Accessibility links

Кайнар хәбәр

УЕФА Төркия футболчысына уңчы радикаллар ишарәсе күрсәткән өчен җәза бирергә мөмкин


Мериһ Демирал
Мериһ Демирал

"Күк бүре" ишарәсен Төркия милләтчеләре куллана. Бу ишарә Европа илләрендә, шул исәптән Австриядә "фашистик" дип санала. Демирал үзе беркемне мыскыл итәргә теләмәдем, моны төрек булуы белән бәйләп аңлатты.

Европа футбол берлекләре оешмасы (УЕФА) Төркия җыелма такымы уенчысы Мериһ Демиралга карата тикшерү башлаган. Моңа уенчының Европа футбол чемпионатында, Австриягә каршы 1/8 финал матчында уйнаганда төрек милләтчеләренең кул ишарәсен күрсәтүе сәбәпче булган.

Германия эчке эшләр министрлыгы башлыгы Нэнси Фезер футболчы Демирал ясаган кул хәрәкәтенә фикер белдерде. Бу ишарә Европа илләрендә, шул исәптән Австриядә "фашистик" дип санала.

"Төркия уңчы экстремистларының урыны — безнең стадионнарда түгел. Европа футбол чемпионатын расизм күрсәтү мәйданчыгы итеп куллану — бөтенләй ярамаган эш. УЕФА тикшерү уздырып, мөмкин булган санкцияләрне карар дип көтәбез", дип язды ул Х социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Фрезерның сүзләреннән соң протест белдерү өчен Германия илчесе Юрген Шульцны чакыртып алган.

"УЕФАның Төркия җыелма такымы футболчысы Мериһ Демиралга карата дисциплинар тикшерү башлавы — ярамый торган хәл, — диелә министрлык хәбәрендә. — 2023 елның сентябрендә Германия конституциясен яклау федераль оешмасы чыгарган хисапта "күк бүре" ишарәсе уңчы экстремизм белән генә янәшә куелмаска да мөмкин, ул Германиядә тыелган символ түгел диелгән. Бу вазгыятьтә Германия хакимиятләренең Демирал әфәнде гамәлләренә реакциясе — ксенофоб дип бәяләнергә мөмкин. Без голны бәйрәм иткәндә тарихи һәм мәдәни символны куллануга сәяси максатлы реакция күрсәтүне хөкем итәбез, ул кемгә дә булса каршы кулланылмады", диелә .

Демирал үзе исә беркемне мыскыл итәргә теләмәдем, дип аңлатты, моны төрек булуы белән бәйле дип аңлатты. "Монда яшерен хәбәр юк. Без барыбыз да төрекләр һәм мин төрек булуым белән горурланам. Ни кадәр бәхетле булуымны күрсәтергә генә теләгән идем. Бу кул хәрәкәтен күрсәтергә тагын да күбрәк мөмкинлегем булыр дип өметләнәм", диде ул.

  • Австриягә каршы матчта Мериһ Демирал ике гол кертте. Бу төркиягә 2:1 исәбе белән чирек финалга чыгу мөмкинлеге бирде. Анда такым Нидерланд белән уйнаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG