Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанга бернинди өстәмә керем булмаячак". Дәүләт шурасында Русиянең салым реформасын тәнкыйтьләделәр


Татарстан Дәүләт шурасы, архив фото
Татарстан Дәүләт шурасы, архив фото

Русиянең салым реформасы турында Татарстанда да сөйләшә башладылар. Дәүләт шурасы утырышында депутатлар моннан республикага керем булмаячак, өстәмә табыш — федераль үзәккә китәчәк дип белдерде. Шулай да ахыр чиктә Русия хөкүмәте тәкъдим иткән салым реформасы концепциясен хупларга булдылар.

6 июнь көнне узган утырышта парламентның бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Татарстанга канун өлгесенең бер көн генә алдан килүе турында белдерде. Ул 250 биттән тора. Аны депутат бер тәүлек эчендә өйрәнергә тырышуын әйтте. Аныңча, иң зур югалтуны Татарстан кече һәм урта бизнес өчен салым салуның гадиләштергән системы (УСН) үзгәрүеннән тоячак. Әлеге салым системын кулланыр өчен еллык керем чиген арттыру каралган. 60 млн сумнан күбрәк керем алган оешмаларга өстәлгән бәягә салым (НДС) түләттерәчәкләр. Бүген эшмәкәрләрнең төп өлеше бу салымны түләми иде.

"Канун язучылар салымның гадиләштергән системын 6-15% билгеләргә тәкъдим итә. Былтыр 8-20% кулландык. Моннан 3 млрд сумнан артык керем алдык. Русия думасы безгә үз фикерен җиткерүне сорый. Татарстан беренче чиратта шушы салымнан югалту кичерә. Без салым процентларын хәзерге кебек калдыруны сорыйбыз", диде Якунин.

Депутат Айрат Шамилов салымнарны югалткан очракта, Татарстан бу керемне ничек тулыландырырга җыенуы турында сорады.

Леонид Якунин: "(Федераль үзәктән) компенсация сораячакбыз. Әлегә башка юл юк", диде.

Депутат һәм ТНВ мөдире Илшат Әминов салымнар Татарстаннан Мәскәүгә китәчәген әйтте.

"Салымны төбәк бюджетыннан федераль бюджетка күчерү бара. Анда һәркем (эшмәкәрләр) шок кичерә: аларның рентабельлек — 2%, хәзер 2% керем НДСка китә. Нәрсә булачагын үзегез аңлыйсыз", диде ул.

"Арттырылган барлык салым процентлары да федераль бюджетка китәчәк", дип өстәде Леонид Якунин.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Русиядәге салым реформасыннан Татарстанга бернинди керем булмаячак диде.

"Өстәмә керем булачакмы дип сорыйлар. Монда бернинди өстәмә керем булмаячак — монысы ап-ачык. Гадиләштерелгән салым системы эшли. Хөкүмәт 8-20% өлешен бетерергә тели. Илшат Әминов дөрес әйтә: елына 60 млн сум керем алучыларга НДС кертергә җыеналар. Моңа кадәр бу юк иде. Бу кече бизнесны кыен хәлгә куя", диде ул.

Шулай да Татарстан Дәүләт шурасы салым реформасын күзаллаган канун өлгесе концепциясен хуплады һәм Русия думасына салым салуның гадиләштерелгән системын үзгәртмәскә тәкъдим итте. Бу карарга 73 депутат хуплап тавыш бирде, 2 депутат — каршы, 1 депутат — тотылып калды. Татарстан канун өлгесе Русия думасының беренче укылышында кабул ителгәннән соң төзәтмәләр әзерләячәк.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия думасына Татарстаннан сайланган депутатларга республика тәкъдимен җиткерергә кушты. Утырышта думаның бер депутаты да калмаган иде.

"Безнең карарны федераль үзәктә көтәләр. Без Татарстаннан сайланган депутатлардан сораячакбыз. Безнең 15 депутат бар. Залда дума депутатлары калдымы? Берәү дә юк. Аларны куарга кирәк. Шундый мөһим сорау карыйбыз. Безнең депутатлар Татарстан парламенты фикерен җиткерергә тиеш. Без салымнарны федераль бюджетка да, төбәккә дә, җирлек бюджетка да арттыру өчен эшләргә тиеш", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанның 2024 елга исәпләнгән бюджетының дефициты 16,7 млрд сумга арттырырга мәҗбүр булдылар. Моңа кадәр ул дефицитсыз кабул ителгән иде. Бүген депутатлар республика бюджетының керемнәре 429,9 млрд сум, чыгымнары — 446,6 млрд тәшкил итәчәк дип карар итте.

Финанс министры Радик Гайзатуллин аңлатканча, республиканың чыгымнары 47 млрд сумга арта (кереме исә — 30,3 млрд сумга гына). Бу акчаларның бер өлеше Казанда БРИКС җыенына әзерлек уңаеннан тотыла. Аерым алганда, чыгымнар Казан һава аланын, Горький шоссесын төзекләндерүгә, дәүләт контрактлары төзүгә тотылачак.

"Дефицитны федераль кредитлар һәм ел башында калган керемнәр хисабына каплаячакбыз", диде Гайзатуллин.

  • Русиядә салым реформасы башланды. Бу халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. 30 майда Русия хөкүмәте салым реформасын хуплады. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Хәзер әлеге тәкъдимне Русия думасы депутатлары карарга тиеш булачак. Салым реформасы кирәклеге турында Русия президенты Владимир Путин 29 февральдә еллык юллама белән ясаган чыгышында белдергән иде.
  • Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде.
  • Физик затлардан җыелучы керем салымы (НДФЛ) моңа кадәр Татарстан бюджетында калды. Реформа нигезендә, 13%тан соң өстәлгән һәрбер процент (22% кадәр) салымы Мәскәүгә китәчәк. Моннан Татарстанга бернинди файда булмаячак.
  • Татарстанга иң нык тәэсир итәчәк үзгәреш — табыш салымы. Бүген әлеге төр салым республика бюджеты кеременең төп өлешен — 37% тәшкил итә. Моңа кадәр табыш салымы 20% тәшкил итте. Аның 17% Татарстанда калды, калган 3% — Мәскәүгә китеп барды. Яңа үзгәрешләргә ярашлы, табыш салымын 25% итү карала. Өстәмә 5% Татарстанга түгел, ә федераль үзәккә китәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG