Мәскәүдән мәктәпкә документсыз вәгъдә кайткан

Казан шәһәре мәгариф идарәсе мөдире урынбасары Марат Лотфуллин.

Мәскәүдән Казан вәкиллеге "милли белем юкка чыкмас" дигән вәгъдә белән генә кайткан. Тик бк вәгъдәгә дә әле ышанып бетеп булмый, ди Разил Вәлиев һәм Марат Лотфуллин.


Билгеле сәясәтче һәм әдиб, Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният һәм тел комиссиясе рәисе Рәзил Вәлиевнең бу көннәрдә эше күп.

Авыл мәктәпләренә дә куркыныч яный

“Биш минуттан Дәүләт Шурасында чыгыш ясыйм”, - ди ул. Алар бүген референдумнарны ясаганда татар телен юкка чыгаруга, авыллардагы мәктәпләрне, китапханәләрне юк итүгә каршы тавыш куптарган. Шулай ук милли мәгариф проблемалары турында да борчыла депутат. Узган ел ахырында милли-төбәк компонентын юкка чыгаручы Мәгариф кануны кабул ителгән иде. Килеп туган вәзгыяттән чыгу нияте белән Татарстан парламенты нишләргә җыена? Бу турыда депутат үзе сөйли.

”Авыл мәктәпләренә һәм аз санлы татар сыйныфларына куркыныч яный. Бу укучылар санын оптимальләштерү дип атала. Авылда бер сыйныфта 14 бала булырга тиеш. Шәһәрдә исә 24 бала. Шулар саны җитмәсә татар сыйныфы ябыла. Хәтта мәктәпләр дә кушыла ала. Бу вакытта күпләр балаларын татар мәктәбендә укытыр өчен шәһәрнең ерак почмакларына илтергә мәҗбүр булачак. Авылда да сыйныфлар ябылса, башка авылга баланы илтер өчен автобус җитешмәскә мөмкин. Автобусы булса, аның бензины яки шоферы булмый. Авылдан-авылга укучы ташу катлаулы эш. Шулай ук сыйныфлар кушылса, укытучылар эшсез калачак. Аларны эшкә урнаштырырга да кирәк.”

Разил Вәлиев Мәскәү вәгъдәсенә ышанмый

"Шулай да милли мәгариф дөньясында узган елда иң катлаулы мәсьәлә Мәскәүдә чыккан канунга бәйле, - ди депутат. Русия федерациясенең Мәгариф турындагы канунына Дума керткән һәм президент кул куйган төзәтмәләр милли мәгариф өчен аяныч тәмамланырга мөмкин. Бу канун Русия мәгариф системасында һәм белем бирүдә милли вә төбәк компонентын, ягъни татар мәктәпләрен бетерергә мөмкин, дип саный Разил Вәлиев.

Путин яңадан карап тормаган

Бу канун төбәкләрдә, республикаларда җирле депутатлар каникулда вакытта тиз генә кабул ителгән иде. Икенче укылышта кабул ителгәндә исә без Татарстан Дәүләт Шурасы да, Татарстан хөкүмәте, Татарстан президенты да борчылу белдергән, мөрәҗәгатьләр кабул иткән иде инде. "Аерым алганда президент Миңтимер Шәймиев Русия президенты Владимир Путин белән дә очрашып бу турыда сөйләште. Аның да бу канун турында яңадан карармын, дигән вәгъдәсе бар", дип сөйли иде бер ай элек депутат Разил Валиев. Казанда күпләр канун тыелыр дип өметләнде. Хәтта Путин урынына килүче Дмитрий Медведев яңадан карар дип өметләнүчеләр дә бар.

"Менә Казаннан мәгариф хезмәткәрләре Мәскәүгә Төбәк мәгарифе институтына барып кайтты. Аларга анда татар һәм башка телләрдә белем бирү юкка чыкмаячак дип вәгъдә биреп кайтарганнар. Тик ул вәгъдәләргә ышанып булмый”, - ди Разил Вәлиев.

Марат Лотфуллин, 309-нчы канун гамәлдә бит инде, ди

Ә хәзер исә, Мәскәүдән "канун гамәлдә инде" дип кайтарганнар. Шунда булган Казан шәһәре мәгариф идарәсе мөдире урынбасары Марат Лотфуллин “ул 309-нчы канун гамәлдә бит инде”, ди. “Иң аянычы - яңа мәгариф кануны буенча милли һәм төбәк компоненты юкка чыга", дип уфтана Марат әфәнде.

“Хәзер инде мәгарифтә милли компонент юк. Бар бары тик федераль стандарларны гына кабул итә алабыз. Без шул стандартларны гамәлгә кертү буенча тендерда җиңеп чыккан кешеләр белән очрашып кайттык. Аны Казаннан киткән элеккеге министр Фарис Харисов җитәкләгән институт оештырды. Алар безгә татарча укыту кала, дип әйтте. Без исә туган телне федераль стандартка кертәргә тиеш. Шул турыда сөйләшеп кайттык. Тендердагы кешеләр моңа каршы түгел. Татар телен укыту ул дәүләт телен дә укыту бит. Моны да карарбыз диделәр. Республика дәүләт телләрен укыту буенча да федераль стандарт кирәк. Ул Русия кануннарында каралган. Тик ул стандарт буенча уктылмаган. Бу эшләр ничек әле барыр, билгеле түгел. Аерым документта милли компонент яки туган телне дәүләт теле буларак укыту раслангмаган бит”, - ди Марат Лотфуллин.

Чират - Думадагы татарларда

Татарстан депутатлары милли мәгарифне яклар өчен ни эшләргә уйлый? “Без Русия канунын үзгәртү турында үз кануныбызны кабул итәргә тиеш. Аны карарга инде Мәскәүдәге Русия Думасындагы депутатларга җибәрдек. Алар моны федераль даирәләр белән киңәшеп безгә кайтарырга тиеш”, - Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният һәм тел комиссиясе рәисе Рәзил Вәлиев.