Мөфти белән урынбасарына китәргә кушалар

  • Азатлык радиосы

Иске китапларны саклаучы һәм сатучы Марат Вәлишин тыелучы китапларны юк итмәскә чакыра.

Мөхтәсибләр һәм урамга чыгучы милли хәрәкәт “китап яндыртучы”ны сүгә. Мөфтият пленумы да шул эшне караячак. Ә китап сөюче исә хәзрәтне яклый.

Казанда мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкубның китапларны ягу турындагы фикеренә милли һәм дини җәмәгатчелек каршылык эшен алып бара. Имам-мөхтәсибләр Вәлиулла хәзрәткә мөфтияттән китәргә тәкъдим итә. Бу эш пәнҗешәмбе көнне махсус пленумнарында каралачак. Казанда ТИҮ исә гомумән барлык мөфтияткә дә, шул исәптән мөфтигә дә эшен калдырырга куша.

Вәлиулла Ягъкубның китапларны ягу турындагы фикеренә каршы Фәндәс Сафиулллин. Рафаил Хәким. Фәүзия Бәйрәмова, Разил Вәлиев, Дамир Исхаков кебек милли зыялылар да чыкты. Вәлиулла хәзрәтне китапларны ягу идеясын Русияның чынбарлыгыннан чыгып, имамнарның иминлеген тәэмин итәр өчен әйткән дип санаучылар да бар.

Вәлиулла хәзрәтнең үз фикере

Татарстан башкаласында 17 апрельдә тыелган һәм яндырырга тәкъдим ителгән дини китапларга бәйле ике чара уза. Диния нәзарәте пленумында Чулман арты районнары мөхтәсибләре гаризасы карала. Әйтик Чаллыда яшәүче язучы, тарихчы, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова да китап тыю идеясының Татарстан прокутартурасыннан чыкмавын искәртә. Шулай ук башка зыялылар да китап яндыруны шәхсән Вәлиулла хәзрәтнең үзенеке дип бара.

Вәлиулла хәзрәт мөфтияттән китсен

Татар иҗтимагый үзәге дә бу сорау буенча Татарстан прокуратурасыннан белешкән. Алар гомумән Вәлиулла Ягъкуб кына түгел, мөфти дә эшеннән китсен дип тели. Бу максаттан ТИҮ урам җыенын Ирек мәйданында ясый. Шул турыда лидерлары Юныс Камалетдинов сөйли.

Юныс Камалетдинов, Вәлиулла хәзрәтнең китүен ТИҮ теләвен сөйли.

“Иҗтимагый үзәк мөфтияттән чыккан Нурси кебек зур галимнәрнең китапларын яндыру сүзен кабул итә алмады. Вәлиулла да, мөфти үзе дә китсен, дип урамга чыгалар”, - ди ул.

Тыйганнар дип яндырырга кирәкми

Шул ук вакытта шактый кешедә район яки шәһәр мәхкәмәләре тыйган, “кануннан тыш” китаплар кала бирә. Казанда шәхси зур китапханә тотучы, борынгы китаплар туплаучы һәм сатучы Марат Вәлишин белән сөйләшәбез. Замана кабатлана кебек тоелса да, ул утызынчы еллар кебек үк авыр чор булмавын искәртә. Вәлишин тыелган шәхси китапларны яндыруга каршы. Аларны сакларга кирәк, “сандыкка салып яки чормага куеп” булса да, ди.

“Тыйганнар дип яндырырга кирәкми. Алар өйдә калырга тиеш”, - дип саный ул.

Казандагы китап сөюче һәм милли хәрәкәт кешесе саналучы Марат Вәлишин тыелган китапларны совет чорында ук туплый башлаган. Ул һаман да әле китапларны көчләп алып китүләрен, хуҗаларын утыртып куюларын хәтерли. Әйтик аның туганы Мөхәммәт Иманкуловны Сталин чорында шулай иткән булганнар.

Яндырмау яки яндыру кирәкми дип сөйләү сүз уйнату гына

“Өе тулы кыйммәтле һәм борынгы китаплар иде. Алып киттеләр, макулатура дип. Ә хуҗа төрмәдә юкка чыкты. Ә бүгенге көндә дә китап тыелды, аны яндырмау яки яндыру кирәкми дип сөйләүләр - ул сүз уйнату гына. Зур сәясәтне аңлаучылар моңа исе китми. Мондый хәлләр гел булып тора. Аптырарга кирәкми”, - ди Марат Вәлишин.

Китапларны яндыру турындагы тәкъдимне искәрткән Вәлиулла Ягъкубка сәясәтче Рафаил Хәким аның кайбер үз китапларын яндырырга киңәш иткән иде. Хәзрәт бастырган китаплар арасында да гауга чыгарганнары булды.

Вәлиулла хәзрәт - чынбарлык кешесе

Марат Вәлишин да Вәлиулла хәзрәтнең күп татарча яки дини китап чыгаруын искә төшерә. Алар аның белән борынгы китапларны кабаттан бастыру эшендә бергә хезмәттәшлек тә иткәннәр. “Вәлиулла югалган рухи кыйммәтләрне кайтару турында да уйлый”, - ди. Ул хәзрәтнең тыелган китапларны яндыру фикерен, Вәлиулланың чынбарлыкны аңлавыннан, имамнарны кануни яктан яклап калырга теләвеннән күрә. Прокуратурага, канун саклауга ишарә белән китап яндыру турында сүз кузгаткан һәм җәмәгатьчелекне куркуга салган Вәлиулла Ягъкубны Марат Вәлишин китап сөюче дип тә атый. “Миннән кыймәтле һәм борынгы мөселман китапларын гадәттә шул Вәлиулла сатып ала иде”, - дип искә ала ул.

“Вәлиулла хәзрәт башка муллалардан бик аерылып тора. Тормышны аңлый торган, чынбарлык кешесе. Ул ахырзаман турында гына уйламый. Ул бу тормышны да әйбәт белә. Чөнки хәзер дөнья бик катлаулы бит. Ә яндыру турында сүз куертулар кирәкле эш түгел. Андый хәлләр була инде ул тормышта”, - ди Марат Вәлишин.