Махачкалада 2002 елда Дубровка театрындагы тотык алу фаҗигасен сүрәтләгән спектакль сәхнәдән алынган. Әсәрнең авторы британ ватандашы Наталья Пелевина моның өчен Дагстан президенты Муху Алиевны гаепли.
"Синең кулда" дип аталган бу спектакль 2002 елда Дубровка театрында булган фаҗигане сүрәтли. Тамаша шулай башлана да: сәхнәгә карадан киенгән, шартлаткыч белән уралган, иңсәсенә корал элгән ханым чыгып баса. Тамашачылар үзләрен тотык итеп хис итә.
2002 елның октябрендә Мәскәүнең Дубровка театрында "Норд-Ост" тамашасы барганда коралланган төркем бәреп кереп йөзләгән кешене тотык итеп ала һәм Чечнядагы хәрби гамәлләрне туктатырга таләп итә.
Русия хөкүмәте сөйләшүләрне кире кага. Дүрт көннән махсус көчләр һөҗүм вакытында сәер газ куллана, 41 тотык алучы һәм 160 тотык хәләк була.
"Тулы бер театрның тотык итеп алынуы мине шаккаттырды, – ди әсәрнең авторы чыгышы белән Русиядән, хәзер Британиядә яшәүче Наталья Пелевина. – Мин бу турыда язарга булдым. Төп идеа – тамашачыны шул тотыклар хәленә кую иде."
"Синең кулда" дигән спектакль беренче тапкыр ике ел элек Лондонда күрсәтелә. Узган атнада ул Махачкалада 800 урынлы театрда күрсәтелә. Тамашада Дагстан президенты Муху Алиев та була. Премьера бик уңышлы үтсә дә, икенче көнгә спектакль сәхнәдән алына.
Дагстан президенты үзенең рәсми сәхифәсендә бу спектакльне ошатмавын, террорчыларның анда артык кешелекле итеп күрсәтелүен һәм, гомүмән, бу тамашаның Дагстанга андагы вазгыятне какшату нияте белән китерелүен әйтә. Берүк вакытта Алиев спектакльне мин туктатмадым, бу мәдәният министрлыгы эше ди.
Министрлык моны кире кага, сәбәпне артисларның сәләмәтлеге белән аңлата.
"Нигездә рәсми тыю юк, – ди министрлык вәкиле Мурат Атаев. – Фәкать министр авырды, төп рольне башкаручы авырды, шул гына."
Әсәрнең авторы Наталья Пелевина фикеренчә, тыю карарын президент үзе кабул иткән.
"Ул моны Англия, анда сөргендә яшәүче олигарх Березовский белән бәйләде. Мине Дагстандагы вазгыятне какшату ниятендә гаепләде. Мин моңа бик җитди карыйм һәм мәхкәмәгә бирергә җыенам," - ди Наталья Пелевина.
Автор сүзләренчә, тамашачы спектакльне бик якын кабул иткән. Тотык алу фаҗигасен Дагстан үзе дә кичергән, мисал өчен 1995 елдагы Буденовский хәлләре. Билет алып куйган кешеләрнең тамашаны карый алмавы кызганыч, ди ул.
Мәдәният министрлыгы вәкиле спектакльнең режиссеры Скандарбек Тулпаров та авырган диде. Аның хәле ярыйсы булып чыкты, ул безгә куанычлырак хәбәр җиткерде.
"Хәзер президентның спектакльне тыймаганы ачыкланды, – ди Тулпаров. – Янәсе бу аның шәхси фикере, ә спектакль тыелмаган."
Тулпаров сүзләренчә, "Синең кулда" дигән спектакльнең киләсе тамашасы 12 апрелгә билгеләнгән.