СуперАлисә: Сүгенмәгез!

“ЭВМ кызы” СуперАлисә Казанда һәм клэш, трэш, синтипоп җырларга теләми. Дискәтүкләрне күрәсем дә килми, ди.

"Бер, ике, өч, дүрт
Tatarstan - Super Good!

Биш, алты, җиде, сигез
Рәхим итегез!" – ди СуперАлисә.

Аннары: "Миңтимер Шәймиев, Рудольф Нуриев,

Гобәйдуллина Софья!
Ринат Ибраһимов, Алсу-Марат Сафиннар,
Дасаев Ринат, Хаматова Чулпан!" - дип дәвам итә ул.

“Пәрәвез” тапшыруы Интернет белән бергә югары, замана технологияләрен дә танытырга тели бит. Аларны җыр белән дә аңлатып була икән. Бу эшне моңарчы билгеле җырчы СуперАлисә* (Алисә Хөсәенова-Ибраһимова) башкара иде.

Кесә телефонына ничек кергән?

Мәскәү, Петербур һәм Европа клубларында йолдыз булган, калын журналларда фотосы «ялтыраган» башкаручы ул. Ә Казандагы кайбер басмалар аның турында “татар эстрдасыннан көлә” дип тә язды. Ә казанлы “маҗор”лар һәм “гламурь”ләр аны махсус рәвештә кыйммәтле “51 штат” клубына чакыртып чыгышын да карарга һәм тыңларга да өлгерде.

Әле дә Интернетта еш соралучы татарча музыка файллары арасында аныкылар бар. Әйтик Сез ишеткән рэп-такмак “Tatarstan Super Good”ны да еш сорыйлар ди. “Мегафон” челтәре аша кесә телефоннарына да күчереп алырга була. Татарча мобил-хитлар арасында Вәсилә Фәттәхованың “Туган як” җыры белән СуперАлисәнең самими җырлары да бар. Телефоннарга күчереп алынучы рәсемнәре дә Интернетта тора. Аларга СуперАлисә татар карчыклары кебек киенеп төшкән.

Фонограмма астына җырлый

Гомумән, СуперАлисә иҗаты башкаларга охшамаган. Ул “саф татарча” 5 ноталык пентатоникага чит ил эстрадасының үткән заманда калган ритмнарын, пионер җырлары аккордларын өсти алган. Беркатлы һәм ихлас сүзләр кушып фәнни-техник прогресс турында җырлый.

Шулай ук СуперАлисә сәхнәгә беренчеләрдән булып күлмәк-ыштан, яулык киеп чыга башлаган яшь җырчы да. Һәм аны шул килеш тә РФ башкаласындагы модалы тусовкачылар ярата, үз итә иде. Аларны СуперАлисәнең хәтта махсус рәвештә фонограмма астына җырлавы да гаҗәпләндермәде. Ким дигәндә, ул башка поп-йолдызлар кебек «фонограммасыз» дип алдашмый бит.

Клэш, трэш, синтипоп

СуперАлисә, башкаларны да мөкаммәл һәм мәрхәмәтле дөнья корырга чакырдым, ди. Башка милләт вәкилләре каршында иң еш чыгыш ясаучы татар җырчыларының берсе иде. Синтипоп, электроклэш, трэш агымнарын үз итүче. СуперАлиса иҗатында технодан алып индастриалга кадәр ысуллар да кулланылган.

Кая калдың, ЭВМ?

”ЭВМ” - электрон хисаплау машинасы турында ун гасыр башында ук электро стилендә җыры белән Мәскәү халкын гаҗәпләндергән иде. "Мин һәрвакытта я модадан бер-ике ел алдан барам, ә аннан ун елга артка кала идем. Тормышым һинд киносы кебек", - ди. Аны «замананың Такташы» дип тә атыйлар, ул бит футурист. Шул ук вакытта СуперАлисә гадәти татар. Казанда хәләл кафеларга барып самса ашап, өрек белән чәй эчеп йөри. Аңа шулай килешә. Ә кызын тәрбияләргә әнисе Рәдифә һәм ире Әхмәт ярдәм итә. Ул арада ул балалар өчен җыр язып ята. "Тыпыр-тыпыр" дип атала.

Пушкин клоннары

Алар гаиләсе киләчәкне үзенчә күрә. Санак, робот, Космостан килгән очкыч, генетика турында җырлары да шуны сөйли.

“Әле кичә генә зур галимнәр

ДНК кодларын аңлады.

Бүген инде яңа тамашалар:

Хатыннан клон туа башлады.

Генетика! Синең вакыт җитте!

Генетика! Нинди ерак киттең?

Мондый темплар белән барсак,

Прогресс - җирдә калыр бары генийлар

Күреп булыр, Пушкин клоннарын -

Урамнарда бергә йөрерләр . . . ”

Шигырьләрне робот язар

“Роботның йөрәге юк.

Робот кешене тыңлый.Т

Ташкүмерне робот табыр.

Урамны робот юар.

Шигырләрне робот язар.

Уңышны робот җыяр. . .”.

“Роботлар” җырыннан, беренче альбомыннан бу. Тик хәзер инде Алисә җырларга теләми. Рәсем ясый, шәмаильләр яза. Кызы Гөлмәрьям белән бу көннәрдә урамда йөргәндә Илһам Шакиров белән танышкан. Әнә шундый куанычлар белән яши. "Казанда рәхәт",- ди. Әнисе Рәдифә Хөсәенова исә, элекеге ЭВМ – санак мөхәндисе. Алисә җырларына шигырьләр язган апа хәзер “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Энесе Булатны да Казанда “санак-кеше” дип атыйлар. Аның могҗизалары турында китаплар языла. Булат та бүген Корьән ятлый. Алисәнең ире Әхмәт, элекеге ди- джей Алберто де Космика дә дингә килгән. Ул Мәскәүдә документаль кино төшерә.

Ерак авылгамы, Америкагамы?

Бу арада әле кайда ял итәргә икән дип уйлап торалар. Узган елгы кебек Татарстандагы бер ерак авылдамы, яки Төркиядәме? Алисә Кырымны да сагына. Бүген аларны көнбатыш илләре кызыксындырмый.

Дискәтүкләрне күрәсем дә килми

СуперАлисә хәзер “тыйнак” тормыш рәвешен алып бара. “Клубларны, дискәтүкләрнә күрәсем дә килми”, - ди. Сезгә сәламен бу җыр белән тапшырырга тели. Ул Ибраһимовлар гаиләсенең рухи ниятенә дә туры килә. “Файдалы киңәшләр” дип атала.

Сүгенмәгез!

“Тәмәке тартмагыз!

Аракы эчмәгез!

Чүп ташламагыз!

Күп сөйләмәгез!

Чисталык саклагыз!

Урамда сак булыгыз!

Соңга калмагыз!

Елмаегыз!

Сүгенмәгез!”

*Супералиса, СуперАлиса, SuperAlisa.