Картер Димәшкта Хәмас башлыгы белән очраша

Элекке АКШ президенты Джимми Картер сөргендәге Хәмас җитәкчесе Халид Машаал белән очрашу өчен Сүрия башкаласына килде.

Картерның бу нияте Израильнең ачуын чыгарды һәм АКШ хакимияте тарафыннан тәнкыйтләнде.

Израиль дә, АКШ та Хәмасны террорчы оешма дип саный.

2002 елгы Нобель тынычлык бүләген алган Картер төбәктә Израиль-Фәлестин низагын чишү турында төрле фикерләр белән танышып йөри.

Израиль аңа Хәмас карамагындагы Газзә Сызыгына керүне тыйганнан соң кичә Картер Хәмас вәкилләре белән Мысыр башкаласы Каһирәдә очрашты.