Мәскәүдә пикет уздырырга рөхсәт ителмәгән

Мөхәммәт Миначев һәм Нәзифә Кәримова

Мәскәүдәге Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендәге «Ватан» партиясе 22 апрельдә Тверской урамы, 11 йорт - Мәгариф министрлыгы каршында пикет үткәрмәкче булган иде.
Ләкин соңгы көндә генә мэриянең пикетлар өчен җаваплы бүлеге рөхсәт бирмәгән. Чынлыкта андый пикетлар аерым рөхсәтсез уздырыла. Бары тик «Без шундый пикет уздырачакбыз» дип белдерү генә шарт. Ләкин биредә пикетны уздыртмау өчен «сәбәбләр» табылган. Бу хакта «Ватан» партиясе Мөхәммәт Миначевка мөрәҗәгатъ итеп, пикет уздыруның сәбәбе нидә иде, ни сәбәпле каршы чыктылар, дип сорадык:

«Федераль программа нигезендә дәресләрдән милли компонентны алып ташлау, рухи тәрбия дигән булып, проваслав дине нигезендә тәрбия дәресләре кертә башлауга каршы торыр өчен уздырырга ниятләгән идек ул пикетны. Мэрия каршында пикетлар уздырылырга тиеш түгел, дигән канун бар. Ә менә министрлыкның бинасы да мэрия белән янәшә булганга безгә рөхсәт бирмәделәр. Ләкин без бу тема белән башка җирдә булса да уздырачакбыз пикетны, кызганыч, безне мәгариф министрлыгы кешеләре генә күрә алмаячак. Бәлки берәр аңлатма биргән булырлар иде», - диде Мөхәммәт Миначев.

Мөхәммәт Миначев Мәгәриф министрлыгы белән байтактан бәхәстә инде. Преобраҗенский авторлыгында язылган 6нчы сыйныф тарих дәреслеген югары мәхкәмәгә биргән Чаллы кешеләре исеменнән мәхкәмәдә Миначев катнаша. Без аннан ул мәхкәмәнең эше ни тирәдә, уңай булмаган карар чыгарылганнан соң сез бит яңадан да шикаять биреп, ул мәхкәмәнең эшен яңарткан идегез, ул эшләрдә алга китеш бармы, дип сорадык.

«Безнең шикаятьне кабул иттеләр, мәхкәмә утырышы 10 июньгә билгеләнгән», дип җавап бирде Мөхәммәт Миначев.

Шулай итеп, Мәскәүдә «Ватан» партиясенә Мәгәриф министрлыгы каршында пикет уздырырга рөхсәт бирелмәгән. Ләкин Мөхәммәт Миначев бу кире кагулар белән дә, мәхкәмә карарлары белән дә һич тә килешергә теләми. Бу эшләр миңа гына түгел, барлык татар халкына кагыла ди, Мөхәммәт Миначев.