Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта кызларны үтереп тураклаган ир белән кеше ашаучы ир очрашкан


Дмитрий Малышев (сулда) һәм Александр Масленников
Дмитрий Малышев (сулда) һәм Александр Масленников

Якташлары социаль челтәрләрдә бу ирләрнең сугыштан кайтуыннан куркабыз дип яза. Бер таҗикны үтереп аның йөрәген ашаган Дмитрий Малышев сугышка колониядән киткән. Имеш ул "Русиянең традицион кыйммәтләрен саклау өчен" сугышырга булган. Сугышта ул ике кызны үтереп тураклаган төрмәдәше белән очрашкан.

Украинадагы сугышта Волгоградтан ике җинаятьче: кызларны үтереп тураклаган ир белән кеше ашаучы ир очрашкан. Бу хакта 7×7 басмасы хәбәр итә.

Волгоградта яшәгән Дмитрий Малышевны 2015 елда берничә җинаять эше нигезендә 25 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, ә соңрак ул колониядән азат ителеп Украинадагы сугышка җибәрелә. Ун ел элек ул Таҗикстан ватандашын үтереп аның йөрәген кисеп алып ашаган булган. Аннан алда Малышев җинаятьчел төркемдә торган һәм ике эшкуарны үтереп, аларның милкен урлаган диелә.

2024 елның мартында фронтта Малышев сугышта катнашучы башка бер тоткын - Волжский шәһәреннән Александр Масленников белән фотога төшкән. Масленников 2017 елда ике кызны үтереп тураклаган. Аны 22 елга хөкем иткән булганнар. 2023 елның язында Волгоград белән Волжскийда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә бу ирләрнең сугыштан кайтуыннан куркабыз дип яза башлаган, дип җиткерә басма.

Малышев V1 журналистларына Масленников белән бергә утыруын, 2023 елның октябрендә саклану министрлыгы белән контракт төзеп "Шторм V" батальонында хезмәт итәргә китүен сөйләгән. Каннибал "Русиянең традицион кыйммәтләрен саклау өчен" сугышырга булдым дигән.

  • Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә даими рәвештә үтерүчеләрне, көчләүчеләрне һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрне иреккә чыгара башладылар. Аларның корбаннарының туганнары протест белдерсә дә, нәтиҗәсе юк.
  • Былтыр ноябрьдә Сахалин өлкәсендә кимендә дүрт кешене үтергән, кеше ашаучы Денис Горинны иреккә чыгарулары билгеле булды. Аны колониядән азат итеп, Украинадагы сугышка җибәргәннәр.
  • Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде. Ул шул рәвешле "Коммерсантъ FM" радиосының Владислав Канюсны ярлыкаулары турындагы соравына җавап бирде. Канюс Вера Пехтелеваны үтергән өчен 17 елга колониягә хөкем ителгән иде, әмма сугышта булганнан соң иреккә чыкты.
  • Шул рәвешле Песков беренче тапкыр рәсми рәвештә авыр җинаять кылган тоткыннарның фронтка алынуын, аларга президент ярлыкавы бирелүен таныды.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең төрле җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Әле яңарак кына Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәевнең үлеме бөтен авылны тетрәндерде. Аны үтерүдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган Раил Хәйров шикләнелә.
  • Украинадагы сугыштан кайткан Русия хәрбиләре ике ел эчендә 200дән артык кешене үтергән һәм имгәткән. Күпчелек җинатьләр көнкүреш сәбәпләр белән, яки хәмер кулланганнан соң эшләнгән. Бергәләшеп эчеп утырган чакта сугыштан кайтканнар еш кына танышларына, күршеләренә яки очраклы кешеләргә һөҗүм итә, дип искәртелә. Еш кына сугыш ветераннарының туганнары да "үлем куркынычы" астында, диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG