Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәктәп укучылары арасында туган телләрендә белем алучылар ике тапкырга кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

38 телдә, мәсәлән, алтай, бурят һәм ингуш  телләрендә белем бирү тулысынча туктаган. 2016 елда Русиядә  бу телләрдә гомуми фәннәрне укыган балалар булган әле. Тик 2023 елга андый укучылар калмаган.

Русиядә урыс теленнән кала үзләренең туган телләрендә белем алучы укучыларның саны 2016 елдан 2023 елга кадәр ике тапкырга кимегән. 38 телдә белем бирү тулысынча туктаган. Белгечләр фикеренчә, моңа туган телләр белән кызыксынуның кимүе дә, дәресләр санын киметү дә, укытучылар җитмәү кебек сәбәпләр дә йогынты ясаган, дип яза "Такие дела" басмасы.

Русия фәннәр академиясенең тел белеме институты белешмәләренә күрә, илдә 155 тел яши, аларның 37се республикаларда дәүләт теле статусында. Димәк аларның барысы да урыс теле белән тигез кулланырга тиеш. Русиядә туган телләрне өч төрле укыйлар: аерым фән буларак, факультатив буларак яки бөтен дәресләрдә урыс телен ана теле белән алыштыралар.

Мәгариф министрлыгы мәгълүматына нигезләнеп, "Такие дела" басмасы ачыклавынча, 2016 елдан 2023 елга кадәр, ягъни җиде ел эчендә тулысынча туган телләрендә укучы балаларның саны 1,98 проценттан 0,96 процентка калган. Саннар белән караганда: 292 мең урынына 173,5 мең бала гына тулысынча үз ана телендә укый. Ә шул ук вакытта мәктәпләрдә бу җиде елда балалар саны 3,2 миллионга арткан диелә.

Түгәрәкләрдә туган телләрен өйрәнүчеләр 0,7 процент урынына 0,4 процентка калган. Шушы ук вакыт эчендә ана телләрен аерым фән буларак өйрәнүче укучылар саны исә 10,41 проценттан бераз гына арткан һәм 10,56 процент булган. Әмма туган телләрен өйрәнүгә җәлеп ителгәннәр 13,08 проценттан 11,92 процентка калган.

38 телдә, мәсәлән, алтай, бурят һәм ингуш телләрендә белем бирү тулысынча туктаган. 2016 елда Русиядә бу телләрдә гомуми фәннәрне укыган балалар булган әле. Тик 2023 елга андый укучылар калмаган.

Мәгариф министрлыгы статистикасыннан күренгәнчә, Русиядә укучылар ана телләрендә нигездә башлангыч һәм урта мәктәптә белем ала, ә 10-11 сыйныфларда күпчелек үсмерләр урыс теленә күчә, дип яза басма.

"Чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ бирергә кирәк һәм гомуми белем бирү фәннәрен туган телләрендә уку аларга бик ярдәм итмәячәк", дигән басмага Якутия мәгариф министрлыгының элеккке түрәсе Владислав Савельев.

Моннан тыш, мәктәпләр биш көнлек уку атнасына күчә һәм беренче чиратта туган тел кебек "мәҗбүри булмаган" фәннәрнең сәгатьләрен кыскарта, дип тә искәрткән ул.

Туган телләрне укытырдай укытучылар җитмәү проблемы турында да әйтелә.

  • Татарстандагы мәктәпләрнең 43 проценты татар телендә белем бирә. Узган уку елында Татарстанда 600 татар мәктәбе бар дип исәпләнгән.Шул ук вакытта милли мәктәпләр саны елдан-ел кимүен күрергә була. Мәсәлән, 2021-2022 елда республикада 629 татар мәктәбе булган. 2011 ел башында исә, 997 мәктәптә татар телендә белем бирелгән дип саналган. Дистә елдан артык вакыт эчендә аларның саны 397 мәктәпкә кимегән.
  • Моңа кадәр Татарстан мәгариф министры республикадагы мәктәпләрне биш көнлек укуга күчерүгә каршы чыкты. "Татарстанның үзенчәлеге — бездә телләр дә сакланырга тиеш. Монда бернинди сер юк", диде Илсур Һадиуллин.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
  • 2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан бердәм БРИны 8 укучы тапшырды. Быел аларның саны 7 булды.
  • 2022 елда Башкортстан Корылтае Русия Дәүләт думасына БДИны туган телләрдә тапшыру хокукын бирү һәм милли мәктәпне аерым микрорайонга беркетеп кую бетерү турында федераль канун өлгесе әзерләгән иде. Әмма канун өлгесе беренче укылышка да чыгарылмады, аны Русия хөкүмәте ике тапкыр кире какты.
  • 2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленгән. Бу узган елдан 5 урынга азрак.
  • Күптән түгел Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG