Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курски янындагы сугышларда Русиядәге асаба халык – керекларның соңгы вәкилләренннән берсе һәлак булган


2002 елгы җанисәптә үзен кереклар дип — 8 кеше, 2010 елда — 4 кеше яздырган булган. 2021 елда 23 кеше яздырган, әмма керек телен беләм дип дүрт кеше генә әйткән.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында, Курски өлкәсе янындагы хәрби хәрәкәтләрдә Русиянең бетеп баручы асаба халкы – керекларның соңгы вәкилләреннән берсе һәлак булган.

Иван Таймагырның үлүе турындагы мәгълүмат "ВКонтакте"дагы "Погиб на СВО" төркемендә чыккан.

"Бу Русиянең мәдәни мирасы өчен кире кайтаргысыз югалту. 2024 елның 13 сентябрендә Курски өлкәсендәге хәрби хәрәкәтләрдә фаҗигале төстә кереклар халкының вәкиле – Иван Таймагыр һәлак булган, ул биредә диңгез пехотасының 810нчы аерым бригадасында хезмәт иткән. Аның гомере 56нчы яшендә өзелгән, ул үзеннән соң югалту ачысы гына түгел, аның үлеменнән соң үлеп баручы халыкның вәкиленең тарихы да тәмамлануын аңлау хисе калдырды", диелә хәбәрдә.

"Русь сидящая" хокук яклау проекты җитәкчесе Ольга Романова үзенең Telegram-каналында моңа фикер белдерде.

"Кереклар – Русиянең иң аз санлы халкы. 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбендә алар нибары дүрт кеше генә булган. Шуларның берсе Иван Таймагыр украиннарны "денацификацияләргә" киткәч, канлы штурмнарның берсендә юк ителгән. Бәлки дә бу Җир шарындагы соңгы керек булгандыр. Кешеләрне ашаучы ил үзенең халыклар турында ничек "кайгырта" белүен күрсәтә: хәтта юкка чыгып бара торган этносларны да "кул астындагы чималга" әйләндерә. "Артык" кешеләр, "артык" этнослар...", дип язган ул.

Википедиядәге мәгълүматларга күрә, кереклар (алар үзләрен аӈӄалҕакку – "диңгез буе кешеләре", каракыкку дип атый) — Русиядәге палеоазиат халыкларның берсе. 2002 елгы җанисәптә үзен кереклар дип — 8 кеше, 2010 елда — 4 кеше яздырган булган. 2021 елда 23 кеше яздырган, әмма керек телен беләм дип дүрт кеше генә әйткән.

1959 елда кереклар 100ләп кеше булган, XX гасырда алар Чукотка автоном бүлгесенең Беринговски районындагы торак пунктларда яшәгән. Кереклар чукчалар белән катнаш яшәгән һәм алар тарафыннан ассимиляциягә дучар булган.

  • Моңа кадәр Мәскәүнең Украинага һөҗүмендә асаба халыкларның вәкилләре аеруча күп кырылуы, алгы сафка сугышырга нәкъ менә аларны җибәрүләре турында төрле тикшеренүләр чыккан иде.
  • Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин бу проблемны Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата. "Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам", диде ул Азатлык радиосына.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 3458, Башкортстаннан кимендә 3740 кеше һәлак булган.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG