Татарстанда танышларын Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә алып килүчеләргә түләнә торган акчаларны арттырганнар. Соңрак бу хәрбиләр Украинадагы сугышка җибәрелә.
Татарстан хөкүмәте белән бәйле "Аппаратная" Telegram-каналы кичә, 16 гыйнварда шул хакта мәгълүмат чыгарды.
"1 гыйнвардан башлап контракт төзергә теләүчеләрне эзләргә булышучыларга 150 мең сум түләнә.Акчалар контракт имзаланган көнне килә", диелә хәбәрдә.
Татарстанда ирләрне Русия саклану министрлыгы белән контракт имзаларга үгетли алганнарга акчаны былтыр июль аенда түли башлаганнар иде. Башта 50 мең сум итеп билгеләнде, аннан соң аны озак та үтми 100 мең сум иттеләр.
Кешене контракт төзергә дуслары, туганнары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, хакимиятләр һәм җирле оешма вәкилләре, шулай ук башка "физик затлар" чакыра ала диелгән иде. Бары тик элек хөкем ителгәннәр, тикшерү астында булганнар һәм хәзерге вакытта сугышта катнашучы ихтыярилар гына танышларын сугышка җибәреп акча эшли алмаячак. "Теләүчеләрне" Русиянең башка төбәкләреннән дә китерергә ярый.
Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Татарстаннан соң бу түләүләрне башка төбәкләрдә дә кертә башладылар. Мәсәлән Башкортстанда сугышка җибәрергә кеше табучыларга 50 мең сум түләргә вәгъдә итәләр. Сугышка җибәрүчеләр — әти-әниләре дә, туганнары да, хәрби хезмәттәшләре, танышлары да, башка затлар да булырга мөмкин, иң мөһиме — кимендә 18 яшьләрендә булырга тиешләр.
Шул ук вакытта Татарстан үзе контрактчыларга хәзерге вакытта бер тапкыр 2,2 млн сум түли. Бу акчаларны чираттагымәртәбә 2025елның 1 гыйнварыннан, 200 мең сумга арттырдылар. 1,5 млн сумы —республика бюджетыннан, 400 мең сумы — саклану министрлыгыннан бирелә, 300 мең сумын муниципальхакимиятләр түли.
Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте. Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.
- Русиянең Украинада алып барган сугышына өч елга якын вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу аеруча авыр.
- Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
- Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 3828, Башкортстаннан — кимендә 4248 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
- Үз саннарына нигезләнеп, "Медиазона" 2024 ел, мөгаен, сугышның иң күп кан коелган елыдыр дип фаразлый. Үлүчеләр турында мәгълүмат соңарып килү сәбәпле, моны әлегә төгәл белдереп булмый, ди журналистлар, әмма тенденция шуны күрсәтә.Үлүчеләр турында некрологлар шактый соңарып килә, димәк, 2024 елның соңгы айларында үлгәннәр турында мәгълүмат әле 2025 елда да озак килеп торачак.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум