Русия президенты Владимир Путин Татарстанның яңа прокуроры итеп Альберт Суяргуловны билгеләде. Моңа кадәр ул Петербур прокуроры урынбасары булган, элек беркайчан да республикада эшләмәгән. Шул рәвешле хәзер Мари Иленә күчерелгән Илдус Нәфыйков — Татарстанның республика элиталары белән бәйле соңгы прокуроры булды. Шулай да нәкъ менә Нәфыйков 2017 елда Татарстан җитәкчелегеннән мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытмауны таләп итте, ә бу ел башында республика Конституциясеннән "президент" һәм "суверенитет" сүзләрен алып ташлауны контрольдә тотты. Соңгы ун елда, республика прокуратурасы белән Нәфыйков җитәкчелек иткәндә Татарстанда ниләр булды соң?
Бандитларга каршы көрәшкән һәм алар белән мунчага йөргән
1983 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган, "хокук белеме" белгечлеген алган. Шул ук елны Чаллыда (ул чакта Брежнев шәһәре) Комсомол районы прокурорының өлкән ярдәмчесе булып эшли башлый.
1990нчы еллар башында биш ел буе Чаллы прокуроры урынбасары, 1995-96 елларда беренче урынбасары була.
1996-2000 елларда Түбән Кама прокуроры булып эшли, ә 2000 елда Чаллыга кире кайта һәм җиде ел буе шәһәр прокуратурасын җитәкли.
Нәфыйков Чаллыны криминал төркемнәрдән чистартуга зур өлеш керткән дип санала. Нәкъ менә шул елларда "29нчы комплекс" һәм "Таһирҗановчылар" җинаятьчел төркемнәре әгъзаларына гаепләүләр белдерелде. Соңрак Нәфыйков хәтта "Зур шәһәр шартларында күләгә икътисад һәм оешкан җинаятьчелек" ("Теневая экономика и организованная преступность в условиях крупного города") дигән китап яза.
Әмма аның кайбер "төркемчеләр" белән артык яхшы таныш булуына да шикләр булды. 2003 елда бер газетада Нәфыйковның мунчада криминал авторитет Эдуард Таһирҗанов янәшәсендә төшкән фотосы чыкты. Бу фотоның чын булуын беркем дә кире кагып тормады. Нәфыйков "очраклы очрашу иде", дип белдерде. "Мунчада парлану беркемгә тыелмаган, ә газетаны "шәхси тормышка тыгылган өчен" җаваплылыкка тартырга була. Һәм гомумән, кәттәрәк компромат та табырга мөмкин булыр иде: мин кайчак чишмә суында шәрә коенам!", дип янады Нәфыйков ул чакта.
Җәнҗалны тиз оныттылар. Ә 2007 елда Нәфыйковны Казан прокуроры итеп билгеләделәр. Бу вазифада торганда ул Казанның тарихи тышкы күренешен сакларга чакыруы белән, шулай ук уен бизнесына һәм хәер сорашучыларга каршы көрәше белән (җәмәгать урыннарында бәйләнгән өчен штрафлар тәкъдим итте) истә калды.
Ватандашларны һәм федерализмны якларга сүз бирде
2013 елның сентябрендә Татарстанның ул чактагы прокуроры Кафил Әмиров лаеклы ялга китте. Нәфыйковны республиканың яңа прокуроры итеп куйдылар. Аның намзәтен ул вакытта Русия баш прокуроры булган Юрий Чайка тәкъдим иткән иде.
Шулай да, Нәфыйковтан беренче чиратта Татарстан хакимиятләре канәгать булган дип саналды. Аның намзәтен башта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килештерде, соңрак бертавыштан Татарстан Дәүләт шурасы да хуплады.
Дәүләт шурасы утырышында Нәфыйков депутатларга "федерализм принципларын яклаячагына" сүз биргән иде, шулай ук "безнең ватандашларның хокукларын лаеклы якларга" вәгъдә итте.
Депутатлар Нәфыйковны "безнең кеше" дип атады. Нәфыйков "Русия Федерациясенең демократик хокукый федератив дәүләт булуын тирән аңлый" һәм "аңа гаделлек, канунлылык хисләре хас" дип әйткән иде ул чакта Дәүләт шурасының канунлылык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин.
Татар теле: ихтыяри, атнасына ике сәгатькә кадәр
Федерализм принципларын яклау шуңа әверелде - 2017 елда республикада татар теле мәҗбүри мәктәп програмыннан төшереп калдырылды. Һәм Нәфыйков монда иң төп уенчыларның берсе булды.
Ул чакта 20 июльдә Йошкар-Олада үткәрелгән милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин ана теле булмаган телләрне кешеләргә көчләп укытуга юл куелырга тиеш түгел дип белдерде. Ул баш прокуратурага төбәкләрдәге мәктәпләрдә ана теленең ихтыяри укытылуын тикшерүгә йөкләмә бирде.
2017 елның 29 ноябрендә Дәүләт шурасы утырышында Илдус Нәфыйков кул астында эшләүчеләренең республикадагы барлык 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшерүен әйтеп хисап тотты.
Ул 20 мәктәптән кала барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандарталарында каралганнан кимрәк булуы ачыклануын әйтте. Шулай ук туган телләрне һәм республика дәүләт телен өйрәнүдә укучыларның хокуклары бозылган, республика һәм муниципаль хакимият мәктәпләрнең белем бирүне оештыру процессына тыкшынган, дип тә белдерде. Нәтиҗәдә прокуратура боларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә дә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да күрсәтмәләр җибәрде.
Прокуратура басымы астында мәктәпләр укыту планнарын үзгәртте һәм татар телен ихтыярига калдырды. Аңарчы ул бөтен укучыларга да урыс теле белән бер күләмдә укытылды - тигез хокуклылык Татарстан Конституциясендә каралган.
"Ихтыяри, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр" - татар теленең ничек укытылырга тиешлеген Дәүләт шурасы утырышында Илдус Нәфыйков әнә шулай аңлатты.
Башта Татарстан хакимиятләре прокуратура таләпләре белән килешергә теләмәде. 2017 елның октябрендә үк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Илдус Нәфыйковка мәктәпләрдә тикшерүләр башлап "киеренкелек тудырдыгыз" дип белдерде. Дөньяның бер генә илендә дә дәүләт теленең ихтыяри укытылмавын ассызыклады.
"Әгәр сезнең дәгъваларыгыз бар икән, миңа мөрәҗәгать итегез. Ни өчен мәктәп мөдирләрен эзәрлекләргә? Алар бит безнең кешеләр, алар белән ничек шулай эшләү кирәк?", диде ул.
Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев укыту процессына тимәүне сорады.
Әмма ноябрь аенда Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә татар теленең башка мәҗбүри булмаячагына ишарәләде. Нәфыйков "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр, кем ягыннан чыкса да, катгый рәвештә туктатылачак" дип тә белдерде.
Милли хәрәкәтне экстремизм дип таныдылар
Татарстан прокуратурасы Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) тыюны һәм бетерүне тәкъдим итте. ТИҮ күптәннән эшләп килгән милли оешма иде, ул 1980 еллардан башлап республика мөстәкыйльлеге һәм аның суверенитеты өчен көрәште. Соңгы елларда ТИҮ күбрәк татар телен яклау белән шөгыльләнде, шулай ук Татарстан президенты вазифасын саклап калуны таләп итте.
2017 елда Илдус Нәфыйков Чаллы мәхкәмәсенә Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеген тыю турында шикаять юллады. Ул вакытта аның элекке рәисе Рәфис Кашапов фетнәчелеккә чакыруда гаепләнеп колониядә утыра иде.
Татарстан прокуроры шикаятендә: "Чаллы ТИҮе эшчәнлеге милләтара һәм динара низаг тудыруга, кешене милли үзенчәлекләренә карап башкалардан өстен куюга, шулай ук Татарстанны аерып алып, Русия Федерациясе бөтенлегенә зыян салуга юнәлтелгән", дигән нәтиҗә ясалды.
Мәхкәмә Нәфыйковның шикаятен канәгатьләндерде: Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип таныган һәм эшчәнлеген тыйган карар чыгарды.
Шул ук елның көзендә Татарстан прокуроры Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевка "экстремистик эшчәнлек алып баруга юл куймаска" дигән кисәтү чыгарган иде. Прокурорга ТИҮнең "үз эшчәнлеген татар телендә генә алып баруы" ошамады. "Русия дәүләт теле барлык оешмалар эшчәнлегендә һәм канцелярия эшләрен алып баруда кулланылырга тиеш", дигән иде Нәфыйков кисәтүендә.
Ә аңарчы ТИҮ эшчәнлегенә карата Русия җинаять кодексының 282 маддәсе ("нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен төшерү") нигезендә җинаять эше ачылды.
Татар иҗтимагый үзәге белән прокуратура каршылыгы дәвам итте. 2021 елның көзендә Явыз Иван гаскәрләре Казанны алганда шәһәрне яклап һәлак булучылар истәлегенә уздырылган Хәтер көне митингыннан соң Казанның Вахитов районы прокуратурасы Татар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) экстремизм турында административ эш ачты. Карарда әйтелгәнчә, чара нәтиҗәләре турында тикшерү уздыруны Татарстан прокуратурасы кушкан. Документта митингта катнашучыларның Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгате тикшерелгән.
Бу мөрәҗәгатьтә Русия Конституциясенә кертелгән төзәтмәләр тәнкыйтьләнгән иде. Алар нигезендә урыслар "дәүләт коручы халык" дәрәҗәсе алды.
ТИҮне 250 мең сум штрафка хөкем иттеләр. Ә 2021 елның октябрендә Нәфыйков таләбе белән Русия юстиция министрлыгы оешманың эшчәнлеген туктатты.
2022 ел башында ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап, Илдус Нәфыйков Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. 2022 елның 10 июньдә, Татарстан Югары мәхкәмәсендә, Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар кабул ителде.
Татарстан Конституциясен "прокуратура фикерен исәпкә алып" үзгәрттеләр
Татарстан Конституциясе әле 2000нче еллар башында, республика прокуратурасы белән Кафил Әмиров идарә иткән чорда ук зур үзгәрешләр кичергән иде. Ул чакта, мәсәлән, төп кануннан "Татарстан - суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты" дигән җөмләне алып ташладылар. Шулай да Конституциядә суверенитет телгә алына иде һәм Татарстан президентының татар телен дә урыс телен дә белергә тиешлеге язылган иде.
Татарстан президенты вазифасының атамасы да сакланды - Мәскәү моңа 2010 елдан башлап кына дәгъва белдерә башлады (башта Конституцияне 2015 елга, соңрак 2016 елга үзгәртергә дип вакыт бирделәр).
Илдус Нәфыйков та, гомумән прокуратура да Татарстанның ни өчен федераль үзәк таләпләрен үтәмәве турында нинди дә булса фикер белдермәскә тырышты.
2018 елда Чаллы шәһәр шурасы депутаты Сергей Яковлев мөрәҗәгатенә җавапта Нәфыйков республикада президент атамасын алыштыру мәсьәләсендә прокурор гамәлләре өчен нигез юк дип искәрткән иде.
Ләкин 2021 елда прокуратура хатларында президент вазифасы канунга туры килми, диелде. Нәфыйков Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Конституцияне үзгәртү эшләрен "төгәлләү өчен" аның да "турыдан-туры катнашуын" сорады.
2022 елның декабрендә Дәүләт шурасы утырышында Конституциягә үзгәрешләр барыбер кертелде. Ул чакта Дәүләт шурасы Рөстәм Миңнехановның мөддәте беткәнчегә кадәр (2025 елга хәтле) Татарстан президенты вазифасы сакланып калачак, дип карар кылды.
Тик гыйнварда Татарстан парламенты тагын бер утырышка җыелды. Нәтиҗәдә Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кабул ителде, алар республиканы мөстәкыйльлекнең соңгы кыйпылчыкларыннан мәхрүм итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды һәм бу исем 2025 елдан түгел, төзәтмәләр үз көченә керүгә үк үзгәртелде. Яңартылган Конституция 6 февральдән үз көчендә.
Алга таба Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Республика белән Русиянең башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.
Илдус Нәфыйков Татарстан Конституциясен үзгәртү белән бәйле белдерүләр ясамады. Тик Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә шурасы комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин Конституциянең яңа редакциясен әзерләгән вакытта "прокуратура фикере исәпкә алынды", дип аңлаткан иде.
Шунысы да бар — Конституциядән Татарстан прокуроры вазифасына намзәт республика хакимиятләре белән килештерелә дигән норманы да алып ташладылар. Федераль дәрәҗәдә мондый канун әле 2020 елда ук кабул ителгән иде. Шул рәвешле Нәфыйков — республиканың җирле элиталар белән килештереп куелган соңгы прокуроры булды.
Илдус Нәфыйков тагын нәрсә белән истә калды?
Шау-шу куптарган җинаять эшләрендә Илдус Нәфыйков еш кына төп гаепләүче булды. Мәсәлән, 2016 елда ул "Чистай җәмәгате" эшендә гаепләү белән чыгыш ясады.
2023 елда исә Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең төп гаепләүчесе булды. Нәфыйков аңа гомерлек төрмә сорады.
Илдус Нәфыйков Татарстан оппозициясенә чыгарылган карарларның да кайберләрен артык йомшак дип санап, аларны шикаять итте. Мәсәлән, Татарстан Югары мәхкәмәсе активист пенсия реформасына каршы чарада катнашканы өчен Марина Шоетовага ачылган административ эшне туктаткан иде, Нәфыйков моңа каршылык белдерде. Нәтиҗәдә кызга штраф салдылар.
2022 елда прокуратура коллегиясендә Нәфыйков "балаларны интернет һәм урам тәрбияләвенә" каршы чыкты. Ул мәктәпләрдә интернет куллануны чикләргә тәкъдим итте. "Балаларны виртуаль дөньядан чынбарлык дөньясына кайтару кирәклеге туды", диде ул.
Петербурдан яңа прокурор
Нәфыйковның Татарстаннан Мари Иленә прокурор булып китәчәге турындагы имеш-мимешләр яз көне үк ишетелде. Тик ул чакта бу мәгълүматны беркем расламады. Ә 18 сентябрьдә Владимир Путин Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков намзәтен күрше республикага билгеләү өчен Федерация шурасына тәкъдим итте.
Татарстан прокуроры вазифасына Петербур прокуроры урынбасары Альберт Суяргулов тәкъдим ителде. Федерация шурасында ике намзәтне дә хупладылар. 25 сентябрьдә Путин бу үзгәрешләр турындагы фәрманны имзалады.
Татарстанның яңа прокуроры элек беркайчан да республикада эшләп карамаган. Ул 1982 елда туган, Петербурның хәрби-диңгез институтын һәм Петербур дәүләт университетын тәмамлаган. 2010 елдан башлап Ленинград өлкәсе һәм Петербур прокуратураларында эшләгән.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум