Путин Грузиянең ике сепаратист төбәге белән тыгызрак элемтәләр урнаштырырга чакырды. АКШ, Европа Берлеге, НАТО моңа тәнкйыть белдерде.
Чәршәмбедә Русия президенты Владимир Путин, үзенең хөкүмәтенә Абхазия һәм Көньяк Осетия рәсмиләре чыгарган кайбер документларны танырга, бу республикаларның эшкуарлары һәм оешмалары белән элемтәләрне ныгытырга чакырды.
Бу белдерү Көнбатышта тискәре реакция тудырды. Европа Берлеге "тирән борчылу" белдерде. Кушма Штатлар дәүләт департаменты сүзчесе Шон МакКормак аны "сәяси хата" дип атады. НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер Мәскәүне сүзен кире алырга чакырды.
Русия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Камынин махсус белдерү ясап, бу тәнкыйтьне кире кагырга, Мәскәүнең Грузия белән низаглашырга теләмәвен аңлатырга тырышты.
"Безнең Абхазия һәм Көньяк Осетияга карата гамәлләр Русиянең Грузия белән низаглаша башлавын аңлатмый. – диде Камынин. – Без, киресенчә, бу төбәкнең үсешенә киртә булган бар чикләүләрне алу ягында. Грузия белән һава һәм диңгез юлларын яңарту һәм безнең башка гамәлләр моңа дәлил булып тора."
Мәскәүнең бу аңлатмасы рәсми Тифлисне тынычландырмады. Грузиянең иминлек шурасы гадәттән-тыш утырышка җыелды. Тышкы эшләр министры Давид Бакрадзе Мәскәүнең соңгы гамәлләрен "Абхазия белән Көньак Осетияне басып алу процессын канунлаштыру" дип атады.
Пәнҗешәмбедә Грузия президенты Михаил Саакашвили хөкүмәтнең гадәттән тыш утырышында, Грузияне демократик, уңышлы һәм бердәм дәүләт булудан беркем дә туктата алмый диде һәм Русияне Грузиянең мөстәкыйльлеген вә бөтенлеген шик астына куйган карарларын көчтән чыгарырга чакырды. Узган төн озак кына телефон аша сөйләшкәнен искәртеп, ул карлыккан тавышы өчен гафу үтенде.
"Русиянең бу провакацияле гамәлләре мине гаҗәпләндерә. – диде Саакашвили. – Европа Берлеге, НАТО һәм безнең тарафдарлар, тарихта беренче тапкыр, моңа каты реакция белдерде. Минемчә, бу Русия өчен дә көтелмәгән булды. Моңа кадәр халыкара җәмәгатьчелек Мәскәүнең һәр сүзен йота барды. Минемчә, кичәдән башлап, бу сәясәт үзгәрә башлады."
Мәскәү Абхазия белән Көньяк Осетияне рәсми танымаса да, алар белән элемтәне ныгыта бара. Анда яшәүчеләрнең күбесенә Русия паспортлары бирелде, матди ярдәм күрсәтелә. Күптән түгел Мәскәү төбәккә кертелгән икътисади чикләүләрне алды һәм республиканың икесендә дә ярым-рәсми илчелекләр булдырачагын белдерде.