Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан басып алынган Донецкида Башкортстан хәрбиләре мәчет төзегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар мәчетне үз көчләре белән, Украинага һөҗүм итүдән туктап торган чакларында салган. Ә төзелеш кирәк-яракларын Башкортстаннан җибәргәннәр. Басып алынган украин авылында мәчет салган Башкортстанның үзендә инде 17 ел буе "Әр-Рәхим"не төзеп бетерә алмыйлар.

Украинага каршы сугышырга киткән Башкортстан хәрбиләре Русия баскынлыгындагы Донецки "халык республикасы"ның бер авылында мәчет салган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.

"Йондоз-Рахман" мәчетен Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләре үз көчләре белән төзеп чыккан диелә.

"Бу эшләр хезмәттән бушаган чакта алып барылды. Төзелеш кирәк-яраклары: бүрәнәләр, такталар, брус - Башкортстаннан.", дип яза түрә.

Мәчетне июньдә, Корбан бәйрәмендә ачканнар.

Забелин мәчеттән соң православ чиркәве төзү башлана, ди.

Башкортстан Украинада сугыш башланганнан бирле фетнәчел Донбасска һуманитар ярдәм җибәрүне туктатмый. Ярдәмне машина-машина төяп җибәрәләр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу сугышны һәрдаим хуплап килә. Шул ук вакытта Донбасска һуманитар ярдәм ташыган Башкортстанның авылдагы мәктәп автобусына шина алырга да акчасы табылмады. Нәтиҗәдә берничә бала мәктәпкә бара алмыйча ике атна өйдә утырды.

Басып алынган украин авылында мәчет салган Башкортстанның үзендә инде 17 ел буе "Әр-Рәхим" мәчетен дә төзеп бетерә алмыйлар. 2023 елның 13 мартында Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә, берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәрткән иде. Мәсәлән берсендә ул "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде. "Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", дигән иде ул.

  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 2498 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG