Багдад, Басра һәм Насыриядә бәрелешләр бара

Багдад - Гыйракның берничә шәһәрендә бүген шыгый сугышчылары белән АКШ-Гыйрак көчләре арасында бәрелешләр булганы хәбәр ителә. Көньяктагы Басраның Хәяния бистәсендә Гыйрак, АКШ һәм британ гаскәрләре берлектә шыгый сугышчылар юлбашчысы Моктада әс-Садр көчләре тупланган җирләргә һөҗүм иткән. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, хәрби чара тәмамланган. Бәрелешләр шулай ук башкаланың Садр бистәсендә һәм Насырия шәһәрендә булды.