Ачык микрофон: 1992 елның 21мартында үткән Татарстан референдумын хәтерлисезме, катнашкан идегезме?

- Бардым билгеле, бер сайлауны да калдырганым юк. Ул вакытта да тавыш бирдем. Безгә байлык та кирәк түгел иде, безгә ил кирәк иде, безгә тыныч тормыш кирәк иде. Менә шуңа күрә, чын күңелдән ышанып, кирәкле санап бардык.
- Каян белим инде 16 ел элек булган хәлне. Кичәге көнне белмәгәнне.
- Ул чорда безнең республикабызда, гомүмән, дәүләт киңлегендә зур демократик идеялар, суверенлык идеялары күтәрелеп бара иде. Бу референдумда 62%тан артык халыкның катнашуы, күрсәтеп тора иде, халыкның демократиягә йөз тотуын, аның демократиянең адымнарына битараф булмавын. Үз чоры өчен бу референдум бик мөһим булды, халык аңында тирән эз калдырды, дип уйлыйм мин.

- Сугыш алдыннан булган вакытны хәтерләтте ул көн.Чөнки ул көнне хәрби техникаларны, дивизияләрне Кремльдән зур-зур “тягач”лар белән озаттылар. Үзем күрдем .


Виталий Логинов, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты:
- Референдум бик уңышлы үтте. Ул республиканың сәяси яктан да, бар яктан да үсешен билгеләде. Референдумның уңышлы үтүе, Татарстан республикасының Конституциясенә дә уңай йогынты ясады.
Альберт Гафуров, ул вакытта Чаллы сайлау комиссиясе рәисе:
- Без бик зур шатлык белән каршы алдык референдумның нәтиҗәләрен. Ул вакытта агитаторлар, гади кешеләр йөрделәр Татарстанның бәйсезлеге, аның үсеше өчен көрәштә. Сайлауның соравы Татарстанның суверенлыгы турында иде. Референдум кабул ителде. Суверенлыкка каршы агитация алып баручылар да күп булды. Мәскәүдән дә килделәр, хәтта Себердән килгән бер татар хатыны да каршы чыккан иде,Татарстаннан безне аермагыз, дип.