтенечен канәгатьләндермәгән.
- Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарладылар.
- Былтыр декабрьдә мәхкәмә прокурор үтенечен канәгатьләндереп, аны 2025 елның 20 апреленә кадәр тикшерү изоляторында калдырды.
- Илшат Гафуров озак еллар дәвамында Алабуга мэры булып эшләде. 2010 елда кинәт кенә КФУ ректоры итеп билгеләнде. Аның артында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тора дигән сүзләр күп йөрде. 2012 елда "Новая газета"да күләмле мәкалә дөнья күрде. 2021 елда Азатлыкка биргән әңгәмәсендә мәкалә авторы, журналист Ирек Мортазин аны инде тугыз ел элек тоткарларга тиешләр иде дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум