Свердловски өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә инде менә ун ел буена татар-башкорт якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Бу көннәрдә бик зурлап бу күркәм юбилей билгеләп үтелде.
Югары Пышма шәһәрендә күпләп яшәгән татар халкының туган телне өйрәнүгә мохтаҗлыгын канәгатьләндерү максаты белән, 1997 елдан башлап алдынгы татар җәмәгатьчелеге татар якшәмбе мәктәбен оештыру артыннан йөри башлый. Шәһәр башлыгы, мәгариф идарәсе һәм 1 нче санлы мәктәп директоры бу башлангычка уңай карыйлар. Свердловски өлкә мәгариф үстерү институты методисты Зәйтүнә Шәймөхәммәтова кирәкле нигезне тәэмин итәрлек документлар әзерләүне үз өстенә ала. Бу эштә Югары Пышма шәһәренең 1 нче санлы мәктәбенең ул вакыттагы директоры (хәзер шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе) Татьяна Сергеевна Козинаның керткән өлеше әйтеп бетергесез күп була. Бөтен бер халыкның милли ихтыяҗларын тирәнтен аңлап эш иткән бу ханым оештыру эшләре барган вакытта чиновниклар белән дә, укытучылар коллективы белән дә, үз милләтеннән оялып яшәүче, балаларын татарча укытырга кертергә шикләнүче ата-аналар белән дә уртак тел таба белә. Эзлекле рәвештә алып барылган эшнең нәтиҗәсе – 1998 елның язына балаларын татар якшәмбе мәктәбендә укытырга теләүче ата-аналардан 120 гариза килә.
Югары Пышма татар якшәмбе мәктәбе 1998 елның 5 апрель көнендә ишекләрен ачты. 2000 елдан башлап биредә башкорт классы да эшли башлады. Башкортстан республикасының Свердловски өлкәсендәге даими вәкиле Нәфисә Тюменцеваның даими рәвештә күрсәтеп торган ярдәме нәтиҗәсендә әлеге класс тиз арада бик югары күрсәткечләргә иреште. Бүгенге көндә башкорт классында белем алучы ике бала – Ситдикова Гүзәл һәм Галимова Юлия Русия Президенты премиясе алу бәхетенә лаек булдылар.
Шулай итеп, 2000 елдан башлап Югары Пышма татар якшәмбе мәктәбе татар-башкорт якшәмбе мәктәбенә әверелде. Бүгенге көндә биредә дүрт татар классы һәм бер башкорт классы эшләп килә. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фая ханым Галиева бу турыда болай дип сөйләде:
“Баштарак сигез класс, сигез укытучы идек. Балалар күп, һәр класска егермедән дә ким йөрмәде. Бергәләшеп төрле бәйрәмнәр дә уздыра идек. Ата-аналар һәрвакыт безнең белән бергә булдылар. Ә хәзер инде балалар күп йөри дип мактанып булмый. Нибары дүрт класс татар телен өйрәнә, бер класс башкорт телен”.
Якшәмбе мәктәбендә хәзер 68 бала белем ала икән. Балалар санының бермә-бер кимүен Фая ханым төрле сәбәпләр белән аңлата:
“Гаиләдән тора бар да. Хәзер бит ата-аналарның күбесе татарчаны кирәк санамый. Күбесенчә гаиләдә русча сөйләшәләр. Татар концертларына, хәтта бушка булганнарына да йөрми яшьләр, күбесенчә әби-сәби йөри”, диде ул.
Милли үзаң кимү хәзерге ата-аналарның шәһәр җирендә тәрбияләнеп үскән яшьләр булуы белән аңлата Фая ханым. Аның сөйләвенчә, моннан ун ел элек бирегә Татарстаннан, Башкортстаннан күчеп килүче яшь әти-әниләр күп булган. Ә хәзер аларның саны юк дәрәҗәсендә.
Юбилей тантанасында якшәмбе мәктәбе оештырылуның иң беренче көннәреннән үк эшләүче укытучылар арасыннан педагогика фәне ветераннары, халык мәгарифе отличниклары Савадый ага һәм Гөлзаһирә апа Әхмәтовларны билгеләп үттеләр. Аларның уртак хезмәт стажы 105 елны тәшкил итә. Андый хезмәт тәҗрибәсе бик зур кыйммәткә ия.
Свердловски өлкә мәгариф үстерү институты Югары Пышма якшәмбе мәктәбен игътибарсыз калдырмый. Институт методисты Зәйтүнә Нур кызы Шәймөхәммәтова җитәкчелеге астында биредә “Өстәмә белем бирү сферасында туган телне өйрәнүнең уку-методик ягын тәэмин итү” дигән вакытлы фәнни-эксперименталь коллектив һәм “Мәктәпләрдә этно-культуралы белем” дип аталган база мәйданчыгы эшләп килә. Бу инде укыту биредә фәнни нигезгә салынган дип уйларга мөмкинчелек бирә.
Якшәмбе мәктәбенең ун ел элек төзелеп, бертуктаусыз эшләп килүе –аны оештыручыларның гына түгел, укытучыларның, укучыларның һәм ата-аналарның зур казанышы. Югары Пышма татар-башкорт мәктәбенең ун еллык юбилее белән тәбрик итәргә килүчеләр үзләренең чыгышларында нәкъ менә шуңа басым ясадылар.
Тантанага Югары Пышма шәһәр хакимияте вәкилләре, Татарстанның Уралдагы даими вәкиле, Башкортстанның Свердловски өлкәсендәге даими вәкиллеге хезмәткәрләре, Югары Пышма “Әл-Бухари” мәчете имамы, Свердловски өлкә Думасы депутатлары ярдәмчеләре, татар һәм башкорт милли оешмалары вәкилләре, мәктәпне оештыру башлангычында торучылар, ата-аналар, балалар һәм башкалар җыелган иде. Тантана бик матур, оешкан төстә үтте һәм күңелләрдә якты эз калдырды.