Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевның Ермак җитәкчелегендәге делегациясе Трамп киңәшчеләре белән очрашкан


Андрей Ермак
Андрей Ермак

The Wall Street Journal чыганакларының берсе әйтүенчә, Киев Вашингтонга үзенең тынычлыкка әзер булуы турында хәбәр итмәкче, әмма бу "тотрыклы тынычлык" булырга тиеш. "Вакытлы тынычлык АКШ яки Украина мәнфәгатьләренә туры килми", дигән чыганак.

4 декабрь көнне президент офисы җитәкчесе Андрей Ермак җитәкчелегендә Украина делегациясе АКШка президент итеп сайланган Дональд Трампның булачак хакимияте вәкилләре белән очрашкан. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Reuters агентлыгы яза.

Агентлык мәгълүматынча, Ермак үзен озатып барган затлар белән берлектә Трампның дәүләт иминлеге киңәшчесе итеп билгеләнгән Майк Уолтц белән, шулай ук отставкадагы генерал, АКШның Украина белән бәйле махсус вәкиле Кит Келлог белән сөйләшүләр үткәргән. Бу очрашуның нечкәлекләре турында әйтелми.

Келлог Русия һәм Украина арасында тынычлык шартларына кагылышлы тәкъдимнәре белән атаклы. Ул хәзерге фронт сызыгында низагны туңдырып торуны һәм Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне өлешчә гамәлдән чыгаруны күз уңында тота. Шул ук вакытта Келлог әгәр дә Мәскәү солых шартларына риза булмаса, Американың Киевка ярдәмне нык арттыру ихтималын карый.

20 гыйнварда вазифасына керешәчәк Трампның хакимияте әлегә рәсми рәвештә тынычлык тәкъдимнәре ясамады. Трамп хакимияткә килсә Русия белән Украина арасындагы низагны 24 сәгать эчендә тәмамлаячагын берничә тапкыр әйткән иде. Шул ук вакытта ул нәрсә ниятләвен әйтмәде.

The Wall Street Journal чыганаклары ышандыруынча, Ермак Вашингтонга Трамп киңәшчеләре белән мөнәсәбәтләрен җайлау өчен килгән. Басма чыганакларының берсе әйтүенчә, Киев Вашингтонга үзенең тынычлыкка әзер булуы турында хәбәр итмәкче, әмма бу "тотрыклы тынычлык" булырга тиеш. "Вакытлы тынычлык АКШ яки Украина мәнфәгатьләренә туры килми", дигән чыганак.

Ноябрь ахырында Украина президенты Владимир Зеленский әгәр дә Украина НАТОга чакырылса, ул очракта басып алынган җирләрен азат итми генә дә атышны туктатырга риза була ала, дип әйткән иде. Тынычлык килешүе хакына Киев Русия басып алган җирләрдән баш тартырга әзер түгел, әмма ул җирләр соңрак "дипломатик юл белән" кайтарыла ала" диде ул.

Шулай ук Көнбатыш медиа чыганаклары Трамп Русия белән Украина арасында буфер зонасы булдыруны тәкъдим итәргә мөмкин дип фаразлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG