Омскиның “Мәхәббәт” ансамбеленә 10 ел

Омски өлкәсе Колосовка район үзәгенең мәдәният йорты каршында эшләүче “Мәхәббәт” ансамбле 1 май көнне 10 еллыгын билгеләде.
Омскида быел 1 май гәдаттәгечә шәһәрнең үзәк урамы буенча тантаналы йөрешләр, митинглар, төрле ял урыннарында оештырылган мәдәни чаралар белән тыныч кына үтеп китте. Өлкәнең авыл-районнарында да бу көнне шулай ук митинглар, ярминкәләр һәм үзәк мәйданнарда үзешчән сәнгать коллективларның чыгышлары булды.

Колосовка район үзәгендә бәйрәм чаралары соңыннан мәдәният йортына күчеп, кичкә кадәр дәвам итте. Анда ике коллективның – “Сибирячки” белән “Мәхәббәт” исемле рус һәм татар халык ансамбльләренең юбилейлары бәйрәм ителде. Бу коллективларның икесе белән дә - “Сибирячки” белән 20, “Мәхәббәт” белән 10 ел дәверендә, милләттәшебез Гөлсем Әмирова җитәкчелек итә.

“Мәхәббәт” ансамбленең оешу тарихына килгәндә, Русиядә сәяси торыш үзгәргәннән һәм милли хәрәкәт берникадәр үсеш алганнан соң, Колосовка район үзәгендә узган гасырның 90 нчы еллар уртасында татарлар берләшеп, татар үзәге төзеделәр. Бу үзәк каршында үзешчән сәнгать коллективы оешып, эшли башлады, аның җитәкчесе итеп, район мәдәният йорты каршында рус коллективы белән эшләүче, әмма татар җырларына гашыйк булган Гөлсем Әмирова билгеләнде. Әлбәттә, рус мөхитендә туып үскән, татарча яхшылап сөйләшә дә белмәгән Гөлсем ханымга татар коллективы белән җитәкчелек итү дә, татар җырларын өйрәнү дә җиңел бирелмәгән.

“Миңа татар телен белгән дусларым булышты. Бигрәк тә Нурзия белән Вәкил Әллямовлар. Җырларның сүзләрен дә, мәгънәсен дә аңлатып бирәләр иде. Инде үзем дә бераз сөйләшә башладым. Шунсы яхшы, коллективыма яшьләр дә килә башлады. Кайбер өлкән яшьтәгеләр оныкларын да алып киләләр. Бүгенге концертта нәниләребез беренче мәртәбә чыгыш ясады”, - ди Гөлсем ханым, горурланып.

Юбилей чарасы ике өлештән торды. Башта сәхнәдә, берсен-берсе алыштырып, “Сибирячки” һәм “Мәхәббәт коллективларының чыгышлары барды. Аннан соң өлкә һәм район җитәкчелекләренең, килгән кунакларның тәбрикләүләре башланды. Ике коллективка да, җитәкчеләре Гөлсем Әмировага да, өлкә мәдәният министрлыгының һәм район хакимиятенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Шунсы да игътибарга лаек, котлау церемониясен район башлыгы Виктор Беляев үзе башкарды. Ул коллективларга акчалата бүләкләр бирелүе турында да игълан итте. “Һәр коллективка, эшләгән ел исәбенә тәңгәл китереп, район бюджетыннан 20 һәм 10 мең рубль акча күчереләчәк,” - диде.
Тантана барышында “Мәхәббәт” коллективына һәм ансамбльнең җырчысы Хачия Ниязовага Татарстанның мәдәният министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья Татар Конгрессы исеменнән ансамбльне Башкарма комитет әгъзасе Тамир Алимбаев тәбрикләде. Аннан соң тәбрикләү сүзләре белән Омскиның шәһәр милли мәдәни мөхтәрияте активистлары, “Умырзая” сәнгаткәрләре һәм “Татарстан-Омски” партнерлык оешмасы вәкиле чыкты. Барсы да “Мәхәббәт” ансамбленең ирешкән уңышларна шатлануларын, киләчәктә дә бу коллектив белән булган элемтәләрнең өзелмәвенә, киресенчә тагын да ныгый баруына өметләнүләрен белдерделәр.

Концерттан соң юбилей тантанасы чәй өстәле артын күчеп, ирекле аралашу рәвешендә дәвам итте. Анда тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Шунсы да кызыклы булды, кайбер татар җырларына рус коллективлары да кушылды. “Рус ансамблендә шөгылләнүчеләр “Аерылмагыз” җырын аеруча яраталар. Кушымтасын яттан беләләр инде. Ул җырны без гел бергә башкарабыз”, - ди Гөлсем ханым.

Бәйрәм булгач, бәйрәм инде, тантана барышында коллективның эшчәнлегендә булган проблемалары турында сүз күтәрелмәде. Шулай да кайбер активистлар белән барган әңгәмәләр вакытында алар турында әйтелми калмады. Бу хакта Колосовка татар үзәге активисты, “Мәхәббәт” ансамбле җырчысы Вәкил Әлләмов аеруча борчылып сөйләде.”Без рус мөхитендә яшибез. Күпләр татарча белми, белергә дә теләми. Киләчәк буынга милли йолаларыбызны, җырларыбызны, гореф-гәдатләребезне җиткерү өчен ансамбль төзедек. Безгә бер яктан да ярдәм юк. Эшләрне үзебез булдырганча алып барабыз. Әле өмет белән яшибез. Бәлки Русия хөкүмәтенең милли сәясәте үзгәрер, бәлки өлкә хакимиятеннән ярдәм булыр, бәлки Татарстан чит төбәктәге татарларга игътибарын арттырыр”, - ди ул.

Менә шулай, төрле авырлыкларга, күп санлы проблемаларга карамастан, Колосовка район үзәгендә татар оешмалары эшләп килә. Алар төрле дәрәҗәдәге даирәләрнең ярдәменә, илдәге милли сәясәтнең уңай якка үзгәрүенә өмет баглыйлар. Зур үзгәрешләр булмаган очракта да Колосовкада яшәүче милләттәшләребез, татар халкына хас булган тырышлык, булдыклылык белән эшчәнлекләрен туктатмаслар, киләчәктә дә уңышлы эшләп торырлар дигән ышаныч бар.