Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халкымның бердәмлеге белән горурланам". "Баймак эше"ндә гаепләнүче Азат Мирзин тарихы


Азат Мирзин
Азат Мирзин

Башкортстан Республикасының Баймак районы Муллакай авылында туган 41 яшьлек Азат Мирзин — "Баймак эше"ндә гаепләнүче халыкка билгеле өченче кеше булды. Азатлык Радиосы аның тарихын бәян итә.

"ТИЗРӘК КИЕН, [ЮКСА] ХӘЗЕР МИЛӘРЕҢНЕ ҖЫЯ БАШЛАЯЧАКСЫҢ!"

Баймак районы мәхкәмәсе янындагы вакыйгалардан соң, икенче көнне үк, куәт оешмалары вәкилләре Баймактагы өенә килеп Азат Мирзинны тоткарлый. Бу хакта аның туганнары хәбәр иткән иде.

— Алар безнең өйгә килгәндә, өйдә ирем һәм 11 яшьлек улым гына булган, — дип сөйләгән иде "ОВД-Инфо" хокук яклау проектына ирнең хатыны Рәзилә Мирзина. — Кичке сәгать тугызларда. Җиде кеше. Улым әйтүенчә, әтисе өстәл артында утырган булган. Алар кереп сүгенә, кычкыра башлаганнар: "Әйдә, киен тизрәк, [юкса] хәзер миләреңне җыя башлаячаксың!" дигәннәр. Улыбыз курыккан, елый башлаган, аңа йокы бүлмәсенә кереп китәргә кушканнар. Алар иремне бала каршында алып киткән, улым шокта булган! Бөтенесе китеп барган, ул бер үзе өйдә калган. Кичен генә өйгә өлкән кызыбыз кайткан, шуннан соң балалар нәрсә булуын миңа язды, — дип аңлаткан иде ул.

Рәзилә Мирзина ире белән элемтә шундук югалуын сөйли, ул ире турындагы мәгълүматларны бары тик участок полициясе аша гына алган.

— Башта ул иремне полиция бүлекчәсендә дигән иде. Анда баргач, Белоретта диделәр. Өч сәгатьтән аның инде Уфада булуын белеп алдым. Участок полициясе характеристика, ниндидер белешмәләр язуымны сорады. Бөтенесен язып бирдем. Баймактагы полиция бүлекчәсендә ике көн булдым, тикшерүче белән сөйләштем, — дип аңлатты Мирзина.

Шул участок полициясе аңа ире — Азат Мирзинга — җинаять эше ачуларын җиткерә.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 19 гыйнварда тикшерү комитеты иргә "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" (Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлеше) һәм "хакимият вәкиленең сәламәтлеге белән гомеренә куркыныч тудырмый торган көч куллану" (Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 1нче өлеше) турында гаепләү белдерде.

22 гыйнварда Уфаның Совет районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Мирзинны 2024 елның 17 мартына кадәр кулга алды. 29 гыйнварда Башкортстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Кәримов бу карарны үзгәрешсез калдырды.

— Тиздән тикшерү изоляторы урнашкан шәһәргә [Уфага] китәм, аңа әйберләрне үзем алып барам. Миңа әйтүләренчә, аңа анда суык, өстенә ябынырга әйбер һәм җылы кием китерергә кирәк диделәр. Аңа анда нык суык, аңлыйсызмы? — дип сөйләде Рәзилә Мирзина.

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

"ҖИР ӨЧЕН, ХАЛЫК ӨЧЕН БАРАМ ДИДЕ"

Мирзина "ОВД-Инфо"га гаиләләрендә Баймак вакыйгаларына кадәр һәм аннан соң ниләр булуын да сөйләгән.

— 15 гыйнвардагы беренче митингка ирем бармады, икенчесенә — 17 гыйнварда үткәнендә генә булды, — дип искә алган ул. — Аның алдыннан гына мин аңа әйттем, кисәттем: "Бәйләнешмә инде, нәрсәгә ул сиңа? Син бит үзең шунда (тәртип саклау оешмаларында) эшләгән кеше, бөтен маддәләрне, кануннарны да беләсең", дидем. Башта ул миңа җир өчен, халык өчен барам дигән иде, ә алдагы көнне генә өстәл артында уйланып утырды һәм берни дәшмәде.

Хатыны әйтүенчә, Азат Мирзин элек полициядә машина йөртүче булып эшләгән, ә аннары шул ук вазифага Росгвардиягә күчкән.

— Былтыр көз көне әз түлиләр дип, ул аннан китте. Үзенә эшли башлады, шабашкаларда күпкә күбрәк акча эшләп була иде, — дип сөйли Рәзилә Мирзина.

2007 елның апреле башында "Баймакский вестник" район газетында бер язма чыккан. Анда Баймак шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узуы турында язылган. "Беренче урынны Милициянең патруль-пост хезмәте взводы милиционеры Мирзин Азат Самат улы алды", дип язган газет.

Азат Мирзинның Баймак районы мәхкәмәсе янындагы халык җыенына баруына хатыны үзен гаепли.

