Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ул туган ягын, халкын ярата. Ничек читтә кала алсын?" "Баймак эше"ндә гаепләнүче Юнир Хисаметдинов тарихы


Юнир Хисаметдинов
Юнир Хисаметдинов

Башкортстанның Әбҗәлил районыннан 40 яшьлек Юнир Хисаметдинов — "Баймак эше"ндә гаепләнеп, Удмуртия башкаласы Ижауда хөкем ителәчәк кешеләрнең берсе. Кулга алынганчы ул йорт төзегән, хатыны белән өч бала үстергән һәм тау биеклекләрен яулаган булган. Азатлык Радиосы аның тормыш тарихын бәян итә.

"ТӨНГӘ ЭШКӘ КИТТЕ, ИРТӘН КАЙТМАДЫ"

Башкортстанның Әбҗәлил районы Әбҗәлил авылында яшәгән 39 яшьлек Юнир Хисаметдиновны куәт оешмалары вәкилләре 4 февральгә каршы төндә тоткарлый.

"3 февральдә кичке сәгать алтыда ирем төнгә эшкә китте, иртәнгә кайтмады", дип язды 5 февральдә хатыны Лилия.

"4 февральдә [ирем] Баймакта булган, полиция бүлекчәсе хезмәткәре шалтыратты, аны Уфага тикшерү комитетына алып китәчәкләрен әйттеләр, — дип тә өстәгән иде ул шул ук көнне. — Шулай да аңлый алмыйм. Нинди маддә, кайда ул — берни әйтмиләр".

Соңрак ачыкланганча, 4 февральдә Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе хөкемдары Азат Үтәрбаев Юнир Хисаметдиновны Русия Административ кодексының 20.2нче маддәсе, 6.1нче өлешендә гаепле дип таба ("гомерне тәэмин итүче объектларның, транспорт яки социаль инфраструктура объектларының эшчәнлегендә тоткарлыкларга китергән рөхсәтсез җыенда, митингта, демонстрация, йөреш яки пикетта катнашу"). Ирне административ сак астына алалар, әмма ни сәбәпледер мәхкәмә карары текстында күпмегә икәне язылмаган.

Уфага китерелгән Юнир Хисаметдинов 5 февральдә шәһәрнең Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Роза Корбанова каршында утыра. Хөкемдар тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, аны 17 мартка кадәр кулга ала. Соңрак ирне Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлешендә ("киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") гаепләүләре билгеле була.

13 февральдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе беренче мәхкәмәнең карарын үзгәрешсез калдыра.

Юнир Хисаметдиновның хатынына 9 февральдә язган беренче хатыннан:

Кайчак миңа бу куркыныч төш кебек тоела, уянырмын да, барысы да кабат элеккечә булыр сыман

"...Монда булуыма үзем дә шокта. Кайчак миңа бу куркыныч төш кебек тоела, уянырмын да, барысы да кабат элеккечә булыр сыман.

Минем өчен борчылмагыз. Мин югалмам, минем белән берни булмас. Иң мөһиме — мин исән. Сезгә һәм бөтен туганнарга мәшәкать белән борчулар тудырганга гына борчылам. Балаларны минем өчен дә кочакла һәм аларны нык яратуымны әйт..."

"Бүген иремне тоткарлауларына бер ай узды, — дип язды Юнир Хисаметдиновның хатыны Лилия 3 мартта. — Авыр, әмма бирешмибез. Аллаһка шөкер, Юнирнең бар да яхшы. Хатлар белән генә аралашабыз...".

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

"ТОРМЫШТА БЕР ДЕВИЗЫ БАР ИДЕ: "ЯШӘ, СӘЯХӘТ ИТ, БЕРНИ ӨЧЕН ҮКЕНМӘ ҺӘМ ЯЗМЫШКА РӘХМӘТ ӘЙТ"

Хатыны сөйләвенчә, Юнир Хисаметдинов кулга алынганчы Магнитогорскида "ОСК" сервис ширкәтендә эшләгән. Бөтен буш вакытын гаиләсенә биргән (аларның өч балигъ булмаган баласы бар), шулай ук спорт белән шөгыльләнгән һәм тауларга менгән.

Саф һавада, күңелгә ятышлы кешеләр белән тауларга чыгу — теләсә нинди спорт залыннан яхшырак. Чыныгасың, көчеңне арттырасың, сәламәтлегеңне яхшыртасың.

Юнир Хисаметдинов тауларга менүе турында "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә күп язган. Хатыны аның сәхифәсендә язылган сүзләрдән өземтә китерә:

— Һәрберебезнең мавыгуы һәм хоббие бар. Ә безгә тауларда йөрү ошый. Без тауларда гына искиткеч энергияне тоя алабыз. Маршрутның авырлыкларын уза алу — ныклыгыңны сынап карарга һәм үзең белән горурланырга, тагын да күбрәк булдыра алуыңны белергә ярдәм итә. Саф һавада, күңелгә ятышлы кешеләр белән тауларга чыгу — теләсә нинди спорт залыннан яхшырак. Чыныгасың, көчеңне арттырасың, сәламәтлегеңне яхшыртасың. Таулар — искиткеч матурлык һәм көч ул. Бер тапкыр гына булса да анда булып караган һәркем моны раслар".

2022 елда Юнир Хисаметдинов Урыс географик җәмгыятеннән "Урал барсы" дигән титулын алган. Аны Көньяк Уралдагы биеклеге 1000 метр һәм аннан да биегрәк булган җиде тау түбәсенә менгән кешеләргә бирәләр. 2023 елда ир Казбек тавына (5033 метр) күтәрелә .

Ир спортка һәм тауга менүләргә үзенең гаиләсен дә җәлеп иткән.

Юнир Хисаметдиновның хатынына 13 февральдә тикшерү изоляторыннан язган хатыннан:

"Минем бар да ярыйсы. Сезне, аеруча балаларны гына сагындым — [кызыбыз] Алинәне кайчак төштә күрәм, имеш урамда йөрибез икән дим..."

"Тормышта аның бер девизы бар иде: "Яшә, сәяхәт ит, берни өчен үкенмә һәм язмышка рәхмәт әйт", дип яза Юнир Хисаметдинов турында хатыны. — Юнир сәламәт тормыш рәвеше алып бара, тартмый, эчми, табигатьне ярата... Гаиләсенә һәрчак вакытын күп бирә. Ул — гаиләдә бердәнбер туендыручы... Ирем белән горурланам".

Икенче бер постында хатыны гаиләләренең машинага һәм йорт төзү өчен алынган кредитлары булуын, үзенең декрет ялында утыруын телгә алган.

Беренчел тикшерү барган вакытта Юнир Хисаметдиновны сак астында тоту вакытларын берничә тапкыр озайталар, ә аның сак астына алынуга каршы биргән аппеляция шикаятьләрен гел кире кагалар.

Юнир Хисаметдиновның хатынына тикшерү изоляторыннан язган һәм 30 майда чыккан хатыннан:

"Иртәгә [сак астында тотуны озайту] мәхкәмәсе булачак. Иртәгә килмәгез, чөнки бу мәхкәмә барышына тәэсир итмәячәк. Ә синең күңелең генә төшәчәк, минеке дә. Балалар янында булсаң яхшырак... Минем белән бар да яхшы һәм тәртиптә. "Махсус хәрби операциягә" дә барырга җыенмыйм".

Әле февральдә үк Хисаметдиновның хатыны ирен сак астына алуларына һәм гаепләүләренә борчылу белдерде:

Миңа бик авыр, тормышыбызның асты-өскә килүе өчен нык кыен...

— Аңламаган килеш күпләр киңәшләр бирә, гаепли башлый: нишләп Юнир анда (Баймакка) барган соң, өйдә утырсын иде, яки "махсус хәрби операция"гә китсен, диләр, — дип язды ул. — Әйе, Юнир анда булды. Чөнки ул — өч балигъ булмаган бала атасы, туган ягын, халкын ярата, күп сәяхәт итте, Башкортстан табигате турында сөйләде. Ничек ул читтә кала алсын? Шуңа күрә гаепләмәгез, бу дөньяда беркем дә мондый хәл минем белән булмас дип әйтә алмый. Аллам сакласын, мондый хәлдә калуны беркемгә дә теләмим. Миңа бик авыр, тормышыбызның асты-өскә килүе өчен нык кыен...

"Иреңнең тикшерү изоляторында утыруын аңлау рухи яктан авыр. Балалар әтиләрен сорый һәм аның кайтуын һәр көн көтә", дип язды гаепләнүченең хатыны май аенда.

"Ә ҖАН БАРЫБЕР ИРЕККӘ ОМТЫЛА..."

Юнир Хисаметдиновка ачылган җинаять эшендә тикшерү эшләре җәй генә, аны сак астында тоту вакытын 17 сентябрьгә кадәр озайтуларыннан соң гына башланды.

Минем белән бар да яхшы һәм тәртиптә. "Махсус хәрби операциягә" дә барырга җыенмыйм.

5 июльдә, тикшерү изоляторында Хисаметдинов 40 яшен каршы алды.

"Бүген минем ирем Юнирнең туган көне, юбилей, 40 яше тулды, — дип язды ул көнне хатыны Лилия. — Аны чын күңелдән котлыйм, ныклы сәламәтлек, шатлык, энергия һәм күтәренке рух телим. Хыялына омтылсын, күңеле төшмәсен һәм исендә тотсын — мин һәрчак ярдәм итәр өчен янында булачакмын".

Азатлык Радиосы мәгълүматынча, август башына Хисаметдинов эшен тикшерү төгәлләнә. Ахыргы гаепләүдә ирне "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да (Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллану"да (Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 1нче өлеше) гаеплиләр.

4 августта хатыны иренең тикшерү изоляторыннан урыс телендә язган "Азатлык" дип аталган "ак шигырен" чыгарды. Азатлык Радиосы шигырьнең татар теленә тәрҗемәсен китерә:

Киемемнән дә, үземнән дә төрмә пычрагын юармын,

Тик җанымнан гына юа алмам беркайчан.

Монда тормыш башка, бөтенләй бүтән,

Һәм аңа ияләшеп булмас кебек беркайчан.

Ә җан барыбер иреккә омтыла,

Мондый язмышка күнә алмас беркайчан.

Кызганыч, иректә вакыт һәм азатлыкның кадере юк

Монда гына аңлыйбыз алар бәһасез.

Һәм кире кайтара алмассың беркайчан!

Сентябрь башында Юнир Хисаметдинов һәм "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын дүрт кешенең мәхкәмәләре Ижау шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсендә үтәчәге билгеле булды.

Хатыны хәбәр итүенчә, Хисаметдиновның сак астында тотылу вакыты 2024 елның 17 декабренә кадәр озайтылган.

Юнир Хисаметдиновның гаиләсе аны яклаучы адвокатка түләү өчен кабаттан кешеләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр калды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG