Бу атна Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазифасына керешүгә 15 ел тулды. Бу еллар дәвамында республика икътисад өлкәсендә һәм халыкара чараларны үткәрүдә шактый зур уңышларга иреште. Шул ук вакытта Миңнеханов вазифасы хәзер рәсми рәвештә "рәис" дип атала, федераль бюджетка салымнарның яртысы түгел, ә инде өчтән ике өлеше китә. Татарстанда көч структуралары, сәнәгать оешмалары һәм мәктәпләрдә татар теле укытылу сәгатьләре "федераллар" кулында. Миңнеханов идарә иткән чорда Татарстан тагын нәрсәләрне югалтты? Idel.Реалии әзерләгән язманы татарча тәкъдим итәбез.
— Сез республиканы яхшы хәлдә кабул итәсез. Бәлки, бу кыенлыктыр, чөнки республика начар хәлдә булса, һәр кечкенә уңыш та күренеп торыр иде. Ә хәзер, үсеш дәрәҗәсе югары булганда, уңышларга ирешү шактый катлаулырак, — дигән иде Идел буе федераль бүлгесенең ул чактагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Рөстәм Миңнехановка. Ул көнне, 2010 елның 25 мартында Миңнеханов Татарстан президенты вазифасына кереште.
Миңнеханов ант китерде. Ул "Татарстан Республикасы халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, ватандашлар хокукларын һәм ирекләрен, дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә", шулай ук Русия Конституциясе һәм Татарстан Конституциясен үтәргә ант итте. Миңтимер Шәймиев аңа президент штандартын – алтын каймалы һәм республика туграсы төшерелгән Татарстан байрагын тапшырды.
Шул рәвешле, Миңтимер Шәймиевнең 20 еллык хакимият чоры тәмамланды (ул Татарстан президенты вазифасына 1991 елда кереште, ә аңа кадәр Татарстан АССР Югары Шурасы рәисе иде).
Миңнеханов Татарстан белән инде 15 ел идарә итә. Һәм, күрәсең, көзен тагын биш елга сайланырга җыена. 2010 елда Миңнеханов республиканың президенты итеп турыдан-туры сайлаулар аша сайланмады (төбәкләрдә туры сайлау 2003-2012 елларда Владимир Путин тарафыннан гамәлдән чыгарылган иде). Ул вакытта аны бу вазифага Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары билгеләде. Аның намзәтен Русиянең ул чордагы президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде.
Бәхил бул, президент! Бәхил бул, суверенитет!
Миңнеханов ант китергән Татарстан Конституциясе 1992 елда кабул ителгән һәм әле Шәймиев чорында ук уннан артык тапкыр үзгәртелгән иде. Владимир Путин хакимияткә килгәч, федераль мәхкәмәләр республиканың төп канунындагы маддәләр Русия кануннарына туры килми дип белдерә башлады. Нәтиҗәдә, Татарстан Конституциясенең текстында республиканың суверенитеты шактый чикләнде. Моннан тыш, федераль үзәк Татарстан белән Русия арасында 1994 елда кабул ителгән беренче вәкаләтләр бүлешү Шартнамәсен озайтырга теләмәде. 2007 елда имзаланган яңа шартнамә күбрәк символик мәгънәгә ия булды.
Миңнехановның Татарстан президенты вазифасына керешкәннән соң, федераль үзәкнең республикага басымы дәвам итте. 2010 елның августында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров: "Русиядә дәүләт башлыгы исемен йөртергә бер генә сәясәтченең хокукы бар", дип белдерде. Ул үзе президент исеменнән баш тартып, республика "башлыгы" булды.
2010 ел ахырында Дәүләт Думасы яңа федераль канун кабул итте. Аңа ярашлы, Русия төбәгенең иң югары вазифаи затлары атамасында Русия башлыгы исемендәге сүзләр булмаска тиеш иде – ягъни төбәк җитәкчеләренә "президент" дип аталу тыелды. Татарстан бу канунны үтәүдән озак вакыт баш тартты, гәрчә төбәкләргә үз конституцияләрен һәм низамнамәләрен төзәтү өчен 2015 елга кадәр вакыт бирелгән иде. Соңрак Татарстан тагын бер елга кичектерүгә ирешә алды.
2015 елның көзендә Миңнеханов беренче тапкыр сайлауда катнашты һәм Татарстан президенты итеп сайланды. 2020 елда да шундый ук хәл булды. Миңнеханов президент вазифасының атамасы аңа ошавын әйтә иде, әмма бу темага караган кискен белдерүләр ясамады. Җиде еллап Татарстан президент вазифасы сакланып калган бердәнбер Русия төбәге булды.
2021 ел ахырында кабул ителгән яңа канунда президент атамасын тыю кабат расланды. Төбәк хакимияте турында канунны депутат Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас тәкъдим иткән иде. Бу юлы Татарстан чигенергә мәҗбүр булды. 2022 ел ахырында Татарстан Дәүләт Шурасы республиканың иң югары вазифаи заты "башлык" яки "рәис" дип атала дигән төзәтмәләр кабул итте. Әмма бу атама киләсе сайлаулардан соң гына кулланылачак, дип билгеләнгән иде. Ягъни, Рөстәм Миңнеханов үзенең 2025 ел көзенә кадәр дәвам итәчәк вәкаләтләре тәмамланганчы Татарстан президенты булып калырга тиеш иде.
Әмма 2023 ел башында ук Татарстан Дәүләт Шурасы гадәттән тыш җыелыш үткәрде һәм (мөгаен, Мәскәү Кремле басымы белән) күчеш чорын гамәлдән чыгарды. Моннан тыш, республика Конституциясеннән суверенитет турында теләсә нинди искәртүләр сызылып ташланды. Шулай ук Татарстан ватандашлыгы турындагы маддә дә көчсез дип танылды. Хәтта "Татарстан дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллануны һәм сугышны кире кага", "сугыш пропагандасы тыела" дигән маддә дә юкка чыкты.
Республиканың элеккеге мөстәкыйльлегенең бөтен диярлек билгеләрен югалтуына китергән бу конституция үзгәрешләренә карата Миңнеханов үзе фикер белдермәде. Хәзер республиканың дәүләт медиа чаралары аны, хәтта элек булган вакыйгаларны тасвирлаганда да, бары тик "раис" дип кенә атый.
Татар телен ихтыяри укыту һәм Татар иҗтимагый үзәген тыю
Татарстанның сәяси позицияләрен югалтуында 2017 елда вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамәнең озайтылмавы зур роль уйнады. Шартнамә республика хакимиятенә Татарстанның "икътисади, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләренә" бәйле мәсьәләләрне федераль үзәк белән бергәләп хәл итү хокукын бирә иде.
Шартнамәне озайту мәсьәләсен Рөстәм Миңнеханов күтәрмәде. Әмма Дәүләт Шурасы 2017 елның июлендә (шартнамәнең гамәлдә булу вакыты бетәргә ике атна кала) Путинга мөрәҗәгать кабул итте. Депутатлар "килешү сәяси, милләтара һәм динара тотрыклылыкны саклауда мөһим фактор булды" дип билгеләп үттеләр һәм "хокукый мәсьәләләргә караган тәкъдимнәр әзерләү өчен махсус комиссия төзү" тәкъдимен кертте. Путиннан җавап булмады. Русия президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко Русия дәүләтенең килешүләр принцибына нигезләнеп төзелмәвен ассызыклады.
Аерым алганда, Шартнамә Татарстанга паспортларда татар телендәге кушымталар бирү хокугын (эчке эшләр министрлыгы хәзер аларны бирми) һәм республика президенты вазифасына намзәтләрнең татар телен белү таләбен куя иде (бу таләп Татарстан Конституциясеннән 2023 елда алып ташланды). Шулай ук татар теле Татарстанда урыс теле белән беррәттән дәүләт теле булып тора, һәм республика Русия белән килешеп, "ватандашларга үзенчәлекләрен саклауда, милли мәдәниятне һәм телне үстерүдә дәүләт ярдәме һәм булышлык күрсәтә" дип язылган иде.
Татар теле Татарстанда бүген дә дәүләт теле статусын саклый. Әмма нәкъ менә шартнамә вакыты тәмамланганнан соң, аның чын статусына җитди зыян килде. 2017 елның август ахырында Владимир Путин "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дип белдерде. Шуннан соң Татарстан мәктәпләрендә прокурор тикшерүләре башланды.
Башта Миңнеханов республикада татар телен ихтыяри рәвештә укытуга каршы бик кискен белдерү ясады.
— Тел ничек ирекле була ала инде? Дөньяның бер җирендә дә мондый нәрсә юк, — диде ул 2017 елның октябрендә Дәүләт Шурасы утырышында һәм мәктәп мөдирләренә "террор оештырмаска" чакырды.
Әмма соңрак Татарстан парламенты республикада татар телен атнага ике сәгатьтән дә арттырмыйча һәм бары тик ата-аналарның язма ризалыгы белән генә укытуга ризалашты.
Хәзерге вакытта Миңнеханов республикада яшәүче барлык кешеләр дә татар телен өйрәнергә тиеш дип инде әйтми. Аның төп "юлламасы" хәзер шул: татарлар телләрен үзләре сакларга тиеш. Шул ук вакытта Казан федераль университетында татар теле кафедрасы ябылды, ә Татарстан татар журналистикасы өчен бюджет урыннары бүлүдән туктады.
Татар телен яклап чыгыш ясаган иҗтимагый институтлар үз йогынтыларын югалтты. 2017 елда Дөнья татар конгрессы эш тәртибе үзгәртелде. Элек әһәмиятле карарлар киң даирә катнашкан корылтайда кабул ителсә, хәзер төп карарларны Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкләгән Милли Шура кабул итә. Аның җитәкчелегендә Конгресс татарларның хокукларын яклаудан бигрәк, Сабантуйлар һәм төрле күңел ачу чаралары белән күбрәк шөгыльләнә башлады. Оппозицион Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) исә прокуратура таләбе белән бөтенләй юкка чыгарылды һәм "экстремистик" дип танылды. Миңнеханов бу мәсьәләгә карата бернинди дә белдерү ясамады.
Шул ук вакытта Татарстан мөселман җәмгыятендә үз позицияләрен саклап килә. Миңнеханов "Русия — Ислам дөньясы" стратегик караш төркемен җитәкли. Барлык мәхәллә мәчетләре дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте идарәсенә күчте. Татарстан мөфтие булып күптән түгел янә дүртенче мәртәбә – 2030 елга кадәр – Камил Сәмигуллин сайланды.
Төбәк элитасы сакланды, әмма куәт оешмаларын контрольдә тоту туктады
Русиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстан кадр сәясәтендә мөстәкыйль булып кала бирә. Татарстан хөкүмәте, Шәймиев чорындагы кебек үк, республика җитәкчелегенә тугры булган җирле түрәләрдән тора.
Вакыт узу белән Шәймиев кешеләре үз позицияләрен шактый югалтты. Әмма элита эчендәге каршылыклар элеккечә халык алдына чыгарылмый. Шәймиевнең туганнары һәм тарафдарлары Татарстан Дәүләт Шурасында утыра, ә парламентның үзен кайчандыр Миңнехановның көндәше итеп саналган 78 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
Миңнеханов идарә иткән чорда Татарстан Министрлар кабинеты шактый киңәйде. Хәзер анда 33 әгъза — министрлар, дәүләт комитетлары һәм башка оешма җитәкчеләре бар. Хөкүмәтне премьер-министр җитәкли (Русиянең башка төбәкләрендә мондый вазифа юк диярлек). Шул ук вакытта хөкүмәттә берьюлы 10 кеше вице-премьер статусына ия. Шәймиев чорындагы хөкүмәттә бары өч кенә вице-премьер бар иде.
Федераль үзәк мөһим министр вазифаларына намзәтләрне рәсми булмаган килеш раслый дип санала. 2025 ел башында Татарстан финанс министры вазифасыннан 22 ел дәвамында республика финанс системасын җитәкләгән Радик Гыйзәтуллин китте. Медиа чаралары аның "федераль финанс министрлыгы белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклары булган" дип язып чыкты. Әмма аның эштән китүенә Мәскәү тарафыннан турыдан-туры басым ясалганмы-юкмы — билгеле түгел.
Әмма федераль структуралар, бигрәк тә көч-куәт оешмалары җитәкчеләрен билгеләүдә хәл бөтенләй башка. 2020 елда Русиянең яңартылган Конституциясе үз көченә кергәч, Татарстан да башка төбәкләр кебек үк прокурор вазифасына намзәтләрне килештерү хокукыннан мәхрүм калды. Еллар буе күзәтү органы җитәкчесе Татарстан хакимияте өчен һәрчак "үз кешесе" булган. 2013 елга кадәр прокурор вазифасын Кафил Әмиров биләгән булса, аннан соң Илдус Нәфыйков килде.
Инде Нәфыйков чорында прокуратура һәрчак төбәк элиталары мәнфәгатен кайгыртмады. Нәкъ менә Нәфыйков мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны туктатуны таләп итте һәм Татарстан Конституциясеннән "президент" һәм "суверенитет" сүзләренең алып ташлануын контрольдә тотты. Шулай да ул республика элиталары белән элемтәләрен саклый иде.
2023 ел ахырында Нәфыйковны Марий Элга эшкә җибәрделәр. Ә Татарстанга Санкт-Петербургтан татар милләтеннән булган, әмма моңа кадәр республикада яшәмәгән Альберт Суяргуловны җибәрделәр.
Суяргулов кырыс позиция алды: ул "әле дә ришвәт алучылар" белән көрәшәчәген игълан итте һәм "тоткарланган түрәләрне каплаучы кешеләргә" "болай эшләргә ярамый" дигән кисәтү җибәрде. Нәтиҗәдә бер ел эчендә генә бер гамәлдәге һәм ике элекке район башлыгы — Фаил Камаев, Энгел Фәттахов һәм Сергей Миронов тоткарланды. Татарстанның элекке ЗАГС җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Татарстан эпидемиология үзәгенең баш табибы Елена Сизовага карата җинаять эшләре кузгатылды. Шулай да Татарстан җитәкчелегенең иң югары дәрәҗәдәге вәкилләренә карата яңа прокурор тарафыннан әлегә бернинди дә дәгъва белдерелмәде.
2024 елның февраль ахырында республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы булып Татарстаннан булмаган татар кешесе Дамир Сатретдинов билгеләнде. 2012 елга кадәр республика Эчке эшләр министрлыгын Әсгать Сәфәров җитәкләде (ул Казанның "Дальний" полиция бүлегендәге җәзалаулар сәбәпле вазифасыннан китте, хәзер ул Миңнеханов идарәсен җитәкли), ул Шәймиевнең элекке тән сакчысы иде. Татарстанның беренче президенты чорында Эчке эшләр министрлыгы фактик рәвештә Татарстан структурасы иде, әмма әкренләп ул федераль министрлыкка кертелде, һәм республика хакимиятенең аңа йогынтысы әкренләп кимеде.
Әлегә Миңнехановның федераль дәрәҗәдәге статусы югары булып кала. Русия төбәк башлыкларының сәяси тотрыклылыгы рейтингында әйтелгәнчә, 2025 елның сентябрендә сайлауларда катнашачак җитәкчеләр арасында иң нык позицияләр нәкъ менә Миңнехановта. Бу хакта күптән түгел Миңнеханов белән Путинның очрашуы да сөйли – анда Русия президенты Татарстан турында бик уңай фикерләр әйтте. Моннан тыш, федераль хакимият республиканың зур күләмле чаралар үткәрүенә дә ышаныч белдерә: шулар арасында узган ел Казанда узган БРИКС саммиты да бар. Миңнехановның сәяси уңышларыннан берсе дип җирле үзидарәнең ике баскычлы системасын саклап кала алуын да атарга мөмкин.
Республика хакимияте Татарстанны Русиянең "таянычлы төбәк" дип атарга ярата.
ТАИФ сатылуы, банклар җимерелүе, салымнарны федераль үзәк ала
Татарстан элеккечә донор төбәк булып кала, хәтта Украинадагы сугыш аркасында кертелгән санкцияләр шартларында да республика икътисады үсеш күрсәтә. Соңгы вакытта Миңнеханов 2024 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты (ТТП) 5,2 трлн сумнан артып китте, дип хисап бирде. 2010 елда ул 1 трлн сум булган иде. Ягъни инфляцияне исәпкә алмыйча, республика икътисады сумнарда номиналь рәвештә биш тапкыр үсте. 2010 елда Татарстан икътисады АКШ долларында якынча 33 млн доллар дип бәяләнә иде. Ә 2024 елда – якынча 61 млн доллар (уртача доллар курсы 91 сум тирәсе дип санаганда).
Миңнеханов идарә иткән чорда икътисад диверсификацияләнде һәм нефть чыгару өлкәсенә бәйлелек азрак була башлады. Нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәләре үсеш алды.
Моннан тыш, актив төзелеш тә алып барыла. Шәймиевнең уллары Айрат һәм Радикның ТАИФ төркеменнән Равил Җиһаншин җитәкләгән "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе (ПСО) аерылып чыкты, ул Миңнеханов тарафыннан яклана. ПСО республикада барлык зур төзелеш контрактларын да алды, шул исәптән Универсиада-2013, төрле спорт ярашлары һәм башка масштаблы чараларга биналар төзеде.
2017 елда Татарстан мөстәкыйль банк системыннан фактик рәвештә мәхрүм булды. Иң беренче булып "Татфондбанк" җимерелде. Бу банк аша республиканың күп кенә ширкәтләренә кредитлар бирелгән, әмма бу кредитлар кире кайтмаган булып чыкты. Русия Үзәк Банкы аның лицензиясен гамәлдән чыгарды һәм аны банкротлыкка төшерде.
Аннан соң бер-бер артлы башка күп банклар да җимерелде — "Интехбанк", "Анкор банк", "Спурт", "Камский горизонт" һәм башкалар. Алар үзләре белән финансланган проектларны да упкынга алып китте. Мәсәлән, Евгения Даутованың "Спурт" банкы лицензиясен югалтканнан соң, төзелеп бетмәгән "КЗСК-Силикон" заводы да банкротка чыкты.
Икътисади тормыштагы төп вакыйга — ТАИФ активларының федераль "СИБУР"га сатылуы булды. "СИБУР"ның төп акционерлары — Леонид Михельсон һәм "Путинның дзюдо буенча дусты" Геннадий Тимченко. Сатылган активлар арасында илнең иң зур химия заводлары — "Казаньоргсинтез" һәм "Түбән Кама нефть химиясе" бар.
ТАИФ төркемен элек Шәймиевләр гаиләсе контрольдә тота иде, аларның бүгенге көнгә кадәр берничә активы кала. Эре заводларны саткан өчен ТАИФ хуҗалары "СИБУР"да өлеш алды. Бу килешү тарихи вакыйга булды, чөнки элек Татарстан хакимияте бөтен икътисадны үз кулында тота иде һәм федераль уенчыларны җирле базарга кертми иде. Элиталарның "икътисади суверенитет"тан мәхрүм ителүе йомшак узды — күрше Башкортстандагы кебек каты түгел. "СИБУР" үзен Татарстан хакимиятенең партнеры буларак күрсәтә. Миңнеханов әлеге төркем белән социаль проектларга акча кертү турында килешә алды.
Шул ук вакытта республиканың контролендә иң зур салым түләүче — "Татнефть" кала. Әмма пандемия, аннан соң Украинадагы сугыш аркасында кануннар үзгәрүе нәтиҗәсендә әлеге нефть ширкәте федераль бюджетка күбрәк салымнар түләргә мәҗбүр булды.
Нәтиҗәдә, 2024 елда Татарстан бюджетына нефть тармагыннан керә торган керемгә салым түләүләре якынча өч тапкыр диярлек кимегән (бюджетның үтәлеше турындагы хисап әле расланмаган). "Татнефть" һәм башка ширкәтләрдән республика казнасына бары тик 23 миллиард сум акча кергән.
Татарстанның элекке финанс министры Радик Гыйзәтуллин хәбәр иткәнчә, 2023 елда Татарстанда барлыгы 1 трлн 554 млрд сум салым һәм җыемнар җыелган. Бу сумманың якынча 31 проценты (481 млрд сум) республикада калган, калган өлеше федераль үзәккә киткән. Ә 2022 елда Татарстан барлык салым һәм җыемнарның нибары 29 процентын гына үзендә калдыра алган, федераль үзәк исә 71 процентны алган. Әгәр социаль фондларга түләүләрне исәпләмәсәк, республика үзенә җыелган салымнарның өчтән бер өлешен генә калдыра ала.
2010 елда бу пропорция якынча 50гә 50 иде. Мәсәлән, 2010 елның 9 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 152,5 млрд сум акча җыелган. Федераль бюджетка 77,8 млрд сум, Татарстанның берләштерелгән бюджетына исә 74,7 млрд сум кергән.
Федераль бюджет һәр елны милли проектларны һәм федераль программаларны финанслауда үз өлешен кими бара. Бөтен ил өчен әһәмиятле булган халыкара чараларны үткәрү өчен республика федераль үзәктән кредит алырга мәҗбүр. Гомумән, федераль үзәк сәясәте донор-төбәкләрдән кергән акчаларны реципиент-төбәкләргә юнәлтүгә нигезләнә.
— "Раскулачивать итү" булган иде инде. Бер тапкыр тигезләделәр инде бит. Без аның нәтиҗәләрен күрдек. Бу шуңа охшаш бер әйбер. Бу нәрсә соң инде? Әгәр нинди дә булса карарлар кабул ителә икән, алар килешенгән, исәпләнгән булырга тиеш, бер яклы рәвештә кабул ителергә тиеш түгел, — дип зарланган иде Рөстәм Миңнеханов әле 2016 елда ук.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!