— Мин бит бюджет оешмасында эшлим (Рәзилә Мирзина Баймак шәһәр хастаханәсендә эшли — ред.), мондый эшләргә катышмыйм, шуңа күрә аңа да "Барма, барма, барма", дигән идем, — дип сөйләгән Мирзина "ОВД-Инфо"га. — Ә мине ишетәсе килсә дә, ул шикләнде. Мин аны карап бетерә алмадым инде, тәүлек буе эшләргә, кизү торырга эшкә киткән идем. Мин өйдә юк идем, ә ул киткән. Эштән шалтыраттым мин аңа, тик ул телефонын алмады. Аның Баймак район мәхкәмәсе янында икәнен шундук аңладым.

Мирзина ирен кулга алуларын бик авыр кичерүе турында сөйли.

— Бу хәлдән соң өч көн буе яттым — тормадым да диярлек, дөньяда ашау барлыгын да онытканмын, — дип искәрткән ул. — Хәлсезлектән тавышым үзгәрде. Аннары акрынлап балалар хакына (Мирзиннарның ике балигъ булмаган баласы бар — ред.) элекке хәлемә кайта башладым: өйне җылытырга, ашарга пешерергә кирәк.

Шулай ук Рәзилә Мирзина тормышларын җайлау өчен ире белән бик күп эшләүләре турында да сөйләгән.

— Мин 22 ел буе дәүләт хастаханәсендә һәм берничә ел хосусый клиникада эшлим. Кайчакта төннән чыгасың да шунда ук клиникага китәсең. Җәен ялларсыз эшлим, ирем белән бер-беребезне күрми дә идек дияргә була — икебез дә төнлә эшләдек. Хастаханәне ташлап, клиникада гына калмакчы идем, тик мине җибәрмәделәр — эшләргә кешеләре юк.

Ул ирем дә ким эшләмәде дип сөйли. Полициядә эшләгән чакта "сменалап кизү тора ала иде: төнне шунда үткәрә, ә аннары өстәмә акча эшләп алырга китә": "Әле ул йокысызлыктан интегә иде, төнге кизүдән соң йоклый алмагач эшләргә китә иде, бәтәрәе бар диярсең".

— Азат бик хуҗалык җанлы кеше иде, өебезне дә үзе төзеде. "Әйдә, берәрсен яллыйбыз", дип гел әйттем, ә ул баш тартты. Спортны ярата, улым белән балыкка йөрделәр, — дип сөйләгән Рәзилә Мирзина.

Азат Мирзинның туганнары Азатлык Радиосы белән сөйләшүдән баш тартты.

Азат Мирзинның туганнары быел 2 мартта чыгарган пост:

"Бу атнада без якын кешебезне, бабаебызны югалттык. Бөтенесе (балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары һәм бөтен танышлар) аны соңгы юлга озатырга килде. Тик абыебыз [Азат Мирзин], кызганыч, әтисе белән саубуллашып, аны соңгы юлга озата алмады. Аңа әтисе турында хәбәр иттеләр. Нәрсә кичерәдер — күз алдына да китерә алмыйм. 15 ел элек әнисен югалтты. Бер ел элек иң зур абыйсын, ә быел әтисен дә".

6 мартта Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе Азат Мирзинны сак астында тоту вакытын 2024 елның 17 июненә кадәр озайткан иде. 24 майда исә чираттагы мәртәбә озайттылар.

АЗАТ МИРЗИН: "ВАКЫТ ШУНДЫЙ КЫЗГАНЫЧ; КЕШЕЛӘР ЭШ БЕЛӘН МӘШГУЛЬ, Ә БЕЗ МОНДА УТЫРАБЫЗ"

"Idel.Реалии" ачыклавынча, май ахырына Азат Мирзинның җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Июньдә гаепләү йомгаклавын Русия Баш прокуратурасында раслаганнар.

Гаепләү ягы фаразынча, 17 гыйнварда, Баймак район мәхкәмәсе янында булган чакта, Азат Мирзин Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре ягына бозлы кар кисәкләре ыргыткан, алар икесенең металл калканнарына эләккән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, шул рәвешле Мирзин аларга физик авырту китергән. Үз чиратында гаепләнүче исә чынлап та полиция хезмәткәрләренә "кар ыргытуын" әйткән, тик ул йомшак иде, шуңа очып барып җитә алмады, дигән.

Азат Мирзинның быел 2 июльдә Уфаның 1нче тикшерү изоляторыннан хатынына язган хатыннан:

"Минем хәлләр шул инде — дүрт почмакка карап утырам әле. Бүген 2 июль дә булып китте, вакытны кызганыч, кешеләр эш белән булышканда без утырабыз инде шунда. Вакыт әкрен үтә, көткәнгәдер инде. Балакайларым нәрсәләр эшләп йөргән була? Нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар? Баймак урынындамы? Талкас буе мыжгып торадыр инде. Тиздән печән башлана инде. Су буенда ипләп — балаларны кара инде. Бөтенесенә зур-олы рәхмәтемне җиткерәм. Шушы авыр вакытта миңа, минем гаиләмә ярдәм иткәннәре өчен. Бу ярдәмегезне бервакытта да онытмам. Ходаем насыйп итсә кайтырбыз. Яхшыга гына өмет итик. Аллаһ барысын да күреп тора. Халкымның бердәмлеге белән горурланам. Безгә дә аяз көннәр булыр, Аллаһ боерса".

8 июльдә "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең, шул исәптән Азат Мирзинның да җинаять эшләрен Ижауның Ленин районы мәхкәмәсендә караячаклары билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG