Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасына урысча белмәгән чит ил ватандашларын депортацияләү турында канун өлгесе кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Безгә бары тик телебезне һәм илебез тарихын өйрәнгән белгечләр генә килергә тиеш", ди Слуцкий.

Бүген, 22 июльдә ЛДПР депутатлары фирка лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә Русия Думасына яңа канун өлгесе кертә, анда урыс телен белү турындагы сертификатлары гамәлгә яраксыз дип табылган чит ил ватандашларын илдән депортацияләү тәкъдим ителә. Бу хакта "Новости" агентлыгы җиткерә.

Шул ук вакытта аларның йә үзләренең акчаларына, яки консуллык акчаларына депортацияләячәкләре әйтелә.

Канун өлгесенә аңлатма язуында әйтелгәнчә, соңгы вакытта чит ил ватандашларыннан урыс теле, Русия тарихы һәм Русия кануннары нигезләре имтиханнарын алу турында ялган сертификатлар бирү очраклары арткан.

— Мигрантлар мәсьәләсендә ЛДПРның карашлары үзгәрешсез. Безгә бары тик телебезне һәм илебез тарихын өйрәнгән белгечләр генә килергә тиеш. Русиягә ялган юл белән үтеп кереп, криминал белән шөгыльләнергә килгән һәм үзенә документлар сатып алганнарны безнең бюджетка чыгымнар китерми генә кичекмәстән депортацияләргә, — дигән агентлыкка Слуцкий.

Ул Русиягә "бары тик талантлы һәм икътисадка файдалы" чит ил эшчеләрен генә кертергә кирәк дип саный.

  • Күптән түгел Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
  • Ел башыннан Русиядән 30 меңнән артык чит ил ватандашын депортацияләгәннәр. Бу былтыргыдан ике тапкыр күбрәк. Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк.
  • Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу хакта Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әйтте.
  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.
  • Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда мигрантларга басым арта. Полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән дип хәбәр ителде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG