Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: Әсадка сыену урыны Путин карары белән бирелде


Кичә, 8 декабрь кичендә Русия медиасы чыганакларына сылтама белән Әсадның Сүриядән китүе, Русиягә килеп биредә яшеренү урыны алуы турында хәбәр иткән иде. Хәзер Песков бу мәгълүматны рәсми раслады.

Сүриянең хакимияттән бәреп төшерелгән президенты Башар Әсадка һәм аның гаиләсенә Русиядә яшеренү урыны бирергә дигән карарны Русия президенты Владимир Путин кабул иткән. Бу хакта бүген, 9 декабрьдә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков әйтте.

"Әлбәттә, мондый карарлар дәүләт башлыгыннан башка кабул ителә алмый. Бу — аның карары", дигән Песков. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Кичә, 8 декабрь кичендә Русия медиасы чыганакларына сылтама белән Әсадның Димәшкны һәм башка зур шәһәрләрне кораллы оппозиция отрядлары алганнан соң Сүриядән китүе, Русиягә килеп биредә яшеренү урыны алуы турында хәбәр иткән иде. Хәзер Песков бу мәгълүматны рәсми раслады.

Песков әйтүенчә Путинның эш графигында Әсад белән очрашу юк. Шулай ук ул Сүрия президентының хәзерге вакытта кайда булуын белмим дигән.

Русия хакимиятләре Әсадны рзсми рәвештә элекке президент дип атый, ул оппозиция белән хакимиятне тапшыру турында килешкән, ди. Әсад үзе режимының бәреп төшерелүенә бернинди фикер белдермәде, халык алдына чыкмады.

Элегрәк Путин Әсад белән берничә тапкыр очрашкан иде, Русия кораллы көчләре Сүриядәге ватандашлар сугышында катнашканда аның тарафында булды.

Ноябрь ахырында оппозиция отрядлары һөҗүм башлагач, Әсад Мәскәүгә килгән һәм аның Путин белән очрашкан булуы ихтимал дип медиада хәбәрләр чыккан иде, әмма бу сәфәр турында рәсми хәбәр ителмәде.

Шулай ук Песков Сүриядә соңгы вакытта вакыйгаларның ни кадәр тиз баруы бөтен дөньяны, шул исәптән Русияне дә гаҗәпләндерде дигән.

Песков әлегә Сүриядәге хәрби ныгытмаларның язмышы турында сөйләргә иртә, дигән. "Ничек кенә булмасын, алар турында Сүрия хакимиятендә булачак кешеләр белән фикер алышу көтелә", дигән ул.

Русия хакимиятләре Әсадка каршы булган кораллы төркемнәрнең күбесен ахырга кадәр "террорчылар" дип атады, Русия хәрбиләре аларга каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Шул ук вакытта Мәскәүдә төп оппозицион төркемнәр белән элемтәдә булуларын белдерәләр, аерым алганда Мәскәүне Русия ныгытмаларына һәм дипломатик вәкиллекләргә берни янамый дип ышандырганнар.

Чыганаклар, шул исәптән Украина саклану министрлыгының күзләү баш идарәсе Русия хәрбиләре Тартустагы хәрби-диңгез ныгытмасыннан хәрби көймәләрен, Хмеймимдагы һава ныгытмасыннан хәрби техникасын чыгара, дип ышандырган иде. Азатлык радиосының урыс хезмәте ачыклавынча, бүген җирле вакыт белән иртәнге 4:16 сәгатьтә һәм 4:27 сәгатьтә Русиянең ике Ан-124 очкычы Сүриядәге Хмеймим һава ныгытмасыннан киткән.

  • 2014 елда Русиягә Украинаның бәреп төшерелгән президенты Виктор Янукович җирләшкән иде. Әсадтан аермалы буларак, Мәскәү ул Украинадан качканнан соң берникадәр вакыт дәвамында аны легитим президент дип санавын дәвам итте, әмма соңрак аны президент дип танудан туктады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG