Русия Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керү турында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән сөйләшүләрен тәмамлады. Русия финанс министры Алексей Кудрин хәбәр итүенчә, Абу-Дабида бу хакта протокол имзаланган. Соңгы килешү Сөгүд Гарәпстаны белән кабул ителергә тиеш. Шулай ук, Кудрин сүзләренә караганда, Грузия белән проблемаларны хәл итәсе бар. Грузия белән килешү инде имзаланган.