Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шүрәле" белән "Су анасы" тауар билгеләре хуҗасы әкият каһарманнарының исемнәрен бер сумга кулланырга рөхсәт итәчәк


Шүрәле
Шүрәле

"Бу мәсьәләне бер сумга хәл итүдә ниндидер авырлык күрмибез", дигән ширкәт хуҗасы.

Татар әкиятләре каһарманнарының исемнәрен тауар билгесе буларак теркәгән Казан ширкәтенең хуҗасы "Әкият" дәүләт курчак театрына аларны бер сумга кулланырга рөхсәт итәргә дә риза.

Бу хакта ширкәтнең мөдире һәм хуҗасы Искәндәр Әсәновка сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Элегрәк Казандагы бер оешманың "Су анасы", "Камыр батыр", "Шүрәле", "Казан ханбикәсе", "Кар кызы"на патент алуы һәм "Әкият" курчак театрыннан 500 мең сум таләп итүе билгеле булды.

Роспатент мәгълүматларынча, бу тауар билгеләрен 6 июньдә, 4 июльдә һәм 1 августта теркәгәннәр.

Искәндәр Әсәнов ширкәт мәхкәмәгә кадәр җибәрелә торган дәгъва тапшырды, шулай ук 1 сумлык тынычлык килешүе һәм лицензия килешүе төзүне дә тәкъдим итте, дигән.

— Бу мәсьәләне бер сумга хәл итүдә ниндидер авырлык күрмибез, дигән ул.

Rusprofile сервисы мәгълүматларына күрә, әлеге ширкәт шөгыльләнә торган төп эшчәнлек - көнкүреш тауарларын күпләп сату, ә өстәмә рәвештә ул пыяла эшләнмәләр, зәркан эшләнмәләре, уеннар, уенчыклар да җитештерә.

Ширкәт мөдире Искәндәр Әсәнов әйтүенчә, хәзерге вакытта пазллар, сувенир табак-савытлар ясау процессы бара, ә киләчәктә чыршы уенчыклары да җитештермәкчеләр.

  • Ширкәтнең 500 мең сумлык дәгъва җибәрүенә фикер белдереп, "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев ширкәтне мәхкәмәгә бирәчәкләрен әйткән иде."Сүзләргә патент кына алганнар да, шуның белән акча эшләргә телиләр. Ягъни безнең матди булмаган теләсә нинди мәдәни байлыгыбызны ниндидер хәрәмләшүчеләр үзләренә үзләштерә ала. Моның белән теләсә кайсы мәдәният оешмасы очрашырга мөмкин. Без - беренче", – диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG