2006 елда Татарстан вице- премьеры Равил Моратов килеп, зур киңәшмәдә Чаллы ширкәтләрендә хезмәт хакы 5900 сумнан ким булмаска тиеш дигән күрсәтмә бирде.
Быелның 1 июленнән хезмәт хакы 6900 сумнан аз булмасын диләр хәзер Чаллы җитәкчеләре. 2006 елда Моратов билгеләгән хезмәт хакы ни дәрәҗәдә тормышка ашкандыр, мәгьлүмат юк. Бу урында мисал китерү зарур. Моратов Чаллыга килеп киткәч, машина кую урыннарында түләү бәясе 15-20% артты. Җитәкчеләрдән бәя арту сәбәбен сорагач, хезмәткәрләргә 5900 сум түләргә мәҗбүр итәләр, бәя шуңа артты, диде. Шулай итеп, кайбер урыннарда хөкүмәт күрсәтмәсе халык хисабына тормышка ашырылды. Бу елның 1 июленнән хезмәт хакы 6900 сумнан ким булмаска дигән документка башкарма комитет башлыгы В. Шәйхрәзиев, профсоюзлар шурасы рәисе Г. Нуретдинов имза салган. Шушы документ уңаеннан “Азатлык” хәбәрчесе берничә эшмәкәргә мөрәҗәгать итте. Исем күрсәтү мәҗбүри түгел дип санаган эшмәкәр үз фикерен белдерде:
“Мондый карар кабул иткәнче үк без, эшмәкәрләр бу юлда эш алып барабыз. 6900 сумга хәзер яхшы эшче табып булмый. Эшләгәненә 7-8 мең дә кызганыч түгел, эшләмәгәненә 3 меңе дә җәл. Бу канун андыйларга эшләмичә генә акча таләп итәргә мөмкинлек бирә. Базарда һәр белгечнең бәясе бар. Сатуда кишернең 30 сумлыгы да, 15 сумлыгы да бар. Башкарма комитет язган документка без инде барып җиттек, кайберәүләр узып та китте. 6900 сумны бөтен кешегә дә кулланып булмый. Бәяләр арту көтелә. Ел ахарына бу сан 8-10 мең сумга да басарга мөмкин, тормыш шулай барса. Дәүләтнең соравы аңлашыла, ул һәр хезмәт хакыннан салым ала. Моны аңлыйбыз”.
Эшмәкәр Д.Шәйхразиев болай диде: “Ни өчен хәкимият шәхси ширкәтләргә эшләүчеләр өчен генә борчыла. Әлеге документ бюджетта эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә һ.б. кагылмый. Аларның хезмәт хакы 6900дән күпкә ким. Миндә эшләүчеләр күптән 7 мең сум ала. Бюджетта эшләүченекен 6900гә күтәрсәләр, мин 10 мең түләргә риза”.
Х.Миннегулов акчаны 6900 сумга җиткерү өчен дәүләт шарт тудырырга тиеш, дип саный. Мәсәлән, аренда, салым мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Шунда гына хезмәт хакын хәкимият таләп иткән дәрәҗәгә күтәреп була.
Чаллы башкарма комитет башлыгы В.Шайхразиев, 6900 сум хезмәт хакы түләмәгән ширкәтләрне салым, икьтисадый җинаятькә каршы көрәш хезмәткәрләре өйрәнәчәк. Директор һәм баш хисапчының хезмәт хакын эшченеке белән чагыштырып, нәтиҗә ясалачак. Үзең коттеджта яшәп, кәттә машинада йөреп, атна аралаш каядыр ялга барып, башкаларны кол шартларында эшләтү ярамый, диде.